Швеция

Шве́ция (швед.

Sverige  [ˈsvæ̌rjɛ]), рәсми атамасы — Швеция Корольлеге (швед. Konungariket Sverige  [ˈkôːnɵŋaˌriːkɛt ˈsvæ̌rjɛ]) — Европаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

Швеция
Швеция
Байрак
Швеция
Илтамга
Башкала Стокһолм
Халык саны 10 551 707 (31 декабрь 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 700-е годы Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел швед теле
География
Мәйдан 447,425.16 км²
Координатлар 61°N 15°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Жан-Батист-Жюль Бернадот
Башлык исеме Швециянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Стефан Лөвен
Икътисад
ТЭП 636 856 миллион US$ (2021), 585 939 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Шевитсә кронасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 8.4% (2020)
Туу күрсәткече 1.57 (2001)
КПҮИ 0.947 (2021)
Яшәү озынлыгы 82.20488 ел (2015, 2016)
Джини коэффициенты 29.3 (2019)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +46
ISO 3166-1 коды SE
ХОК коды SWE
Интернет домены .se

Европа берлегенә керә.

Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.

География

Төньяк Европаның Атлантика буе өлешендә, уртача поясының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.

Файдалы казылмалардан тимер, бакыр, кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганис, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.

Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.

Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.

Тарих

    Швеция  Төп мәкалә: Швеция тарихы

Скандинавия ярымутравы территориясендәге бозлар эрегәннән соң, аңа Европадан халыклар әкренләп күчеп килә башлаган.

Швеция 
Швед империясе, 1560-1815

Административ бүленеш

ISO-код Илтамга Лән (Län) Үзәк Мәйдан (км2) Халык саны (2013)
AB Швеция  Стокһолм ләне Стокһолм 6,519.3 2,163,042
AC Швеция  Вәстерботтен ләне Умео 55,186.2 261,112
BD Швеция  Норботтен ләне Лулео 98,244.8 249,436
C Швеция  Уппсала ләне Уппсала 8,207.2 345,481
D Швеция  Сөдерманланд ләне Нүчөпиң 6,102.3 277,569
E Швеция  Өстергөтланд ләне Линчөпиң 10,602.0 437,848
F Швеция  Йөнчөпиң ләне Йөнчөпиң 10,495.1 341,235
G Швеция  Кроноберг ләне Вәкшө 8,466.0 187,156
H Швеция  Калмар ләне Калмар 11,217.8 233,874
I Швеция  Готланд ләне Висбү 3,151.4 57,161
K Швеция  Блекинге ләне Карлскрона 2,946.4 152,757
M Швеция  Сконе ләне Малмө 11,034.5 1,274,069
N Швеция  Һалланд ләне Һалмастд 5,460.7 306,840
O Швеция  Вәстра-Гөталанд ләне Гөтеборг 23,948.8 1,615,084
S Швеция  Вәрмланд ләне Карлстад 17,591.0 273,815
T Швеция  Өребро ләне Өребро 8,545.6 285,395
U Швеция  Вәстманланд ләне Вәстерос 5,145.8 259,054
W Швеция  Даларна ләне Фалун 28,188.8 277,349
X Швеция  Гәвлеборг ләне Гәвле 18,198.9 277,970
Y Швеция  Вәстернорланда ләне Һәрнөсанд 21,683.8 242,156
Z Швеция  Ямтланд ләне Өстерсунд 49,341.2 126,461

Дәүләт корылышы

Швеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Дәүләт гимны (рәсми өлеше)

Швед телендәге текст Татар теленә тәрҗемә

Du Gamla Du Fria
Du gamla, du fria, du fjällhöga nord
Du tysta, du glädjerika sköna!
Jag hälsar dig, vänaste land uppå jord,
Din sol, din himmel, dina ängder gröna,
Din sol, din himmel, dina ängder gröna.

Du tronar på minnen från fornstora dar,
då ärat ditt namn flög över jorden.
Jag vet att du är och du blir vad du var.
Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden,
Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden.

Борынгы азат илем
Котып түрендә – борынгы үрләрең,
Тыныч иркенлектә җиһан гүзәле!
Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә.

Хәтер түрендә – ил булып үскәнең,
Даның танытып, Җир гизеп үткәнең.
Изге теләгем: кодрәтле бул, илем!
Котып түрендә – яшәвем, үлемем,
Котып түрендә – яшәвем, үлемем.

Гимнның тарихы

“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Король җыры”) дип исемләнгән гимн да башкарыла. Ул шулай ук гимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.

Дүрт куплетлы Швеция дәүләт гимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла. Икенче куплеты югарырак тональлектә җырлана.

Швеция 

Дин

Швеция Конституциясендә ватандашларга дин тоту иреге беркетелгән. 2000 елга кадәр лютеранлык дәүләт дине хокукына ия булган. 2016 елда ил халкының 67,2 % ы — христианнар, 27 % ы — дини булмаган кешеләр, 4,6 % ы — мөселманнар, 0,1 % ы — яһүд дине, 0,2 % ы — һинд дине тарафдарлары булган. Башка тикшеренүләр буенча, 85 % ка кадәр шведлар атеистлар булып тора — бу дөньяда атеизмның иң югары дәрәҗәсе .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Швеция ГеографияШвеция ТарихШвеция Административ бүленешШвеция Дәүләт корылышыШвеция Дәүләт гимны (рәсми өлеше)Швеция ДинШвеция ИскәрмәләрШвеция СылтамаларШвецияSv-Konungariket Sverige.oggSv-Sverige.oggДәүләтЕвропаСкандинавия ярымутравыФайл:Sv-Konungariket Sverige.oggФайл:Sv-Sverige.oggХалыкара фонетик әлифбасыШвед теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

1913 елЮгары ЧерекүлВьетнамГаззәWikidataСуарШри-ЛанкаСабан туе (берләштерү)Телугу теле48-нче мәктәпЙолдыз сугышларыХәсән ТуфанМарат ЯруллинИван Харитонов (1859)ДүшәмбеЯкут телеАфрикаТитаникРуслан Айсин (1980)Иван ЗолоАлмаз Юнысов (1987)Зөһрә СәхәбиеваРәхмәт ШәймәрдәновМалагаси телеЗиндан-МуругХисам КамаловПортугалияАяз ГыйләҗевWikitörlärКөньяк КореяСыерПатшалык (биология)АвстралияРуслан НасыйровПеси белән тычканнар (уен)МәгълүматОештырылган җинаятьчел төркемРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Кеше хокукларының гомуми декларациясеКаюм НасыйриЛазерЯзучыТатар шагыйрьләреЧәкчәкSigvaТатар милли киемнәреДамир ГарифуллинРәсим БаксиковМөхәммәт МәһдиевЧулпан ҖәлиловаАлмашлыкЭквадорАдав-ТолымбайРаиль АрслановБояновице (Зноймо)АнглияМәкальЯн СкржинецкийАКШМаҗарстан🡆 More