Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин – Татарстан сәясәтчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы спикеры.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).
Фәрит Мөхәммәтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин |
Туган | 22 май 1947 (76 яшь) Әлмәт |
Яшәгән урын | Телман урамы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт нефть-техника университеты |
Һөнәре | сәясәтче, галим |
Сәяси фирка | Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Луиза Әкрам кызы |
Балалар | улы Дамир (1971), кызы Лилия |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | сәясәт фәннәре докторы[d] һәм социология фәннәре кандидаты[d] |
Сайт | http://tat.speaker.tatarstan.ru/ |
Дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде (1997 ел, май).
Россия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Мактау ордены белән бүләкләнде (2005 ел, ноябрь).
Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыен Федерация Советының Мактау грамотасы бирелде.
"Ел спикеры" номинациясендә "Россия милли Олимпы" премиясенә һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – "За Честь и Доблесть" орденына (2005 ел, ноябрь) ия булды.
Ф.Х.Мөхәммәтшин – сәяси фәннәр докторы, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм күчеш чоры икътисады проблемалары буенча күп санлы монографияләр һәм публикацияләр авторы.
Ф.Х.Мөхәммәтшин чын мәгънәсендә җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең яңа плеядасына керә. Ул республиканың һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен тотрыклы яклаучы. Ике яклы хезмәттәшлекле киңәйтүдә федераль үзәк белән актив диалогны ныклы дәвам итә. Татарстан алдындагы катлаулы икътисадый һәм социаль бурычлар комплексын хәл итүдә иң актив катнашучы. Бүгенге этапта иң мөһиме – демократияне һәм базар институтларын үстерү, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру, нәтиҗәле социаль сәясәт алып бару һәм җирле үзидарә нигезләрен ныгыту дип саный ул. Фәрид Хәйрулла улы –хезмәт сөючән һәм үз-үзенә таләпчән кеше. Кешеләрнең компетентлы, намуслы һәм тәрбияле булуын хуплый.
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәрит Мөхәммәтшин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.