Татарстан Җөмһүрияте (рус. Республика Татарстан) — Рәсәй Федерациясе белән берләшкән һәм Рәсәй Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт.
|
Татарстан Республикасы суверенитеты, Рәсәй Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Рәсәй Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Рәсәй Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.
Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы йөзендә дәүләтчелек борынгы тарихы булган заманча республика 1920 елның 27 маенда автоном буларак оештырыла һәм 1990 елның 30 августында суверенитет игълан итә. Яшел-ак-кызыл байрак һәм республика символы канатлы ак барс белән түгәрәк гербка ия, Рәсәй республикалары арасында президент җитәкчелегендәге бердәнбер республика.
Республика территориясе — 68 000 км². Көнбатыштан көнчыгышка ул 460 км-га сузылган, ә төньяктан көньякка 290 км-га. Идел һәм Кама елгалары кушылган урын тирәсендә урнашкан, территориянең әһәмиятле өлеше Куйбышев сусаклагычы сулары белән капланган. Халык саны — 3 768 000 кеше, шул исәптән 53,2 %-ы татарлар һәм 39,7 %-ы руслар. Республикада ике дәүләт теле — татар һәм рус теле. Татарстанның иң зур шәһәрләр — Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт.
Казан ханлыгы — 1438—1552 елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445—1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт.
1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы — Олы Мөхәммәд хан. Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән мари халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә марилар татар ханлыгы ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.
(дәвамы)
Фәрит Заһидулла улы Яруллин — иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.
(дәвамы)
География һәм урыннар бүлеге
Төрлесе: Диннәр • Ислам • Татар теле • Габдулла Тукай • Татар матбугаты • Рус теле • Дөнья халыклары
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү
Бу бит Татар Википедиясенең сайланган порталлар рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Портал:Татарстан, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.