Олег Фазылҗанов, Олег Фарук (Фаррух) улы Фазылҗанов (1968 елның 10 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Казак Чаллысы) — Әлмәт драма (1987 елда), Түбән Кама драма (2003 елда), Камал (2004 елдан) театрлары актеры, Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2023) артисты.
1968 елның 10 мартында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Казак Чаллысы авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, Казан театр укуханәсен тәмамлаган (1987). Казан дәүләт мәдәният институтында укый.
1987 елда Әлмәт татар театрында эшли башлый. 1987-1990 елларда хәрби хезмәттә була. 1990 елдан Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсе каршындагы театр студиясендә, 1996 елдан Түбән Кама халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли.
2003 елда Түбән Кама драма театрында эшләп ала.
2004 елның августыннан Г. Камал исемендәге Татар академия театрында хезмәт итә.
Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектаклендәге Күке Зарифы образы — актерның иң күренекле рольләренең берсе.
Сеңлесе (бер ата балалары) Энҗе Камалиева, Кариев театры актрисасы.
Беренче хатыныннан кызы Лилия.
Икенче хатыны Алсу. Уллары ?, ?, Әскәр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Олег Фазылҗанов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.