Клара Булатова (тулы исеме Клара Гариф кызы Булатова) – татар шагыйре.
Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Татарстанның халык язучысы (2019). Сарман районының мактаулы гражданы (2021).
Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итә.
Клара Булатова | |
---|---|
Туган телдә исем | Клара Гариф кызы Булатова |
Туган | 18 март 1936 (88 яшь) ТАССР, Сарман районы, Татар Карамалысы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | укытучы, шагыйрә |
Балалар | улы Марс |
Бүләк һәм премияләре | (2015) Рафаил Төхфәтуллин премиясе(1994) Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007) Татарстанның халык язучысы (2019) Сарман районының мактаулы гражданы (2021). |
1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.
1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.
1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Клара Булатова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.