Резидә Шәрәфиева

Резидә Шәрәфиева, Резидә Дамир кызы Шәрәфиева (1966 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Наратлы Кичү) — эстрада җырчысы, Казан шәһәр филармониясе солисты (2001 елдан), Татарстанның халык артисты (2016).

Резидә Шәрәфиева
Резидә Шәрәфиева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Резидә Дамир кызы Шәрәфиева

Туу көне

10 гыйнвар 1966(1966-01-10) (58 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР Минзәлә районы Наратлы Кичү

Эшчәнлек еллары

1990 - х. в.

Дәүләт

ССРБРезидә Шәрәфиева ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

укытучы, рәссам, җырчы

Моң

альт

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Энергетик» мәдәният сарае (Чаллы)
Казан шәһәр филармониясе

Бүләкләр

ТР халык артисты - 2016«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2021

Резида Шарафиева

Тәрҗемәи хәле

Резидә Шәрәфиева 
«Сөембикә», 2016 ел, гыйнвар.

1966 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында дүрт балалаы гаиләдә баш бала булып туган. Әтисе Дамир, әнисе Рәйхана. Гаиләдә дүрт бала үсәләр: ике кыз, ике малай. Сеңлесе — Дилбәр, энекәшләре — Илһам, Илдар. Беренче тапкыр 7нче класста укыганда клубта җырлый. Туган авылында сигез классны, «башлангыч сыйныф укытучысы» белгечлеге буенча Минзәлә педагогика укуханәсен тәмамлаган (1985). Бер ел Минзәлә районы Кадрәк урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли. Казанда 16нчы санлы һөнәр укуханәсендә ике ел рәссам-бизәүче һөнәре серләренә төшенгәч, бер елдан артык «Хатын-кызлар өчен товарлар» кибетендә эшли, витриналар бизи. Яр Чаллыда «Кыйбла» клубына йөреп, җырчылар белән таныша. Ринат Гобәйдуллин кул астындагы «Сердәш» ансамблендә җырлый.. Казан белән Чаллы арасында дүрт ел йөреп, Милли мәдәни үзәктә эшли. 2001 елдан бирле Казан шәһәр филармониясендә хезмәт куя. 2003 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын тәмамлаган.

Иҗаты

Резидә Шәрәфиева — бәрхет альт тавышка, якты, үзенчәлекле тышкы кыяфәткә ия, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчы. Аның күп кенә сәхнә костюмнары үз эскизлары буенча булдырылган.

Җырчы 2001 елдан 2019 елга кадәр 17 аудиоальбом һәм 7 видеоклип чыгарган. Репертуарына карата да бик таләпчән. Ринат Гобәйдуллин, Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов җырларын, Риваль Хисмәтуллин белән шагыйрә Айгөл Вәлиуллина иҗат иткән җырларны, Айдар Тимербаевның Айдар Минһаҗев сүзләренә язылган җырларын башкара.

2007 елда «Сөю көтә йөрәк» фильмында баш рольне башкара. ⠀ Яр Чаллыда «Хыял» эстрада ансамбле оештырып, 20 ел дәвамында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев белән чыгыш ясый. 2019-2020 елгы концерт сезонына яшь җырчы Рафаэль Якупов белән «Кем кемне?» исемле концерт программасы әзерләгән.

Башкарган җырлары: «Мәк чәчәге», «Җырлама син», «Ярат кына», «Сөлчәбашым», «Бергә булыйк», «Сагыш», «Мәхәббәт җыры», «Рәхмәт сиңа», «Якынымның туган көне», «Гомер чишмәм», «Тормыш көймәсе», «Әнкәй янына кайттым», «Танго», «Уртак итмәде», «Бер тутырып карадым», «Гомер чишмәм», «Ялгыз йорт», «Тәгәрәп лә китте йомгагым», «Өзмә өметем», «Сиреньнәр», «Синсез», «Көндәшем» һ. б.

Гаиләсе

Беренче ире (1991—1998 елларда) керәшен егете, Чаллыда яши.

Икенче ире Фәнис, эшмәкәр. Кызы Зөләйха (2006).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Резидә Шәрәфиева: «Мәхәббәтсез гомер – яшәү түгел ул». «Сөембикә», 2016 ел, гыйнвар.
  2. Лилия Йосыпова. Резидә Шәрәфиева: «Мин – бик юмарт кеше». «Ирек мәйданы», 2019 ел. 21 ноябрь, 8-9нчы бит.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Резидә Шәрәфиева Тәрҗемәи хәлеРезидә Шәрәфиева ИҗатыРезидә Шәрәфиева ГаиләсеРезидә Шәрәфиева Бүләкләре, мактаулы исемнәреРезидә Шәрәфиева ИскәрмәләрРезидә Шәрәфиева ӘдәбиятРезидә Шәрәфиева СылтамаларРезидә Шәрәфиева Моны да карагызРезидә Шәрәфиева10 гыйнвар1966 ел2001 ел2016 елКазан шәһәр филармониясеМинзәлә районыНаратлы КичүРСФСРССРБТАССРТатарстанның халык артисты

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Алабуга (махсус икътисади зона)НүнорскВикиҗыентыкГренландиядә исламAirbus A350 XWBWindows 8Руслан НасыйровСыерҖәлилчеләрМаҗарстанПаскаль (программалау теле)Дамира СәетоваГәрәй РәхимДорис ЛессиңKilian MbappeТитаникБразилияХәсән ТуфанРөстәм Вәлиев (1961)Филүс КаһировМөдәррис ӘгъләмовФәрит ЯхинCasio fx - 3900 PvМайонезРкаил ЗәйдуллаИске КәкерлеКабан күлеИлеш районыЭквадор2006 елБеренче театр (спектакль)Берләшкән Гарәп Әмирлекләре1986 елгы дөнья футбол чемпионатыАрхаизмТаиландСөембикә манарасыҮзәк эшкәрткеч җайланмаРаил Гатауллин (1977)СомбатһейКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыИнглиз телеӘтнәГизгечҖәйге Олимпия уеннары 2004Төрки телләрDonald TrampМәдинә МаликоваЛилия ХәмитоваСебер татар телеСаҗидә СөләймановаЭнциклопедияАлексей ЕфимовКиң таралган телләр исемлегеЭнҗе МөэминоваАллаһның 99 исемеИлсур Сафин (1966)БәетФәнис ЯруллинMicrosoft WindowsМарсель ГалиевШиһабетдин МәрҗаниСемберТатар йолаларыАдав-Толымбай🡆 More