Айдар Тимербаев, Айдар Рифкать улы Тимербаев (1971 елның 22 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Татар Икшермәсе) — популяр җырлар-хитлар язучы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, продюсер, Татарстанның атказанган артисты (2019).
Айдар Тимербаев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Айдар Рифкать улы Тимербаев |
Туу көне | 22 октябрь 1971 (52 яшь) |
Туу урыны | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы Татар Икшермәсе |
Эшчәнлек еллары | 1990 - х. в. |
Дәүләт | ССРБ→ |
Һөнәрләр | җырчы, үзешчән композитор, продюсер |
Кораллар | баян |
Жанрлар | эстрада |
Коллективлар | BARS Media |
Бүләкләр | Татарстанның атказанган артисты |
Айдар Тимербаев |
1971 елның 22 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган. Казанда югары белем алган. BARS Media реклама ширкәтендә эшли. Җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның продюсеры.
Җырларының саны 500. Равил Харисов җитәкләгән «Мирас» төркеме белән Җәмилә беренче җырларын башкарган. Күп җырларының сүзләрен Айдар Минһаҗев язган.
Ике ел эчендә (2018, 2019) 31 җыры премия (Татар җыры, Болгар радиосы, TMTV каналы һ. б.) яулый. Күп җырлары татар радио-телевидениесендә яңгырый.
Җырлары Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Илсөя Бәдретдинова, Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Илдар Баһ, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасихов, Иркә, Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Аиша, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев һ. б. җырчыларның репертуарында бар. Салават Фәтхетдинов 16, Вадим Захаров 12 җырын башкара.
Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе уза.
Кайбер популяр җырлары: «Кагылма кеше ярына», «Яратмый кавышмагыз», «Тапшырылмаган хат», «Кайларда оң сез, дусларым», «Син дә мине күрсәң иде», «Алдама», «Монда авыл булган», «Ник көнләшим», «Ике минут», «Яшьлегемне сагынам», «Бар икән күрәселәр», «Үпкәләмик язмышларга», «Туган йорт», «Саба», «Югалган мәхәббәт», «Миңгәр Сабантуйлары», «Дусларымнан аерма», «Шәптән түгел», «Әнкәй мичтән ипи алган»,.
Хатыны Гөлнара, уллары Азат, Булат.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Айдар Тимербаев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.