Джини коэффициенты (шулай ук Джини күрсәткече яки Джини нисбәте) - итальян статистика һәм социология галиме Коррадо Джини тарафыннан кәшеф ителгән һәм 1912 елгы Вариация һәм үзгәрүчәнлек (итал. Variabilità e mutabilità) исемле хезмәтендә бастырылган статистик дисперсияны үлчәү күрсәткече.
Джини коэффициенты саннарның ешлылык диапазонында тигезсезлекне үлчи (мәсәлән, керем дәрәҗәләрен). “0” га тиң булган Джини коэффициенты барлык саннарның бер берсенә тиң булган тулы тигезлекне билгеләсә (мәсәлән, һәркемнең кереме бертигез булуы). “1” гә тиң булган Джини коэффициенты (яки 100%) саннар арасындагы максималь тигезсезлекне күрсәтә (мәсәлән, барлык керем бер кешенең кулында булуы).
Күрсәткеч социология, икътисад, сәламәтлек, экология, химия, проектирование һәм авыл хуҗалыгы кебек төрле өлкәләрендәге тигезсезлекләр белән бәйле фәнни эзләнүләрдә кулланыла. Халыкара дәрәҗәдә керем яки муллык тигезсезлеген билгеләү өчен кабул ителгән күрсәткеч дип исәпләнелә. Дөнья буенча, керем өчен Джини коэффициентлары күрсәткечләре якынча 0,23 (Швеция) белән 0,70 (Намибия) киңлегендә таралган, ләкин бар илләре өчен исәпләнмәгән.
Югары үсештәге Европа илләре һәм Канаданың Джини индекслары 0,24 һәм 0,36 арасында булганда, АКШ һәм Мексиканың Джини индекслары 0,40 дан югарырак, indicating that the АКШның (АКШ җанисәп бюросы мәгълүматлары буенча) һәм Мексикада тигезсезлек югарырак булуын күрсәтә. Төрле тарафлар Дөньядагы уртача Джини индексның 0,56-0,66 арасында булуы билгеләүләре мәгълүм.
АКШ җанисәп бюросы бастырган төрле периодлары өчен саналган Джини индекслары:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Джини коэффициенты, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.