Түбән Кама: Татарстан шәһәре, районының административ үзәге

Түбән Кама (рус. Нижнекамск) — Татарстан шәһәре, Түбән Кама районының административ үзәге.

Түбән Кама
рус. Нижнекамск
Нигезләнү датасы 1961
Сурәт
Рәсми исем Түбəн Кама
Дәүләт Түбән Кама: География, Тарих, Халык Россия
Нәрсәнең башкаласы Түбән Кама районы һәм Городское поселение город Нижнекамск[d]
Административ-территориаль берәмлек Түбән Кама районы
Сәгать поясы UTC+03:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Чулман
Хөкүмәт башлыгы Рамил Муллин
Халык саны 237 250 (2017)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 120 метр
Мәйдан 63,5 км²
Почта индексы 423585
Рәсми веб-сайт e-nizhnekamsk.ru
Җирле телефон коды 8555
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашлары
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Түбән Кама: География, Тарих, Халык Түбән Кама Викиҗыентыкта

Халык саны — 234 108 кеше. Халык саны буенча Татарстанда өченче урынны биләп тора. Россиядәге иң зур нефтехимия үзәге. Сәнәгать җитештерү күләме буенча Татарстанда икенче, Россиядә — 14 нче шәһәр.

2024 елның 2 апрелендә Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясала. Һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән. Берничә кеше зыян күргән.

География

Шәһәр Казаннан 237 км ераклыкта, Чулман елгасының сулъяк ярында урнашкан. Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел Изге Чишмә урнашкан.

Климат

  • Уртача еллык температура — +4 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%

Тарих

Түбән Кама шәһәре 1961 елның февраль аенда төзелә башлый; 1961 елның 19 апреленнән шәһәр тибындагы поселок, 1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә.

Халык

Төп милләтләр:

Сәнәгать җитештерүе

Җирле углеводород чималы ресурсларының, җайлы географик урынның һәм су белән тәэмин итү шартларының бергә туры килүе бу төбәктә нефть химиясе комплексы, ә аның белән бергә Түбән Кама шәһәре төзелә башлауга сәбәпче була.

Түбән Кама – Россия Федерациясендәге нефть химиясе промышленность үзәкләренең иң эресе. Шәһәрнең промышленность куәтен 20 дән артык предприятие тәшкил итә. Алардан «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «Камэнергостройпром», «Татэнергострой» берләшмәләре, механика заводы иң эреләрдән санала. «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте республика химия һәм нефть химиясе продукциясенең 40 проценттан артыгын бирә һәм җитештерү темпын арттыруны дәвам итә. Ул республикага һәм читкә чыгару өчен этилен, изопрен каучык, стирол, дивинил һәм башка химик продуктлар эшләп чыгара. Комбинатта яңа продуктлар җитештерү дә үзләштерелә.

«Түбәнкамашин» – шәһәрнең икенче зур предприятиесе. Ул – Россиядә шиннар җитештерү промышленностеның алдынгы үзәкләреннән берсе. Түбән Кама шинчылары Тольятти һәм Ижау шәһәрләрендәге җиңел автомобильләр заводларын, шулай ук КамАЗны шиннар белән тулысынча тәэмин итә. Техник күмер тудыргыч җитештерүче яңа заводлар комплексы эшли. Бу заводның продукциясе резина җитештерүдә төп компонентларның берсе булып тора.

Шәһәрнең төзелеше һәм киләчәктә үсүе шушы төп производстволарның, нефтехимикларның, шинчыларның, төзүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле. Моның өчен энергия саклау базасы, төзелеш индустриясе, шәһәр электр һәм автомобиль транспорты һәм хезмәт күрсәтүче тармаклар булдырылган.

Социаль өлкә

Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама төгәл, иркен планлаштырылуы, һәр микрорайонның архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары, китапханәләр, күп санда сәүдә һәм җәмәгать туклану ширкәтләре бар.

Шәһәр кешеләре карамагында гаҗәеп матур урман паркы, спорт һәм сәламәтләндерү комплекслары, ял итү урыннары бар. Өч телекомпания, ике радиостанция эшли.

2001, 2003 елларда Түбән Кама «Россиянең иң төзек шәһәре» конкурсында җиңүче була, 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы» булып таныла; 2007 елда «Социаль өлкәдә иң яхшы муниципаль берәмлек» Бөтенроссия конкурсында җиңә.

Гыйбадәтханәләр

Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Түбән Кама җәмигъ мәчете
Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Өмет-Гөлсем мәчете (Зур Афанас)
Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Комплекслы музей
Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Түбән Кама ТЮЗы
Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Ә.С. Фәтхетдинов музее
Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Муса Җәлилгә һәйкәл
Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Габдулла Тукай һәйкәле
Түбән Кама: География, Тарих, Халык 
Габдулла Тукай һәйкәле

Түбән Кама районында күпчелеге Татарстан өчен гадәти булган диннәрне тотучыларныкы булган 52 дини берләшмә һәм төркем теркәлү үткән. Шулар эчендә: 29 - мөселман, 14 - православие дине, 9 - башка дини агымнар тарафдарлары оешмасы.

Түбән Камада сөнни-мөселманнарның һәм православие динендәге христианнарның дини берлекләре теркәлгән.

Үзәк хастаханәдә «Шифа» мәчете (намаз уку бүлмәсе), православие чиркәве ачылган. Түбән Кама ҖЭҮ җирлегендә кечкенә мәчет һәм чәсәүнә бар.

Мәгариф

Гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, шәһәрдә 6 лицей, 10 урта махсус һәм 5 югары белем бирү йортлары эшли.

Югары мәктәп

Урта-һөнәри мәктәп

Урта гомуми мәктәп

Спорт

Мәдәният

Театрлар

Музейлар

Әдәби берләшмәләр

Һәйкәлләр

Шәхесләр

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  • ОКТМО
  • http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  • Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Татар-информ, 2.04.2024
  • «ТР электрон мәгарифе» порталында, archived from the original on 2013-11-02, retrieved 2016-09-01 
  • Сылтамалар

    Tags:

    Түбән Кама ГеографияТүбән Кама ТарихТүбән Кама ХалыкТүбән Кама Сәнәгать җитештерүеТүбән Кама Социаль өлкәТүбән Кама ГыйбадәтханәләрТүбән Кама МәгарифТүбән Кама СпортТүбән Кама МәдәниятТүбән Кама ҺәйкәлләрТүбән Кама ШәхесләрТүбән Кама Моны да карагызТүбән Кама ИскәрмәләрТүбән Кама СылтамаларТүбән КамаАдминистратив үзәкРус телеТатарстанТүбән Кама районы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Владимир ЛенинКазан ханлыгыВергилийBoeing 737Тензас (приход, Луизиана)Фоат ӘбүбәкеровАк чәчәкләрНорлат районыАКШЧуенчыСаҗидә Сөләйманова премиясе2017 елХосусыйлаштыруНурмиевЗөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгыКапкалы (уен)Нәҗип БәдретдиновСу анасыӘмирхан ЕникиИделМирхәйдәр ФәйзиXXX гасыр (б. э. к.)Габдулла ТукайВакытИнглиз телеВладимир ПутинЛәис ЗөлкарнәевРәсим БаксиковAntuan de Sent-EkzüperiТупас җәрәхәтaanrrАлмаз Юнысов (1987)Фатих КәримRayt bertuğannarПорнография114-нче мәктәп (Казан)Рөстәм ЗакировТабигатьИнвесторПьер ЭдельАганинХәйретдин МөҗәйОлег ФазылҗановМуса Җәлил биографиясеПәнҗешәмбеШвецияМарсель ГалиевШафран (станция)ТатарларӘкчин (станция)Кешенең җенси системасыБеренче бөтендөнья сугышыКазан яшьләр үзәгеЖасмин (җырчы)ТабуляцияХәйдәр СәйбаталовАлман теле1724 елРаяз ФасиховТунисHD169467Татар милли киемнәреИсламИлдар СибгатуллинРенат ХарисӘл-ислах (газета)Чернобыль һәлакәтеҖир көнеГаяз ИсхакыйСуверен дәүләтМария ДомбровскаяЭвлияфакы (Һаймана)🡆 More