Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны (лат.
Җөмһүриятнең Дәүләт гимны авторы — бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт гимнын куллану кагыйдәләре «Татарстан Җөмһүрият дәүләт символлары» канунында күрсәтелгән. 1998 елда аранжировка ясаучы һәм симфоник оркестр өчен әзерләүче (транскрипция ясаучы) — Муса Мирзәев (1933—2016), азәрбайҗан композиторы.
Татарстанның дәүләт гимны Чын исеме: Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны | |
---|---|
Сүзләрнең авторы | Рамазан Байтимеров |
Композиторы | Рөстәм Яхин |
Дәүләт | Татарстан |
Билгеләнү вакыты | 1992 ел |
гимнның инструменталь башкарылышы |
2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары җөмһүриятнең сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган.
Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. гимнның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр кабатлана.
Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә татарча Гәрәй Рәхим язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.
(татарча) | (tatarça) |
Тавыш бирүдә 89 депутат катнашты, бөтенесе бу гимн сүзләрен хуплады.
гимнның сүзләренә нигез итеп Рамазан Байтимеров тарафыннан 70-нче елларда язылган «Туган ягым» шигыренең тексты алынды. Заманында нәкъ менә әлеге сүзләр Рөстәм Яхинны нәтиҗәдә җөмһүрият гимнына әверелгән музыканы язуга илһамландырган булган. Рус телендәге гимн исә Филипп Пираев тәрҗемәсендә яңгырый. Рамазан Байтимеров оригиналь текст чыганагы.
Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем, | Küpme yullar yördem, dönya kürdem, |
2010 елның 27 май көнне Казанда ТАССР-ның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышта дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында якын арада Татарстан гимнына сүзләр язу бәйгесе игълан ителәчәген әйтте. Бу бәйге 2012 елда игълан ителде. Бәйгедә 182 автор катнашты, ләкин комиссия объектив рәвештә эшли алмады. Моның сәбәбе Рамазан Байтимеровның кызы Кушелкова Гөлшат авторлык хокуклары бозыла дип каршы төшүе булды. 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары кабул иткән текст Рамазан Байтимеровның оригиналь текст чыганагыннан аерыла һәм аны Рамазан Байтимеровныкы дип раслап булмый.
2013 елда яңа кабул ителгән текстта «Барс» вариантында булган идеялар һәм сүзләр күп булуы ачыктан-ачык күренеп тора.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татарстан Республикасы гимны, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.