Рүзәл Мөхәммәтшин - журналист, яшь шагыйрь, драматург, публицист.
Муса Җәлил премиясе лауреаты (2013).
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 25 май 1989 (34 яшь) |
Туу урыны | Татар Толлысы, Чарлы авыл җирлеге[d], Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | публицист, драматург, журналист, шагыйрь |
Эш урыны | «Идел» журналы һәм Безнең мирас |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Бүләкләр | |
Рүзәл Мөхәммәтшин Викиҗыентыкта |
Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы 1989 елның 25 маенда Кукмара районының Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, җиде ел күрше авылдагы рус мәктәбендә укый. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый. «Идел», «Безнең мирас» журналларында эшли. «Каралама» (2010), «Бүре мин» (2014) китаплары авторы. «Ак бүре» либреттосы авторы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2013). Хәзерге вакытта аңа 32 яшь.
«Иҗатка керә башлаганда ук: затсыз, кадерсез, кыйммәтсез, маразматик әйберләр язып, үзем шуларны яхшы әсәр санап йөрмәсәм иде, дигән курку булды».
«Мин – милләтче. Моны яшермим дә. Милләтче булуым башка халыкларны күралмау түгел, үз халкымны ярату, аны башка халыклар янында тиң күрү».
«Безнең әдәбиятта бармы көчле язучылар? Бар! Димәк, татар әдәбияты да – тере әдәбият. Татар әдәбияты – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марсель Галиев һәм башкалар ул».
Өйләнгән. Хатыны Миләүшә, сабакташлар; уллары Идел (2013).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рүзәл Мөхәммәтшин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.