Хәйретдин Мөҗәй

Хәйретдин Мөҗәй, чын исеме Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов — Башкортстанда туган татар шагыйре һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы.

Хәйретдин Мөҗәй
Туган телдә исем Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов
Туган 26 март 1901(1901-03-26)
Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылы
Үлгән 4 сентябрь 1944(1944-09-04) (43 яшь)
Дахау концлагере
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Хәйретдин Мөҗәй СССР
Һөнәре шагыйрь, прозаик

Шагыйрь 1901 елның 26 мартында Башкортстанның Туймазы районы Төрекман авылында туа. 18 яшендә Х. Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, кулак бандаларына каршы көрәшә, 1938 елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Х. Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: 20нче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик саклаучыларның көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла. 1932 елда аның Казанда “Мылтыклар” дигән беренче китабы чыга.

Х. Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша, кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, Харкауга һөҗүм вакытында, Х. Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән подполковник Х. Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә.

Х. Мөҗәйне, башка совет әсирләре белән бергә, Алманиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газапланулардан соң үлемгә хөкем итә. 1944 елның 4 сентябрендә фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.


Tags:

БашкортстанБөек Ватан сугышыТатарлар

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

НамибияXXVII гасыр (б. э. к.)Алмаз ГыймадиевСовет Социалистик Республикалар Берлеге.ieРүзәл МөхәммәтшинКонституцияле монархияБраганса (Португалия)Руслан ДәминовЕвгения ГуцулАлмашлыкВадим Захаров (1986)(6921) JanejacobsЧиләбе өлкәсеYohannesburgC++1 декабрьWikiКарахан (Акьяка)Гарри КаспаровWikidataХәтер көнеFiniksКарабүрекЯмал-Ненец автономияле округыСәлмән әл-ФәрисиӘлмәтнефть1953 ел1520 елӘкиятНорлат (станция)ВикияңалыкларШәмсия ҖиһангироваӘлвинә ВафинаTaybeyБәдер сугышыЧәчәкләрТемпераментХайваннарАлдынгылар хәрәкәтеДәрвишләр бистәсеМөхәммәт МирзаЗөһрә ШәрифуллинаЗаһидулла ЯруллинЧечняРимма ГалимоваMacOSТатарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесеРишат ТөхвәтуллинБаш битТатар милли киемнәре1635 елАсия ГалиеваФирзәр МортазинЗөлфәт Зиннуров24 ноябрьВахитовПрограмма белән тәэмин ителешСүз төркемнәреӘфганстанКаһвәӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Кандра (станция)ГармунРуслан СаберовФоат СадриевВикисәфәрТатарстан гербыСу анасы (уен)Сабан туе (берләштерү)🡆 More