Газета Татарстан Яшьләре

«Татарстан яшьләре» — татар яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси газетасы.

«Татарстан яшьләре»
Газета Татарстан Яшьләре
Tөр

яшьләр газетасы

Формат

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

элек:
ВЛКСМ өлкә комитеты
хәзер:
ТР яшьләр оешмалары советы,
газетаның редакция советы

Баш мөхәрир

Атлас Гафиятов

Нигезләнгән

1920

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1941—1949

Төп офис

Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 8 кат.

Тиражы

300 000
30 000 ↘
8 430 ↘ (2017, август)
6 832 ↘ (2020, июнь)
4 855 ↘ (2022, гыйнвар)
4 478 ↘ (2022, июль)
4 882 ↗ (2023, № 3)
4 154 ↙ (2023, июль)
3 924 ↙ (2024, гыйнвар)

ISSN

1994–8794


Веб-сайт: tatyash.ru

Исемнәр

Газета Татарстан Яшьләре 
"Татарстан яшьләре" логотиплары
Исем Еллар
Төп нөсхәдә Хәзерге кирилл имләсендә
قزل يەشلەر Кызыл яшьләр 1920-1938
Qzьl JэşlэR
Яшь сталинчы Яшь сталинчы 1938-1942,

1949-1956

Татарстан яшьләре Татарстан яшьләре 1956 елдан алып

Тарих

1920-1930нчы еллар

Газетаны 1920 елның 22 гыйнварында «Кызыл яшьләр» исеме белән Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге тарафыннан, Казан губерна башкарма комитеты органы буларак чыгарыла башлый. Гражданнар сугышы елларында газета беренчел дәрәҗәдә яшьләрнең тыл һәм фронттагы уңышларына әһәмият бирә. Аннары халык хуҗалыгын торгызу, ачлык һәм җимерелеккә каршы тору темалары төп урын ала. Сугыш елларының килүен сизеп, газета 1930нчы елларның икенче яртысыннан хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә.

1923 елда газета тарафыннан "Яшь инкыйлабчы җырлары" җыентыгы басылып чыга. Шулай да, газета бастырган кушымталар арасында:

  • "Яшь хәбәрчеләр авазы" (3 сан) - 1928-1929
  • "Кызыл яшьләр" Бөреле совхозында - 1932
  • "Кызыл яшьләр" чәчүдә - 1932.

Беренче бишъеллыклар чорында газета комсомол күзәнәкләренең хезмәте, яңа эшчеләрнең көндәлек тормышын үзгәртү, аларны профессиональ оешмаларга кертү турында күп яза. И.Сталин чорында акландыру, татар кызларын комсомол яшәешенә юнәлтү, ТАССҖда балалар хәрәкәтен үстерү, кечкенә хәбәрчеләрне җәлеп итү белән бер рәттән халыкны дингә каршы коммунистик мәнфәгатьләрдә тәрбияләү зур урын ала. Газетаның махсус бүлегендә кара халык, яшь эшчеләрнең беренче казанышлары басыла. Газетада Ф. Кәрим, Г. Минский, Һ. Такташ кебек танылган язучылар хезмәт итә. Газета диварларында Ф. Хөсни, Г. Кутуй, И. Гази, Ш. Мөдәррис, Ә. Еникинең беренче иҗади уңышлары дөнья күрә. Сугышка кадәрге елларда газета битләрендә К.Әмири, М.Җәлил, М. Максуд, Ш. Усманов, Г. Толымбай, Х. Туфан, Ш. Шәхретдинов әсәрләрен дә күреп була.

Репрессияләр казасы да газетадан тыш үтә алмыйча, газета хезмәткәрләренә турыдан-туры кагылды. Бу сәбәптән күп хезмәткәрләр ике-өч ай гына эшләп калалар, елына дүртәр-бишәр мөхәррирләр алмашына.

1940-1980нче еллар

1941 елда ир-егет хезмәткәрләрне Кызыл гаскәргә чакыру сәбәпле газета чыгудан туктый. 1949 елны «Яшь сталинчы» исеме белән ТАССР ВЛКСМ комитеты органы буларак яңадан чыга башлый. Яңа оешкан газета хезмәткәрләре арасында Шәрәф Мөдәррис, Г. Хуҗи, Г. Насрый, С. Урайский, И. Беляев, Г. Сагидуллин. Бу елларда газета белән М. Сәдри, Д. Фәйзи, Н. Дәүли, М. Ногман, Г. Латыйп кебек таныклы шәхесләр хезмәттәшлек итә.

1956 елда газетага "Татарстан яшьләре" исеме бирелә, газетаның форматы үзгәртелә, һәм тиражы 15 000 данәгә кадәр арта. Халык хуҗалыгының үсеше, Татарстандагы яңа нефть ятмаларын үзләштерүе, шуңа комсомол яшьләренең зур өлеш кертүе газетаның бу елдагы төп юнәлешләрен тәшкил итә. Озакламый газета битләрендә яңа вакыйгалар яктыртыла башлый: нефтьчеләр тормышы, КамАз, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешләре. Коммунистик дөнья күреше, социализм тарафларындагы көрәш, социалистик бәйгеләрдә катнашуга өндәү һәм башка бу вакытның иң мөһим дәүләт пропагандалаган темалар да газетада төп урын ала. Социалистик бәйгеләр арасында:

  • "Язгы чәчү батыры"
  • "Икмәк фронты герое".

Елдан ел газетада иҗтимагый, ягъни яшь кешенең эчке дөньясына кагылышлы темалар, зур игътибар җәлеп итә башлый. 1965 елда хатлар бүлеге мөдире Суфия Әхмәтова тарафыннан "Сердәш" сәхифәсе ачыла. Татар кешесе үзенең кайгылары, шатлыклыклары яки үзенә генә чишелмәслек сораулары белән киң уртаклашу кыры таба. Бу сәхифәдә Фәрит Хәкимҗанов, Галия Рәимова, Фәрит Галиев эшләп алалар. Бу елларда сәхифәнең үстерүенә иң зур өлеш керткән ике тугрылыклы, озак еллар хезмәт иткән Суфия Әхмәтова белән Рина Зарипова исәпләнә.

1974 елда төрле башка басмалар белән бер рәттә газета Декабристлар урамында яңа төзелгән бинага күченә.

"Үзгәртеп кору" елларында яшьләрнең газета белән кызыксынуы шактый арта: тираж 85 меңнән 285 мең данәгә җитә.

1960-80 елларда газета каршында әдәби берләшмә эшләп килә һәм анда бүгенге күп кенә мәшһүр язучылар чыныгу ала. Үзенең чәчәк ату елларында газета агитатор һәм пропагандист кына түгел, ә халык өчен мөһим оештыручы вазифасын да башкара: мәсәлән, "Каз өмәләре", "Озын толым", җыр конкурслары шул исәпнең беренче рәтендә.

1990-нчы еллар

1990-2017 елның июленә кадәр баш мөхәррир — Исмәгыйль Шәрәфиев. 1990 елларга газета татар яшьләренең иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмалары дәрәҗәсенә җитә. Бу еллардагы газета тиражы 300 000 данә тәшкил итә.

Газета Татарстан Яшьләре 
"Татарстан яшьләре" яңа 2000 елны каршы ала

2010-нчы еллар

2017 елның июленнән баш мөхәррир — Атлас Гафиятов. Бүгенге көндә газета күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Икътисади, сәяси авырлыклар, иҗтимагый үзгәрешләр басымында газета чәчәк ату елларыннан чигенә. 2017 елның августында газетаның тиражы 8 430 данә тәшкил иткән.

Бүген газета 1980-90нчы еллардай зур чаралар оештыруда әлегечә катнаша алмый, әмма ТҖнең милли көрәш буенча ел саен "Татарстан яшләре" бүләгенә бәйгеләре уза. Бүтән кечкенә бәйгеләрдә җиңүчеләргә футболкалар, календарьлар тапшырыла.

Сәхифәләр

Сәхифәләр тематик яктан газета укучыларын иң кысындырган темаларына ия. Бүгенге көндә газета битләрендә даими кулланылганнары арасында:

  • "Җиде көн"
  • "Юмор-сатира"
  • "Хәтер-хатирә"
  • "Яшәеш"
  • "Көн кадагы"
  • "Атнакич кунагы"
  • "Сердәш"
  • "Тормыш дулкыннары"
  • "Бакчачы почмагы".

Баш мөхәррирләр

"Татарстан яшләре" газетасын төрле елларда 40тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсыларыдыр иҗат эше белән мавыгып вазифасын калдырып киткән, кайсыларыдыр репрессия корбаннары буларак вафат, икенчеләре татар халкына хезмәт башкаруын бүтән кырда дәвам иткән.

Мөхәррирләр исемлеге
Исемнәр Еллар
Гобәйдулла Кушаев 1920-1922
Мөхәммәт Парсин 1922-
Вәли Шәфигуллин
Шакир Рәмзи
С. Фәхреев
Л. Гомәров
Ш. Фәхретдинов
Ф. Мөбәрәкшин
Барый Корбанов 1928-1929
Ибраһим Гази 1929-
Х. Бәдри
Р. Хәмиди
Х. Исмай
Г. Дәүләтшин
Я. Насыйров
Гали Хуҗи 1949-1954
Рәфәкъ Тимергалин
Ислам Беляев 1958-1959
Мансур Хәсәнов 1959 (8 ай)
Барлас Камалов 1959-1962
Шәех Зәбиров 1963-1965
Салих Гарипов 1965-1973
Җәүдәт Кәлимуллин 1973-?
Ислам Әхмәтҗанов 1978-1982
Харис Әшрәфҗанов 1982-1985
Хәлим Гайнуллин 1985-1990
Исмәгыйль Шәрәфиев 1990-2017
Атлас Гафиятов 2017 елдан алып

Шулай да карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

  • Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017. – 200 с.

Искәрмәләр

Tags:

Газета Татарстан Яшьләре ИсемнәрГазета Татарстан Яшьләре ТарихГазета Татарстан Яшьләре СәхифәләрГазета Татарстан Яшьләре Баш мөхәррирләрГазета Татарстан Яшьләре Шулай да карагызГазета Татарстан Яшьләре СылтамаларГазета Татарстан Яшьләре ЧыганакларГазета Татарстан Яшьләре ИскәрмәләрГазета Татарстан ЯшьләреТатар теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Коморники (гмина Коморники)3 июльXXVIII гасыр (б. э. к.)НорлатБарый Шәфигуллин һәйкәлеГенри Форд1966 елКытай Халык ҖөмһүриятеКешенең җенси системасыСәмигулла ХәбибуллинTatarstanМанхэттэнМагнит кыры30 июльҖәүдәт ХантимеровКантаксантин1969 елДанил СалиховӘбри ХәбриевЛендовер (Мэриленд)Соломон утрауларыЗөһрә СәхәбиеваЕрткыч кошларEfirium1724 елГармунТатарстан Республикасы Фәннәр академиясеКалифорния (штат)Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлегеСССРERCC8Redyard KiplingТатар телеМексикаMacOSSüriä watandaşlar suğışıҮсемлекләрIBMРус телеБоксГали РәхимГазинур Морат1960-елларВаттенсПортугалияЙөрер үлекләр (телесериал)TFIP11Мари ИлСәйдә ЗыятдиноваАрумын телеКазан музейларыГлобаль җылынуСалават (шәһәр)ТамоксифенХаритаПсихогеник фугаБайбулат БатуллаИлдар ЮзеевӘбүзәр ГаяновВикиөзекВикипедия🡆 More