Мальта

Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт.

Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.

Мальта
Мальта
Байрак
Мальта
Илтамга
Шигарь Truly Mediterranean Edit this on Wikidata
Башкала Валлетта
Халык саны 465 292 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 21 сентябрь 1964 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел мальта теле, инглиз теле
География
Мәйдан 316 км²
Координатлар 35.9°N 14.5°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Мари-Луиз Колейро Прека
Crefydd/Enwad Христианлык Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП 17 743 миллион US$ (2021), 17 765 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)
Туу күрсәткече 1.38 (2014)
КПҮИ 0.918 (2021)
Яшәү озынлыгы 81.79756 ел (2015, 2016)
Пинсә яше 62 яшь
Джини коэффициенты 31 (2019)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +356
ISO 3166-1 коды MT
ХОК коды MLT
Интернет домены .mt

Европа берлеге әгъзасы.

Тарихы

    Мальта  Төп мәкалә: Мальта тарихы

Европадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.

1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.

1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.

Сәяси төзелеш

Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.

Дин

Мальта 
Паола мәчете

Ил халкының (~425 мең кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең. Бер мәчет (Паола мәчете), бер мәктәп-мәдрәсә, берничә намаз уку бүлмәләре бар. Катар илчесе Мальта хөкүмәтенә илнең төньягында икенче мәчет төзү инициативасы белән чыккан.

Искәрмәләр

Tags:

Мальта ТарихыМальта Сәяси төзелешМальта ДинМальта ИскәрмәләрМальтаУрта диңгезҺаван

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Рөстәм ГабәшевИнтернационал (гимн)Кызамык6 майҺади Такташ урамы (Казан)Баймак районы татар авылларыАризонаВикитөрләрЧаллыСәйф СараиЛондонИннополисРумыния23 апрельБаш битВикипедияләр исемлегеМәдәниятАйдар ФәйзрахмановХезмәтБосния һәм ГерцеговинаСынык сызыкТатар ӘбдекиеБулат Мусин (1994)1978 елның 31 августы вакыйгасы1857 елDiego MaradonaСантана катхиабабаБакый УрманчеРкаил ЗәйдуллаВинарис ИльегетСүз төркемнәреМарат ҖәббаровӘзһәр ШакировЯсалма интеллектНур БаянЛюксембургХисам КамаловДәрдемәнд1949 елЗөлфәтРәшит ӘхмәтҗановВикиҗыентыкГөлдания ХәйруллинаДөнья кисәкләреТатар телеТатарстанҖырчыКазанЭлектр станциясеМарксизмҖөмһүрият1969 ел1 ноябрь18 октябрьРәсим БаксиковИрләр җенес әгъзасыАлгоритмQazannıñ yawlap alınuıМансур ХәлляҗНептун (планета)АкчаРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)🡆 More