Айдар Фәйзрахманов, Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов (1955 елның 30 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә) — опера җырчысы (лирик тенор), музыкант, дирижер, ансамбль җитәкчесе, РФ атказанган (2009), Татарстанның халык (1997), артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019), Казан дәүләт педагогия университеты музыка факультеты профессоры (2015 елдан), кафедра мөдире.
Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе.
Айдар Фәйзрахманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов |
Туган | 30 гыйнвар 1955 (69 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы (тенор) |
Җефет | Халисә |
Балалар | кызлары Чулпан, Айгөл |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
1955 елның 30 гыйнварында ТАССР Арча районы Урта Бирәзә авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Арча бистәсендә (1796-1926 елларда, 2008 елдан шәһәр) мәктәпне (1972), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш режиссеры Нияз Даутов тәкъдиме белән театрга кабул ителә. 27 ел опера сәхнәсендә хезмәт куя, чит ил, рус һәм татар операларыннан партияләр башкара. Театр белән Алмания, Һолландия, Франция, Бельгия, Швейцариядә гастрольләрдә була.
Халык җырларын башкаручы буларак танылу ала. Композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова җырларын репертуарына кертә. Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Гамил Афзал, Харрас Әюп сүзләренә язылган җырларны, үзе язган «Туган ягыңнан китмә» (Гамил Афзал сүзләре), «Әллә күрешәбез, әллә юк», «Яшәү бары – бер кызык» (Илдар Юзеев сүзләре) җырларны башкара.
1999-2014 елларда Татар телевидениесендә (Татарстан "Яңа гасыр" ) «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара, тиз арада тапшыру татар тамашачысының яраткан тапшыруына әйләнә.
2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе . Ансамбль белән Австрия, Алмания, Литва, Польша, Франция, Төркия, Оман, Финляндия, Тунис, Монголия, Казакъстан, Төрекмәнстан, Украинада чыгышлар ясый.
Аның таланты, сәхнә эшчәнлегендәге олы тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, югары дәрәҗәдә эшкә сәләтлелеге, музыка уен коралларында виртуоз уйнавы, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты. |
Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. А. Фәйзрахманов Котдус Хөснуллин, И. Кадыйров кебек фольклор белгечләре белән эшли, И. Дәүләтшин, М. Кәшиповка аранжировканы ышанып тапшыра
Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Коллективның куйган концертлар саны меңнәр белән исәпләнә.
Гүзәл Уразова, Эльвира Гафурова, Гөлшат Шәрәпова һ. б.
Хатыны Халисә Габделхәй кызы (1960—2020), Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре булып эшләгән. Озакка сузылган каты авырудан соң 2020 елның 11 июлендә вафат булган. Кызлары Чулпан, Айгөл. Оныклары Ирхан, Айлин.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Айдар Фәйзрахманов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.