Казан

Казан (тат.лат.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Qazan, тат.гар. قزان, рус. Казань) — Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы, Россиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.

Казан
Казан
Казан
Халык саны 1 259 173 (2022) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1005 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Илсур Метшин Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Юрмала, Анталия, Җиддә[d], Истанбул, Брауншвейг, Браян, Коллеҗ-Стейшен, Хәйдәрабад, Урбино, Астана, Әстерхан, Красноярск, Чиләбе һәм Верона
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Мәйдан 425.3 км²
ДДӨБ 60 метр Edit this on Wikidata
Сулык Идел, Казансу
Координатлар 55°47'27"тн, 49°6'52"кнч
Почта индексы 420000–420999 Edit this on Wikidata
Телефон коды 843 Edit this on Wikidata
Gwleidyddiaeth
Канун чыгару органы Казан шәһәр Думасы Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Илсур Метшин Edit this on Wikidata
Crefydd/Enwad Сөнничелек, Рус православ чиркәве Edit this on Wikidata

Шәһәрнең теркәлгән «Россиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Россия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Россиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.

Казан ханлыгының, Казан өязенең, Казан губернасының һәм Татарстан АССРның тарихи башкаласы (үзәге).

2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре».

Физик-географик сыйфатлама

Урынлаштыру

Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу төшендә урнашкан. Географик координатлар («ноленче» километр): HGЯO. Тирәнлек: 29 км, киңлек: 31 км. Шәһәрнең сәгать поясы — UTC+4, ләкин мәскәү вакыты.

Шәһәр көнбатыш, үзәк һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә Идел елгасына чыга, яр буе сызыгы — 15 километр. Казанның көнбатыш читендә Идел аша күпер бар. Казансу елгасы төньяк-көнчыгыштан көнбатышка ага һәм шәһәрне ике тиң диярлек өлешкә бүлә. Казансу аша биш күпер вә дамба төзелгән, шулай ук елга астында Казан метрополитенының Үзәк сызыгы бара.

Шәһәр өске йөзенең үзенчәлеге — тигезле-үрле. Шәһәрнең үзәгендә Болак арты, Кабан алды, Кабан арты тигезлекләр, Арча кыры калкулы тигезлек, һәм аерым үрләр (Кирмән, һ. б.) бар. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба шәһәр территориясе күтәрелә бара, шуңа күрә түбәнле Таучык, Әзин, Нагорный, Дәрвишләр торак массивлары елга арты өлешеннән уртача 20—40 метрга зуррак биеклекләрдә урнашалар. Елга арты өлешендә Җилантауны һәм шәһәр төньягындагы бистәләрнең үрләрне аерылып торалар.

Климат

Шәһәрнең климаты — уртача континенталь, суыклар һәм корылык еш очрашмыйлар. Казанга күбрәк көньяк һәм көнчыгыш җилләр өрә, җилсез һава уртача елда 13 тапкыр була. Кар капламы февраль һәм март айларында якынча 38 см. Иң салкын ай — гыйнвар (−11,6 °C), иң эссе — июль (19,7 °C), уртача еллык явым-төшем күләме — 550 мм. Иң яңгырлы ай — июнь (70 мм), ә иң аз санда явым-төшем мартта — 25 мм. 2010 елның 1 августында Казанда температур максимум — 39,0 °C теркәлгән. Минимум — 1942 елның 21 гыйнварендә (−46,8 °C) булган. Елда уртача җил көче 3,6 м/с була, ә һава дымлылыгы — 75 %.

Казан климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,8 5,2 14,0 29,5 33,8 37,5 38,9 39,0 32,3 23,4 15,0 6,1 39,0
Уртача максимум, °C −7,2 −6,7 −0,2 10,2 19,0 23,5 25,5 22,9 16,3 8,1 −1 −5,8 8,7
Уртача температура, °C −10,4 −10,2 −4 5,5 13,3 18,1 20,2 17,6 11,7 4,8 −3,4 −8,5 4,6
Уртача минимум, °C −13,5 −13,3 −7,3 1,6 8,2 13,3 15,5 13,3 8,2 2,2 −5,6 −11,4 0,9
Абсолют минимум, °C −46,8 −39,9 −31,7 −25,6 −6,5 −1,4 2,6 1,6 −5,4 −23,4 −36,6 −43,9 −46,8
Явым-төшем нормасы, мм 40 33 32 31 41 63 65 60 51 53 46 43 558

Халык

Халык саны

Казан шәһәренең халык саны — 1, 251 млн кеше (2018), шәһәр мәйданы — 425,3 км².

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Татарстан башкаласында 1 308 660 кеше, шул исәптән 592 360 ир-ат һәм 716 300 хатын-кыз яши. Совет районында ― 336 927, Идел буе районында ― 272 527 кеше, Яңа Савин районында ― 222 926, Киров районында – 140 001, Мәскәү районында – 133 168 (59 668 ир-ат һәм 73 500 хатын-кыз), Авиатөзелеш районында – 118 106, Вахитов районында 85 005 кеше яши .

Халыкның үсеш күрсәткече

Казан халкының үсүе астагы исемлектә күрсәтелгән.

1800 1858 1897 1907 1917 1920 1923 1959 1970 1979 1989 2002 2009 2018 2020
40 000 61 000 130 000 161 000 207 000 146 000 158 000 667 000 868 000 993 000 1 094 000 1 105 000 1 131 000 1 251 000 1 308 660

Милли состав

Казан — күпмилләтле шәһәр. Монда татарлар, руслар, чуашлар һ. б. милләтләр яши. Башкалада татарлар һәм русларның саны якынча берүк (татарлар 47,6 %, руслар 48,6 %). Өченче урында Республикадагы кебек үк чуашлар, 4—5 урыннарда украиннар һәм әзериләр тора.

Милләт 1885 1897 1906 1920 1935 1939 1970 1979 1989 2002 2010
руслар 83,5% 73,4% 81,7% 74,0% 69,8% 65,2% 60,2% 58,0% 54,7% 48,7% 48,6%
татарлар 11,5% 22,0% 15,8% 19,4% 25,6% 30,0% 35,3% 37,8% 40,5% 47,5% 47,6%
чуашлар 0,001% 0,4% 0,03% 0,4% ? 1,0% ? ? 1,1% 0,8% 0,8%

Дин

Казанда төрле дин вәкилләре яши. Мөселманнар (кара: Казан мәчетләре) һәм православ христианнар күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук католиклар (кара: Казан католик гыйбадәтханәсе), яһүдиләр (кара: Казан синагогасы), лютераннар (кара: Казан кирхасы), староверлар (кара: Покрау чиркәве) һ. б. дин вәкилләре бар.

Шәһәр исеме

Казан 
Казан Кремле

Казан исеме барлыкка килүе хакында бик күп версияләр һәм риваятьләр бар:

  • «Казан» сүзеннән (котёл). Риваять буенча, хан үз хезмәтчесен су алырга җибәргән. Хезмәтче су алганда алтын казанны елгага төшергән. Шуннан соң елганы да, шәһәрне дә Казан дип йөртә башлаганнар.
  • Кайсыбер кешеләр елга исеме «каз» сүзеннән чыккан диләр. Аларның фикеренчә, борынгы заманларда елга янында казлар яшәгәннәр. Шуннан елгага Казан суы исеме бирелгән, соңыннан шәһәргә дә исем күчкән.
  • Башкорт филологы Җ. Киекбаев сүзләренчә, Казан исеме «каен» сүзеннән килә. Мәсәлән, Башкортстанда Казанлы исемле авыл бар. Киекбаев фикеренчә, бу исем элек Каенлы булган (авыл каеннар урманы эчендә тора).
  • Хәсән хан исеменнән.

Тарих

Рәсми юрама буенча, Казанга бер меңнән ел элек нигез салынган. Шундый датировкага сәбәпче булып Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә табылган җирле балчыктан ясалган чүлмәкләр (Болгар каласыннан һәм башка шәһәрләрдән шушы чүлмәкләр китерелә алмаганнар, чөнки андагы балчык туры килми) һәм чех кенәзе изге Вацлав дәверендәге (фаразан 929—930 еллар) чех тәңкәләре булганнар.

Казан Идел Буе Болгарының төньягында чик буе кальгасе буларак нигезләнгән. Шәһәрнең үсешенә сәүдә юллары киселешендә уңайлы җәгърафик урнашуы булышлык иткән. XIII—XIV гасырларда шәһәр үсеш кичерә һәм Алтын Урда составында мөһим сәүдә-сәяси үзәге булып җитә.

Казан 
Казан күренеше, 1767 ел

1438 елда болгар кальгасен Олугъ Мөхәммәт тарафыннан алына, шәһәр Казан ханлыгының башкаласы булып киткән. Ул вакытта шәһәрдә балчыктан ясалган әйберләр, күн әйберләре, корал җитештерү үсеш алган. Мәскәү кенәзлеге белән сугышлар нәтиҗәсендә башта Мәскәү Казанга ясак түләргә мәҗбүр була, әмма соңрак руслар өстенлек алалар һәм сугышлар чиратлашуы 1552 елда, Казанның яулап алуы белән тәмам була. Шәһәр халкының күпчелеге кырып-бетереп үтерелә, ә исән калган татарларга руслар шәһәрдә яшәргә түгел, хәтта шәһәр эченә керергә дә тыялар. Шәһәр ташландык хәлгә килгән һәм бушап калган. Аларны Болак аръягындагы Кораеш бистәсе янына куып чыгарылар. Күпләр яңа җирдә йорт сала алмаган, шәһәрдә калган иске йортларын дә сүтеп күчерә алмаганнар, шуңа исән калганнарның күбесе тәмам бөлгенлеккә төшеп авылларга тарлырга мәҗбүр булган. Ахыргы исәптә, 1557 елда Казанның 30—40 мең кешесеннән бары тик 6 мең генә калган; 1556 елда төзелгән яңа ак ташлы кирмәненә 7 мең русны күчеп утыртканнар.

XVII гасырда шәһәр яңа икътсади үсеш кичерә, һөнәрче бистәләренә нигез салына, беренче мануфактуралар барлыкка киләләр. 1646 ел җанисәп китабы буенча, Казанда 5432 ир-ат һәм 1652 йорт булган. Бөек Петр вакытында, 1708 ел, Казан шәһәре Казан губернасы башкаласы буларак санала, һәм шушы дәрәҗәне 200 ел саклап килә. 1718 елда Казанда адмираллык нигезләнә. 1722 елда Бөек Петр Казанга үзе дә килгән һәм Казанда үз 50-еллыгын бәйрәм иткән.

1766 елда Екатерина II фәрманы буенча шәһәр белән шәһәр думасы җитәкчелек итә башлаган. 1768 елда архитектор Василий Кафтырев тарафыннан шәһәрнең беренче генераль планы төзелә. Шул ук вакытта Яңа Татар бистәсе барлыкка килгән. 1774 елның җәен, Емельян Пугачёв күтәрелеше вакытында Казан камалыш хәлендә калган. 20 мең санлы баш күтәрүчеләрнең гаскәре 11 июль көнне шәһрәгә якын килде һәм икенче көнне штурмны башлаган. Пугачёвчылар Кирмәннән башка бөтен шәһәрне басып алганнар, шәһәрдә янгын кабынып китте, Пугачёв гаскәрне шәһәрдә чыгарды һәм өч көннән соң Арча кырында җиңелгән булды.

XVIII гасыр азагында Казанда якынча 22 мең кеше, шәһәр яны бистәләре белән бу сан 40 меңгә кадәр җиткән, шулардан нибары якынча 10% өлеше — татарлар. Шәһәр Идел буеның мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әверелде: 1758 елда Казанда Россиядә беренче провинциаль гимназия, 1771 — беренче мәдәрәсәләр, 1791 елда даими театр барлыкка килгәннәр. 1804 елда, Россиядә өченче булып, Казанда университет ачылган, ул Казанның эре фәнни үзәге статусын тагы да ныгытты.

Административ бүленү

Казан 
Район исеме Халык саны
(мең кеше)
Мәйдан
(гектар)
Мәгълүмат
1 Авиатөзелеш районы 110,1 3 891
2 Вахитов районы 83,3 2 582
6 Идел буе районы 218,8 11 577
3 Киров районы 107,2 10 879
4 Мәскәү районы 130,5 3 881
7 Совет районы 266,1 7 687
5 Яңа Савин районы 204,2 2 066

2010 елда түбәндәге районнарының администрацияләре берләштерелгән:

  • Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (Яңа Савин районы администрациясе нигезендә)
  • Идел буе һәм Вахитов (Идел буе районы администрациясе нигезендә)
  • Мәскәү һәм Киров (Мәскәү районы администрациясе нигезендә)

Мэр

Шәһәрнең башлыгы — мэр, ул шәһәр думасы депутлары тарафыннан үз әгъзалары саныннан сайланыла. 2005 елның 17 ноябреннән бу вазыйфаны Илсур Мәтшин башкара.

Үз сессияләрен шәһәр думасы шәһәр рәтүше бинасына үткәрә. Шәһәр думасы Казанның норма чыгару органы булып тора, сайлаулар 5 елга бер тапкыр уздырылалар. Шәһәр думасы рәисе — мэр, аннан башка Дума Президумына ике мэр урынбасары, яшь буенча иң олы депутат һәм җиде комиссияләрнең башлыклары керәләр.

Икътисад

Казан — Россиянең иң зур сәнәгый, финанс, сәүдә һәм туристик үзәкләрненнән берсе. Тулаем шәһәр продукты күләме 2013 елда 486 млрд сумны, төяп җибәрелгән тауарлар күләме 254 миллиард сум, ваклап сату тауар әйләнеше 410 миллиард сум тәшкил иткән.

Шәһәрнең сәнәгый нигезен машиналар төзү, химия вә нефтехимия, биңел вә азык-төлек сәнәгатьләре тәшкил итәләр. Казанның иң эре ширкәтләре — «Казаноргсинтез» химия комлексы (полиэтилен, полиэтилен торбалар, синтетик суыткыч матдәләр, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм газ киптерүдә кулланыла торган химик реагентларны чыгара), Россиядә иң иске Казан дары заводы һәм Россиядә сирәк очрый торган өч авиацион сәнәгате ширкәтләренең кластеры — очкыларны җитештерә торган С. П. Горбунов исемле КАҖБ (Ту-160 исемле дөньяда иң зур, авыр һәм куәтле стратегик бомбга тотучының җитештерүчесе), боралакларны җитештерә торган Казан боралак заводы һәм йөрткечләрне җитештерә торганКМҖБ.

  • Яңа медицина җиһазларын җитештерүне өйрәнү буенча алман партнерлары белән бергә медицина («КМИЗ») һәм оптика җиһазлары («КОМЗ») предприятияләре, Италия җиһазларыннан файдаланып, синтетик югыч матдәләр чыгаруда «Нәфис» шактый уңышка иреште.
  • Сәнәгать ширкәтләре тарафыннан 2004 елда 58,7 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерү күләме буенча «Казаноргсинтез», «КВЗ», «КМПО», «Пивоваренное объединение „Красный восток“-Солодовпиво», «Нәфис-косметикс», ФГУП «С.П.Горбунов исемендәге КАПО», ТЭЦ-3 кебек оешмалар алдынгы урыннарда тора.
  • Казанда чит ил инвестицияләре белән 100 дән артык предприятие, чит ил юридик зат филиаллары һәм 150 фирма вәкиллеге теркәлгән. Шәһәрнең төп чит ил инвесторлары булып Швейцария, Кипр Республикасы, Германия, АКШ, Словения илләре санала.

Сатудан килгән акча буенча Россиядә беренче 500ендә торган 6 ширкәтнең штаб фатиры Казанда урнашкан. Шәһәр эшкуарлык үзкләренең гомуми мәйданы 330 мең м²-ны тәшкил итә, шул исәптә 127 мең² м «A» һәм «B» сыйныфларга карый. Үз банкларының берләштерелгән капиталы күләме буенча Казан, Мәскәү һәм Петербургдан гына калышып, өченче урында тора.

Транспорт

Тимер-юлы вокзалы

Моны карагыз: Казан-1, Казан-2

Казан 
Казан вокзалының төп бинасы

Вокзал комплексы шәһәрнең үзәк өлешендә урнаша һәм үзенә берничә бинаны кертә. Бер ел эчендә вокзал 8 миллион кешегә хезмәт күрсәтә. Казан шәһәр яны электр поездларының соңгы пунктлары Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Түбән Новгород (Мәскәү юнәлеше), Арча, Нократ Аланы, Ижау (Ижау юнәлеше), Буа булып торалар.

1974 елда шәһәрнең төньягында яңа вокзал төзелеше башланды, 1976 елда төзелгән диярлек карказа ташлаган иде һәм утыз артык ел эчендә бу «озак төзү» булып кала иде. 2010—2011 елларда иске бинасын җимереп бетерәләр һәм яңа вокзал бинасын төзәләр, ачылышы 2012 елның 5 августта үтте.

Автомобиль транспорты

Шәһәр аша М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), Р175 (Йошкар-Ола — Яшел Үзән — Казан), Р239 «Ырынбур тракты» (Казан — Чистай — Әлмәт — Ырынбур), Р241 (Казан — Буа — Сембер) автоюллар баралар.

Елга транспорты

Моны карагыз: Казан Елга порты, Qazan Yılğa portı
Казан елга порты Идел елгасы сул ярының 1310 километрда урнашкан. Россиянең иң эре елга портларының берсе булып тора, Россия Бердәм тирәнсу системасы буенча Балтыйк, Ак, Каспий, Азов, Кара диңгезләре белән бәйләнгән, 5-диңгезле порты булып тора.

Вокзал шәһәрара круиз суднолар пассажирларга да, шәһәр яны юнәлешләргә дә (Зывыз, Тәтеш, Болгар, Печище, Зөя, Садовая) хезмәт күрсәтә.

Җәмәгать транспорты

Казанның беренче җәмәгать транспорты төре булып 1854 елда омнибус барлыкка килгән. 1875 елларда атлы трамвай, ягъни «конка» ачылган. «Конка»га алмашка 1899 елда трамвай хәрәкәте ачыла. 1926 елда шәһәрдә автобус хәрәкәте, ә 1948 елда — троллейбус хәрәкәте ачыла.

1979 елдан соң, ягъни Казан халкы миллион кеше чиген узгач, шәһәр метрополитен төзелешенә дәгъва итү мөмкинлеген алды. Төзелеш эшләре 1996 елда башланган. Россиядә җиденче булып, Казан метрополитены тантаналы рәвештә 2005 елның 27 августында ачылган.

Метро

Моны да карагыз: Казан метросы

Казан метрополитен 2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Хәзер ун станциядә тора: Авиатөзелеш, Төньяк вокзал, Яшьлек,«Кәҗә бистәсе», «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Горки», «Җиңү проспекты». 2013 елның 9 маенда «Яшьлек», «Төньяк вокзалы» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре ачылды.

ММЧ

Телевидение

Канал Телекомпания
1 «Первый канал»
2 «Татарстан — Яңа Гасыр»
3 «Россия-1»/«Татарстан ДТРК»
6 «СТС-Казан»
7 «Домашний»
10 «ТНТ»
11 «Эфир»/«РенТВ»
12 «НТВ»
21 «ТВ3»
27 «Россия-24»
29 «Звезда—KZN»
32 «Россия К (Культура)»/«Euronews»
35 «Пятый канал»
39 «ТВ Центр»
43 «Канал Disney»
47 «Муз-ТВ»/«БИМ-ТВ»
50 «Россия-2»

Мәгариф

Мәктәпкәчә баскыч мәгарифне 282 балалар бакчасы тәшкил итә. Күбесенчә алар муниципалитет балансында торалар. Урта белемне Казанда 178 мәктәп бирә, шулар арасында 36 гимназия һәм 9 лицей. Өстәмә мәгариф үзенә 49 музыкаль, 10 рәсем ясау һәм 43 спорт мәктәпләрен кертә.

Югары уку йортлары

Төп мәкалә: Казан югары уку йортлары

2009 елдагы хәле буенча, Казанда 44 югары уку йорты эшли, шул исәптә чит шәһәрдәге ЮУЙларның 19 филиал һәм вәкиллек; аларда 140 мең студент белем ала. Бервакытта федераль һәм ике милли тикшеренү универстетына Россиядә Казан гына ия. Шәһәрнед иң эре ЮУЙлар:

'Казан дәүләт университеты'1804 елның 17 ноябрендә нигезләнгән. Шәкертләр арасында Сергей Аксаков, Милий Балакирев, Павел Мельников-Печерский, Лев Толстой, Владимир Ленин, Велимир Хлебников кебек кешеләр булганнар.

Хәзерге вакытта университет үзенә 14 факультетны, А. М. Бутлеров исемендәге Химик институтны, көнчыгыш телләр институтын, тел институтын һәм шулай ук 2 филиалын (Яр Чаллы һәм Яшел Үзән) кертә. КДУда 40 белгечелек һәм 7 юнәлеш буенча ел саен 16 000 студент һәм 615 аспирант укый. Педагоглар саны 1137 кеше, шуларның арасында 208 профессор һәм фән докторлары, 585 доцент һәм фән кандидатлары.

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — милли тикшеренү университеты статусын йөртә. 1932 елның 5 мартында Авыр сәнәгате халык комиссарлыгы караы белән Казан университетының аэродинамика факультеты нигезендә оештырылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университетына үзгәртеп корылган. Университетның фәнни потенциалны 9 факультет, 58 кафедра, 57 лаборатория, 10 фәнни-техник үзәк, 3 университет ФТИ-ны кертә. Университетта якынча 15 мең укучы өйрәнә.

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — шулай ук милли тикшеренү университеты статусын йөртә. Ул 1897 елда Казан берләшкән сәнәгый училищесы буларк ачылган. 1919 елда Казан политехника университетына үзгәртеп корылган. 1930 елда КПУ химия факультеты нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

Казан 
Казан 
Файл:5 building Kai
Казан 
КФУ баш бинасы А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 5-нче бинасы Элекке Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасы Казан милли тикшеренү технология университетының бинасы

Башка югары уку йортлары

Урта һөнәри белем уку йортлары

Мәдәният

Казанда ел саен түбәндәге мәдәни чаралар уза:

Театрлар

Казан 

Театр 1906 елның 22 декабрендә ачылган дип санала, чөнки бу көнне халык алдында беренче татар театры уйнала. 1922 елдан алып театрның үз бинасы барлыкка килә. Театрның хәзерге бинасы 1987 елда ачыла.

Музейлар

1996 елда шәһәр читендә — Гвардия урамында ачылган була. 2010 елда музейга юкка чыгу куркынычы янагач, Татарстанның иҗат берлекләре җитәкчеләре республика һәм шәһәр җитәкчелегенә уникаль күргәзмәне саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. 2011 елда Казан мэры Илсур Мәтшин патронажлыгында Бауман урамында бирелгән бинага реконструкция башлана. 2013 елның 26 июнендә Казанның үзәгендә музей-галереяның яңа бинасы ачыла.

Казан 
Казан 
Казан 
ТР милли музее ТР дәүләт сынлы сәнгать музее Габдулла Тукайның Әдәби музее

Халыкара эшчәнлек

Казанда Белорусия һәм Словения илчелекләрнең бүлекчәләре, Иран, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Франция консуллыклары, Алмания, Хорватия, Франция, Финляндия һәм Словениянең виза үзәкләре, Италия виза үзәгенең филиалы, Алманиянең сервис-виза үзәге һәм Европа берлегенең берләшкән виза үзәге урнашканнар.

Элемтә

Казандә «Россия почтасы» филиалы «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенә караган 84 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли. Казан телефон челтәренең рәсми ачылышы 1888 елның 15 (27) ноябердә булган. Әлеге вакытта шәһәрдә дүрт чыбыклы телефон элемтәсе операторы эшли. Телефон челтәренең гомуми сыйдырышы 456 мең номернны тәшкил итә. Шәһәрдә 5 кесә элемтәсе операторы бар (Билайн, МегаФон, МТС, Ростелеком (НСС), Летай (элекке Смартс)). Интернетны кулланучылар саны 428 мең кешене тәшкил итә, бу Россиядә дүртенче күсәткеч.

Спорт

Казан 
Үзәк стадион

Казан — спорт өлкәсендә иң үсеш алган шәһәрләрнең берсе. Шәһәр 2005 һәм 2011 елларда туплы хоккей буенча дөнья чемпионатларны, 2013 елда Җәйге Универсиаданы, 2014 елда кылычбазлык буенча дөнья чемпионатны кабул иткән. Шулай ук шәһәрдә 2015 елгы су спорт төркемле Дөнья чемпионаты, 2017 елгы Конфедерация кубогы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чепмионаты уеннарны кабул итәчәк.

Шәһәр төрле спорт төрләрендә җиңүләр саны буенча иң беренче урыннарда тора, шул исәптә төп такым спорт төрләрендә («Рубин» футбол такымы; «Ак Барс» хоккей такымы; «Уникс» баскетбол такымы; «Зенит-Казань» һәм «Динамо» волейбол такымнары; «Динамо-Казань» туплы хоккей такымы; «Динамо» (чирәмдәге хоккей); «Синтез» су полосы такымы).

Махсус 2013 елгы Универсиадв өчен 2010 елда нигезләнгән Универсиада авылы студентлар тулай торагы буларак кулланыла. Ул Россия җыелма такымнарны әзерләү буенча федераль үзәге буларак та кулланачак.

Казанда күп Россия һәм дөнья дәрәҗәдәге эре спорт объектлары, шул исәптә кайбер спорт төрләре илдә сирәк очрый торган я бердәнбер спорт объектлары бар.

Үзәк стадион, Баскет-холл, Татнефть-Арена, Теннис академиясе, Чирәм хоккее үзәге, Волейбол үзәге, «Ак Барс» көрәш сарае, Урта Кабан күлендә ишү каналы, Су спорт төрләре сарае һәм кайбер башка объектлар иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларны кабул итә алалар. 2013 елның җәен Җәйге Универсиаданың төп аренасы булган һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарны кабул итәчәк 45 мең урынлы «Казан-Арена» стадионы ачылган. Казан ипподромы — Россиядә иң зур һәм Европада иң зурларыннан берсе. Шәһәр тирәсендә, Яшел Үзән районында ел буе эшләүче «Казан» тауда чаңгы шуу спорт курорты, Зөядә җәя һәм арбалеттан ату үзәге, Коркачыкта пәрәшүт һәм авиаспорт үзәге урнашкан.

Шәһәрдә туган шәхесләр

Карагыз: Төркем:Казанда туганнар

Кардәш шәһәрләр

  • Казан  Брауншвейг, Германия, 1988 елдан
  • Казан  Браян Колледж Стэйшн, АКШ, 1990 елдан
  • Казан  Искешәһәр, Төркия, 1990 елдан
  • Казан  Балыкәсир, Төркия, 1990
  • Казан  Әл-Мануфия провинциясе, Мисыр, 1997 елдан
  • Казан  Кальюбия губернасы, Мисыр, 2001 елдан
  • Казан  Хәйдәрабад, Һиндстан, 2001 елдан
  • Казан  Урбино, Италия, 2001 елдан
  • Казан  Ханҗоу, Кытай, 2002 елдан
  • Казан  Истанбул, Төркия, 2002 елдан

Партнёр шәһәрләр

Мосафирханәләр

    Казан  Төп мәкалә: Казан мосафирханәләре

Фотогалерея

Искәрмәләр

  • https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/kazan-respublika-tatarstan
  • https://www.comune.verona.it/nqcontent.cfm?a_id=5485
  • Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  • Җанисәпнең ахыргы нәтиҗәләре: Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан артып киткән. [Татар-информ], 19.10.2022
  • http://istmat.info/files/uploads/55542/1889-1890_pamyatnaya_knizhka_kazanskoy_gubernii.pdf 2017 елның 11 ноябрь көнендә архивланган.
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=454
  • 8,0 8,1 ИСТОРИЯ КАЗАНИ В ДОКУМЕНТАХ И МАТЕРИАЛАХ. XX ВЕК под редакцией Р.У. Амирханова.
  • http://xn--90ax2c.xn--p1ai/catalog/000202_000006_1603670%7C04BC25A9-3B8B-4DCB-A92C-E3DA6BE945E5/viewer/
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2380
  • 11,0 11,1 11,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  • 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-05 
  • архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-05 
  • Михаил Худяков. Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар.
  • http://www.spsl.nsc.ru/history/descr/kazan2.htm
  • http://www.iske-kazan.ru/izvestnye-lyudi/225-petr-i-v-kazani
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2009-04-18, retrieved 2014-10-08 
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2009-05-01, retrieved 2014-09-12 
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2012-05-11, retrieved 2014-09-12 
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-17, retrieved 2014-09-10 
  • http://www.arendator.ru/articles/1/art/21158/
  • http://www.skyscrapercity.com/showpost.php?p=32583604&postcount=1
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2010-03-27, retrieved 2014-10-08 
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-16, retrieved 2014-10-08 
  • Дилетант, archived from the original on 2015-05-10, retrieved 2014-09-14 
  • http://www.museum.ru/M2731
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2019-01-19, retrieved 2014-10-08 
  • http://kazanx.ru/firmy/otdelenie-posolstva-respubliki-sloveniya.html
  • http://116kzn.ru/event/vizovyy-centr-germanii-v-kazani-gotov-k-priemu-posetiteley
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-16, retrieved 2014-10-08 
  • http://www.italyvms.ru/ru/content/117.htm
  • http://www.interfax-russia.ru/Povoljie/main.asp?id=188485
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2011-09-10, retrieved 2014-10-08 
  • http://www.mtalk.ru/ptopic3150.html(үле сылтама)
  • Әдәбият

    Сылтамалар

    Моны да карагыз

    Tags:

    Казан Физик-географик сыйфатламаКазан ХалыкКазан Шәһәр исемеКазан ТарихКазан Административ бүленүКазан ИкътисадКазан ТранспортКазан ММЧКазан МәгарифКазан МәдәниятКазан Халыкара эшчәнлекКазан ЭлемтәКазан СпортКазан Шәһәрдә туган шәхесләрКазан Кардәш шәһәрләрКазан Партнёр шәһәрләрКазан МосафирханәләрКазан ФотогалереяКазан ИскәрмәләрКазан ӘдәбиятКазан СылтамаларКазан Моны да карагызКазанЗаманәлифИделИске имләКазан елга портыКазансуРоссияРус телеТатарстан

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    ПортугалияИдегәй (дастан)Җәүдәт ХантимеровПапуа — Яңа ГвинеяАйгөл НәбиуллинаШәхесРәхмәтулла мәчетеАблаАляскаИндонезияUTCКлара ХәйретдиноваАлексей ЕфимовИпекәй (китап)КәгазьТвиттерИсраилГаяз ИсхакыйРадик ГалиәкбәровХисам КамаловИлдар СибгатуллинКазакъстанЧирмеш телеМуса Җәлил биографиясеФәим ӘхмәтҗановИлтөзәр МөхәммәтгалиевАйсылу ИмамиеваОктябрьСинонимАдав-ТолымбайАлмаз Юнысов (1948)КөферMacOSГәрәй Рәхим1955 елФарис Харисов2024 елКолшәриф мәчетеБернадетт СельИнтернет кулланучылары буенча илләр исемлегеПоляк телеТатарстан Республикасы гимныКадыйр ВәлетдиновРәдиф ЗариповКалмык телеШәмси ЗакировФәнни тикшеренүМәдинә МаликоваSüriä watandaşlar suğışıНугай телеVk.comАзат ХәлимовЯпонияШвецияРоссия ФедерациясеИсем (сүз төркеме)Ильяс Камал1963 елРоссияГабдулла ТукайГумусXXIX гасыр (б. э. к.)ВенесуэлаИлеш районыРазин ФатыйховӘлфия Кәримова🡆 More