Геометриядә A 1 , A 2 … A n ,A_\dots A_} нокталардан һәм аларны тоташтыручы A_]} , A_]} , …, A_]} кисемтәләрдән торучы фигура - сынык сызык дип атала.
Нокталар - сынык сызыкның түбәләре, ә , , …, кисемтәләр – сынык сызыкның буыннары дип йөртелә. Беренче һәм ахыргы түбәләр - сынык сызыкның башлары дип әйтелә.
Сынык сызык |
Үз-үзе белән кисешмәгән сынык сызык - гади сынык сызык була. Барлык буыннары яссылыкта яткан сынык сызыкны - яссы сынык сызык диләр. Башлары бер-берсе белән тәңгәл килгән сынык сызык - йомык сынык сызык дип атала.
Сынык сызыкның , , …, буыннары озынлыклары суммасы - сынык сызыкның озынлыгы булып тора. Сынык сызыкның озынлыгы аның башларын тоташтыручы кисемтәдән кыскарак түгел.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сынык сызык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.