Төркем Казан Егетләре: татар эстрада төркеме (Казан, Россия)

«Казан егетләре» ― Казан шәһәрендә 1996 елда оешкан һәм 2000-елларда популярлык казанган татар эстрада музыка төркеме.

Казан Егетләре
рәсем
Яңа состав
Төп мәгълүмат
Барлыкка килгән

1996

Ил

Россия байрагы Россия

Шәһәр

Татарстан, Казан

Тел

татар

Состав

Айдар Әгъләмов, Радик Шәрәфиев, Айсаф Хаҗиев, Илназ Инсафов

казан-егетлэре

Тарих

1997 елда «Фристайл», «Орфей» кебек танылган төркемнәрнең, шулай ук Мәскәү шәһәрендә эшләүче Россия эстрадасы йолдызлары Михаил Муромов һәм Ренат Ибраһимовның элеккеге продюсеры Рафаэль Евгеньевич Мәҗитов вокаль төркем төзергә карар кыла. Ул кастинг үткәрә, анда бик күп теләүчеләр катнаша.

Төркемне башта «Зиннәт», аннары «Мирас» дип атарга уйлыйлар. Төркемнең соңгы исемен («Казан егетләре» исемен) музыкант, гитарачы, сәнгать җитәкчесе Марат Ибраһимов тәкъдим иткән.

«Казан егетләре» төркеменең дебюты 1998 елда май аенда «Ял» ресторанында булган. Төркемнең беренче концертлары башта Казанда һәм Татарстан районнарында уза. Аннары концертлар республикадан читтә, нәкъ менә Мәскәү шәһәрендә дәвам итә. 1999 елда яшь коллектив Архангельск шәһәрендә Сабантуй татар милли бәйрәмендә концерт бирә.

Марсель Галиев сүзләренә һәм Ганс Сәйфуллин музыкасына язылган «Миләүшә» җыры «Казан егетләре»нең беренче хитларыннан берсе дип атарга була. Аны төркем беренче тапкыр 2000 елда Ганс Сафиуллинның юбилеенда башкарган.

2000 елда төркем «Кол Шәриф» җыры белән Уфа шәһәрендә узган «Урал моңо» халыкара төрки фестивалендә Гран-прига лаек була.

2002 елда Казанда узган «Татар җыры» конкурсы лауреаты була.

Төркемнең беренче репертуарында «Күбәләк», «Матур кызлар» кебек халык җырлары булган. 1997 елда төркем «Авылым урамнары» хиты кергән беренче альбомын яздыра .

Состав

Төркем Казан Егетләре: Тарих, Состав, Таркалу 
«Казан егетләре» төркеменең элекке составы

Төркем төзелгәннән бирле коллективта күп кенә артистлар, музыкантлар, администраторлар эшләп китә. Төркемнең солисты һәм алып баручысы ― Илназ Хәкимов (Илназар). Баянчы Азат Адиев, икенче вокалист һәм гитарачы Артур Минһаҗев. Казан консерваториясен тәмамлаган Марат Галимов төркемгә соңрак кушыла.

Коллектив эчендәге низагтан соң төркемнән Илназар (Илназ Хәкимов) китә. Төркемгә Вәли Фазлиәхмәтов кабул ителә. 2000-елларда төркемдә катнашалар: Вәли (Фазлиәхмәтов), Азат (Адиев), Артур (Минһаҗев), Марат (Галимов). Продюсер Рафаэль Мәҗитов, директор Илдар Рәхимов, аранжировкалаучы Альберт Зыятдинов. Бу коллектив өчен барлык яктан да йолдызлы вакыт була: иң яхшы җырлар языла, клиплар төшерелә, гастрольләр оештырыла һ. б. Төркемнең дүрт катнашучысына да 2007 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.

Таркалу

2006 елда коллектив эчендәге низагтан соң директор һәм администратор Илдар Рәхимов китә. Бер-ике елдан Азат белән Вәли дә китә. 2009 елда алар дини темага җырлар башкаручы «Райян» төркеме оештыралар. Хизбут-тәхрир әл-Ислами эшчәнлегендә катнашуында гаепләнүе аркасында Азат Адиев 2012 елда кулга алына һәм 19 ел колония срогына хөкем ителә..

Төркем гастрольләргә чыгудан туктый, банкетларда һәм Мәдәният министрлыгы заказы буенча чыгышлар ясап, акча эшли.

Квартеттан торган төркем триога әверелә, төркемдә Айдар Әгъләмов барлыкка килә. Марат Галимов хастаханәгә эләккәч, продюсер Марат (Галимов) белән контрактны туктата, яңа состав җыя . Артур белән Марат «Казан егетләре» исемен үзләренә калдырырга теләгәннәр, тик продюсерлары рөхсәт бирмәгән.

2013 елда Артур белән Марат икесе «Артур & Марат» дуэты оештырып, чыгышлар ясый башлый . 2019 ел башында дуэт таркала . «Казан егетләре» — Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин (Саба районы Мамалай авылыннан) һәм Фәнил Фәйзуллин (Тәтеш районы Зур Әтрәч авылыннан) белән башлана. Соңрак аларга Айнур Латыйпов (баянчы) да кушыла. Ләкин әлеге состав 2020 елда пандемия аркасында таркала.

Яңа состав

Яңа «Казан егетләре» составында хәзер — Айдар Әгъләмов, Радик Шәрәфиев, Айсаф Хаҗиев, Илназ Инсафов эшләп килә.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Tags:

Төркем Казан Егетләре ТарихТөркем Казан Егетләре СоставТөркем Казан Егетләре ТаркалуТөркем Казан Егетләре Яңа составТөркем Казан Егетләре СылтамаларТөркем Казан Егетләре Моны да карагызТөркем Казан Егетләре ИскәрмәләрТөркем Казан Егетләре2000-еллар

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

19 февральЭрзянь правдаНигерияИдел2015 елCDC42WikisüzlekСаф табышКоко-Бич (Флорида)Габдрахман ӘпсәләмовССРБDettifoss20 гыйнварҖәмил БаймурзинБәйрутКолакчыннар1993 елМарат ЯруллинД'Аламбер тигезләмәсеGoogleАсылъярИлдус ДиндаровNina Dögg FilippusdottirNGC 2608ИлминҺинд ВикипедиясеКазе Нориз (Горица)ШәрабКолумбияШипии13 мартКече Укмас94-нче гимназия (Казан)МиңPLEKHH2Төньяк диңгезNKAPБельгияSänäği inqıylabЭрнст Отто ФишерWikixanäФинляндияКалмаш (Актаныш районы)ДөбәйЭсперантоДеттифосс1995 елТатарларБеренче бөтендөнья сугышыГарәп телеКуликово сугышыИсмәгыйль ГаспринскийСтроберри (Аризона)Руслан Айсин (1980)Штруксдорф24 мартГизгечİzge Rim imperiäseАфрика БерлегеБөекбританияГригорий АгейкинЭнҗе КамалиеваФранц ШубертĞiraq häm Şam İslam däwläteMozilla Firefox🡆 More