Әзһәр Шакиров, Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров (1940 елның 22 феврале, Яңа Ташлыяр, Тымытык районы, ТАССР, РСФСР, СССР) – күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, ТАССР һәм РСФСР халык артисты — 1974, 1988, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1998), «Тантана» (2024) премияләре лауреаты.
Азнакай районының мактаулы гражданы (2012).
Әзһәр Шакиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров |
Туган | 22 февраль 1940 (84 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Тымытык районы, Яңа Ташлыяр |
Яшәгән урын | Жуковски урамы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе |
Һөнәре | артист, актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Җефет | Саҗидә |
Балалар | Рөстәм Шакиров |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Күктау, Бөркетләр, Зөләйха фильмнарында төшә, Татарстан радиосында әсәрләр укый.
Әзһәр Шакиров 1940нчы елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы Яңа Ташлыяр (Буклы) авылында гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенә авыл бары 24 йорттан гына тора. Мәктәпне тәмамлап, ике яшькә өлкәнрәк авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән 40 чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга китә.
Паспорт алгач, Казан университетына керергә өмет баглап, иптәше белән юлга чыга. Рангазар авылы аша Яр Чаллыга, аннан Казанга пароходта юл тоталар. Университетка документ бирергә кергәндә, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының ачылачак курсына татар артистларын эзләп җыю бәйгесе турында хәбәр ишетәләр. Әзһәр Шакиров кечкенә буе аркасында гариза тапшыручыларның сафына чак кына кертелмичә кала. Бәйгедә 600 дән артык яшүсмер катнаша, шулардан 25 генә 1956 елда Мәскәүгә җибәрелә. 1957 елдагы Татар декадасы вакытында «вак-төяк» рольләрне башкару өчен щепчинчы татар студентларын кулланалар.
Щепкинчылар төркеме 1961 елда Казанга кайта, шуларның егермесе, шул исәптә Ә. Шакиров, Татар академия театрына эшкә алына.
1990 елларда актер, татар актерларыннан беренче булып, милли хәрәкәтнең алгы рәтләренә баса. Әзһәр Шакиров Ирек мәйданында бүтән шәһәрләрдән килгән 30-40 автобусны каршы ала. Кулына микрофон тотып, халык каршында чыгышлар ясый.
Татар академия театрында Әзһәр Шакиров башкарган беренче роль - Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз» спектаклендә Котлыбай роле.
1960 елларда Казан телестудиясе зур алгарышлар кичерә. Аның тарафыннан академия театрының күп спектакльләре тасмаларга төшерелеп, төрле районнарда, шәһәрләрдә телевидение аша халыкка күрсәтелә башлый. Телевидение режиссерлары Г. Хөсәенов һәм Х. Арсланов тарафыннан яңа спектакльләр дә "экранлаштырыла": Ә.Шакиров Ш. Маннурның «Муса Җәлил»ендә Гайнан Кормаш ролен, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» нигезендә куелган әсәрдә Җолкынбай ролен, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур ролен башкара.
Вакытлыча Фәридә Кудашева концертлары алып баручысы вазифасын үти.
Театрның бүгенге бурычы – милләткә үз фаҗигасен аңлату, халыкны берләштерү. Әзһәр Шакиров |
Шәфигулла Шакиров, актерның атасы, 1886 елда Мөслим районының Иске Ташлыяр авылында дөньяга килә. 1890 елда авыл яңа җиргә күчерелә һәм Яңа Ташлыяр авылы төзелә. Бервакыт авылда чыккан янгынны сүндергәндә, Шәфигулла абзый салкын тидерә. Гомерлеккә бер үпкәсен югалта. Донбасста шахталарда күмер чапкан, Себердә, Златоуст якларында урман кискән. Улын укытыр өчен җан атып йөргән.
Миңҗиһан апа, актерның анасы, 1896/1897 елда туган. 16 яшендә ятимә буларак хатыны үлеп киткән байга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган. Башта ире чирдән җан биргән, аннары 1921 елгы ачлыкта 2 үз һәм 5 үги балалары да дөнья куйган. Бу вакыйгалардан соң, аны гаиләле иргә - Шәфигулла абзыйга - икенче хатын булып бирәләр.
Әзһәр Шакировның хатыны - Саҗидә. Бергә Рөстәм улларын тәрбияләп үстергәннәр. Рөстәм хәрби комиссар булып хезмәт итә, ике баласы бар: Камилә белән Руслан.
Каһарман | Әсәр | Автор |
Рамай | «Чаткылар» | Т.Гыйззәт |
Ринат | «Кайда соң син?» | X.Вахит |
Зөфәр | «Соңгы хат» | |
Кариб | «Шамил Усманов» | А.Гыйләҗев, А.Яхин |
Анджело | «Чамасына күрә чарасы» | У.Шекспир |
Айдын | «Айдын» | Җ.Җаббарлы |
Дятлов | «Баһадирлар» | Н.Погодин |
Надир мәхдүм | «Сүнгән йолдызлар» | К.Тинчурин |
Таланов | «Ябырылу» | Л.Леонов |
Гариф | «Намус хөкеме» | Д.Вәлиев |
Саматов | «Чикләвек төше» | Г.Ахунов |
Василий | «Әгәр ташлап китсәң» | М.Сторожева |
Большов | «Агай-эне ак мыек» | А.Островский |
Паратов | «Бирнәсез кыз» | |
Наил | «Синең урыныңа кайттым» | Р.Хәмид |
Дәрвиш | «Ай тотылган төндә» | М.Кәрим |
Саттар | «Монда тудык монда үстек» | Т.Миңнуллин |
Гайнулла | «Дуслар җыелган җирдә» | |
Галимулла | «Хушыгыз!» | |
Нурхәмәт | «Илгизәр + Вера» | |
Хәсән Акчурин | «Без китәбез, сез каласыз» | |
Бостан
| «Ахырзаман» | Ч.Айтматов |
Аксак | «Бичура» | М.Гыйләҗев |
Фатих бай | «Боз астында дулкын» | Ә.-Т.Рахманкулов |
Туктамыш хан | «Идегәй» | Ю.Сафиуллин |
Богатырев | «Бер төн» | Б.Горбатов |
Әлмөхәммәт | «Әни килде» | Ш.Хөсәенов |
Хәнәви | «Күрәзәче» | З.Хәким |
Зариф | «Телсез күке» | |
Мөхәммәт | «Яра» | А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев |
Солтан Кадерхөрмәтов | «Суган чәчәге» | И.Зәйниев |
... | ... | ... |
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әзһәр Шакиров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.