Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина (1956 елның 20 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — җырчы, Татарстанның халык артисты (1997).
Сарман районының мактаулы гражданы (2019).
Зөһрә Шәрифуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина |
Туган | 20 декабрь 1956 (67 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | җырчы |
Балалар | ике улы |
Бүләк һәм премияләре |
1956 елның 20 декабрендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында күп балалы гаиләдә туган. Сарманның урта һәм музыка мәктәпләрен, «Баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаган.
Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, беренче мәртәбә Түбән Камага барып, музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин укуын тәмамламый кала. Туган авылына кайтып, «Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли, кич белән укып, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Икенче тапкыр Түбән Кама музыка укуханәсенә укырга керә һәм аны тәмамлап чыга.
Уку йортын тәмамлагач, бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннары Татар дәүләт филармониясендә эшли. Татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һ. б.) әсәрләрен башкарып, киң таныла.
Ире Азат Хәлимов (1958), баянчы-аккомпаниатор, ТР атказанган артисты (1999). Уллары Ринат (Казанда яши), Булат (Алабугада яши), төрек-татар гимназиясен тәмамлаганнар, чит илдә белем алганнар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зөһрә Шәрифуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.