Татар Википедиясе: Википедиянең татар телендәге бүлеге

Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге.

Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла. Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse
Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика
URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 108
Битләр саны 786 846
Үзгәртүләр саны 4 137 551
Теркәлгән кулланучылар 51 091
Актив кулланучылар 79
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә.
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында.

Статистика

Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 108 мәкалә бар, 6649 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 605 351 2 958 333 40 426 32 426 973 1 578 300 3127 20 165.6
2 tt Татар 2003 501 108 786 846 6649 4 137 551 51 091 79 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 478 577 298 337 1 558 250 49 289 97 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 247 970 853 3284 4 209 101 129 608 889 16 32.7
5 kk Казакъ 2002 236 487 631 982 11 101 3 307 698 155 056 355 16 14.6
6 az Азәрбайҗан 2004 199 315 562 241 17 785 7 560 753 289 304 617 14 44.6
7 ky Кыргыз 2002 79 157 110 123 2681 471 662 40 055 96 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 585 182 413 1505 1 270 630 41 113 79 5 24.3
9 cv Чуваш 2004 52 768 110 743 537 820 323 35 123 44 2 8.9
10 crh Кырым-татар 2008 28 020 51 423 0 216 966 26 568 35 2 2.9
11 sah Саха 2008 17 378 51 879 1765 405 525 25 351 35 3 30.8
12 tk Төрекмән 2004 6833 16 634 340 251 320 28 821 34 3 31.1
13 ug Уйгур 2012 5982 15 616 0 158 792 22 386 29 1 26.4
14 gag Гагауз 2010 2811 6655 0 69 361 14 540 18 1 19.5
15 krc Карачай-балкар 2010 2089 14 432 0 109 196 10 665 11 1 264.1
16 kaa Каракалпак 2006 4664 14 394 23 77 574 12 367 52 4 23.5
17 tyv Тыва 2013 3518 12 682 0 47 408 9420 20 1 25.4
18 alt Алтай 2021 1094 6175 0 46 397 2959 15 4 162.1

Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика 
Tatar.info проектының эмблемасы
  • Татар Википедиясе исемен башка проект та йөрткән. 2008 елда ачылган Tatar.info —«Татар тормышының көзгесе» (рус. Tatar.info —«Зеркало татарской жизни») проекты шулай ук wiki технологиясе буенча эшләгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында «Татар Википедиясе» (рус. Татарская Википедия) дип йөртелгән. Ул энциклопедиядәге мәкаләләр татар халкына бәйле темаларга гына язылган. Теркәлгән һәркем мәкаләләрне үзгәртә алган. Хәзерге вакытта проект эшләми.
  • Татар Википедиясенә керүче халыкның (август 2016) 34.3% АКШтан, 22.2% Франциядән, 18.0% гына Россиядән, 11.6% Алманиядән, 10.5% Канададан, калган 3.4 % башка илләрдән , үзгәртүләр кертүгә килгәндә — 86.3% Россия, 4.0% Украинадан ясала.
  • Татар Википедиясенең беренче идарәчесе (User:Untifler) шулай ук Чуаш һәм Башкорт Википедияләре ачуында да актив катнаша һәм аларда да беренче идарәче була.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Тышкы сылтамалар

Tags:

Татар Википедиясе СтатусТатар Википедиясе БүләкләрТатар Википедиясе СтатистикаТатар Википедиясе Кызыклы фактларТатар Википедиясе ИскәрмәләрТатар Википедиясе Шулай ук карагызТатар Википедиясе Тышкы сылтамаларТатар Википедиясе15 сентябрь2003 елBaş bitВикипедияДәүләтТатар телеТатар теленең латин әлифбасыТатар әлифбасыТатарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануныТелТөрек ВикипедиясеТөрки телләрЭтнос

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Андрей БочковТаһир ЯкуповМузыкаMicrosoft WindowsПатшалык (биология)ЭлектроникаSIX4XVII гасыр (б. э. к.)Беренче бөтендөнья сугышыШерветГабдулла Тукай һәйкәлеБөтендөнья пәрәвезеВируслар114-нче мәктәп (Казан)АварларРуслан СаберовГәрәй РәхимВали-ди-КамбраРаил Гатауллин (1977)Шәүкәт Галиев исемендәге премияАлюминийСинонимМиньяк-МорванИкенче бөтендөнья сугышыРоссияТын океанТатар шагыйрьләреГабдулла Тукай биографиясеФонетикаИсем кушу (йола)НәүрүзӘбри ХәбриевБизнесГамил ӘсхәдуллинҖырчыПатшаСәүбән ХунафинПрагаMumbaiОлыяз (Саба районы)Гаяз ИсхакыйИсем (сүз төркеме)Галиәсгар КамалСыйфат (сүз төркеме)Politexnik mäktäp (Parij)ИндонезияБалык БистәсеРомоданово районыIC 789ТвиттерДамир ГарифуллинFacebookБәйлекләрАмерика Кушма ШтатларыБәхтияр Канкай углыWikiBaş bitТылсымлы куллар (журнал)Шәйхи Маннур музей-китапханәсе (Тулбай)Марат ЯруллинЮгары уку йортыМускулларПанамаЕвропа БерлегеХалидия мәдрәсәсе🡆 More