Заһидулла Яруллин

Заһидулла Яруллин (1888 елның 10 октябре, Казан губернасы, Мамадыш өязенең Кече Сон авылы — 1964 ел) — татар музыка остасы, танылган гармунчы, оста пианист, композитор-методист, күп кенә җырлар авторы.

Заһидулла Яруллин
Заһидулла Яруллин Заһидулла Яруллин яшь чагында
Төп мәгълүмат
Туу көне

10 октябрь 1888(1888-10-10)

Туу урыны

Заһидулла Яруллин/Заһидулла Яруллин Россия империясе Казан губернасы, Мамадыш өязе, Кече Сон

Үлү көне

1964(1964)

Үлү урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Сон

Эшчәнлек еллары

1900―1964

Дәүләт

Заһидулла Яруллин/Заһидулла Яруллин Россия империясе
Заһидулла Яруллин/Заһидулла Яруллин ССРБ

Һөнәрләр

пианист, гармунчы, композитор, педагог

Жанрлар

пьесалар, җырлар, марш

Тормыш юлы

Заһидулла Яруллин 1888 елның 10 октябрендә хәзерге Татарстанның Мамадыш районы Кече Сон авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аларның гаиләсе зур һәм ярлы булу сәбәпле, алар байларга ялланып эшләргә мәҗбүр була.

Ун яше тулгач, өяз шәһәре Чистайга еш йөрүче бер күршеләре Заһидулланы шәһәргә алып китә. Анда ул бер гаиләгә хезмәт итеп көн күрә башлый. 1901 елда ул Яр Чаллыга күчеп килә һәм чәйханәгә аш өләшүче малай булып урнаша. Шул ук елның көзендә аңа Минзәлә ярминкәсендә булырга туры килә. Монда ул чын җырчыларны, гармунчыларны, скрипкачыларны, төрле коралларда уйнаучы артистларны күрә. Андагы музыкантлар һәм җырчыларның осталыгы малайны таң калдыра. Шушында алган тәэсирләр йогынтысында ул музыкага юл эзли. Аның музыкага булган мәхәббәте шул дәрәҗәдә көчле була ки, ул кер юучы рус хатыннарының да, тимерчеләрнең эш вакытында җырлаганнарын да сәгатьләр буе качып-посып тыңлый торган була.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның үлемен ул бик авыр кичерә. Шул вакытта Заһидулла шагыйрь истәлегенә иң тәэсирле, тирән мәгънәле көен багышлый. Башта бу әсәр «Тукай истәлегенә» дип атала һәм инструменталь әсәр буларак иҗат ителә. Аннары аңа Тукайның иң әйбәт элегик шигырьләреннән берсе булган «Өзелгән өмид» (1910) шигыре сайлап алына.

Шул чорда алдынгы татар зыялылары Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов, Габдулла Кариев белән еш очрашулар да Яруллинның рухи үсешенә зур йогынты ясыйлар. Яруллин «Сәйяр» труппасының музыкаль ансамблендә пианист һәм җитәкче булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1916 елда Заһидулла Яруллин да фронтка озатыла. Монда да ул музыкага булган мәхәббәтенә турылыклы булып кала. Үпкәсенең сәламәт булмавы аркасында, аны армия хезмәтеннән азат итәләр. Ул Казанга әйләнеп кайта. 1917 ел вакыйгаларыннан соң Казан гарнизонының хәрби коллегиясе каршындагы драма труппасының катнаш оркестрына даими эшкә керә. Биредә ул, гармунчы, пианист, композитор буларак, үзенә таныш элеккеге «Сәйяр» труппасы коллективына эләгә. Алар Казан тирәсендәге мөселман Кызыл Армия частьларында концертлар куялар.

Казанда Заһидулла Яруллин педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Татар классик композиторы Салих Сәйдәшев беренче музыкаль белемен Яруллинда алган була.

1934 елда, сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, Заһидулла Яруллин туган авылы Кече Сонга кайтып, гомеренең ахырына хәтле шунда яши. Биредә ул авылдашлары өчен гармуннар ясау һәм төзәтү белән мәшгуль була. Шулай ук иҗат эше белән дә шөгыльләнә.

Заһидулла Яруллинның «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек музыкаль әсәрләре бүгенге көндә дә милләтебезнең йөзек кашы булып санала.

Заһидулла Яруллин үзе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә «Тукай маршы» белән җавап биргән булса, улы – композитор Фәрит Яруллин инде Тукайның халык әкиятләренә нигезләп язылган әсәренә балет репертуарында иң яхшы әсәрләрнең берсе булган «Шүрәле» балетын иҗат итә.

Заһидулла Яруллин 1964 елда 75 яшендә вафат була. Аны туган авылы – Мамадыш районы Кече Сон авылында җирлиләр.

Иҗат

  • «Тукай» маршы
  • күпсанлы җырлар
  • пьесалар

Хәтер

Яр Чаллыда Автозавод районындагы урамга исеме бирелгән.

Шулай ук карагыз

Чыганак

Tags:

Заһидулла Яруллин Тормыш юлыЗаһидулла Яруллин ИҗатЗаһидулла Яруллин ХәтерЗаһидулла Яруллин Шулай ук карагызЗаһидулла Яруллин ЧыганакЗаһидулла Яруллин

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Искәндәр НасыйровДәрдемәндХәсән СарьянТатар халык уеннарыМәдинә МаликоваЧулпан ЗарифİnnopolisТатарстан Республикасы гимны22 сентябрьФәнис ЯруллинЖирафРәшит ВаһаповКарчыга кошларТатарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесеМаксим БатыревЗиндан-МуругШартнамәТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреБөек Ватан сугышыГабделхәй СабитовТөрекмәнстанBötendönya kileşterelgän waqıtı2020-елларСибгат ХәкимГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыИдел буе БолгарыЛюция ХәмитоваФәнил ӘсәновХайваннарCreative Commons litsenziäläreӘлвинә ВафинаТатарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәреЭнциклопедияМөхәммәт Мирза1993 елИсемдә калганнарУфаЭлектр агымыҖУрицкий исемендәге мәдәният сараеСовет НорлатыТәңкәЧиләбе өлкәсеКытайГонореяРимма ГалимоваАлсу КаюмоваЗөлфәт ЗиннуровПольшаГеннадий ПандиковОлег ФазылҗановҖанибәкГөлүсә БатталоваФаил КамаевӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Фуат ГарифуллинТРТөмән өлкәсеXIX гасыр (б. э. к.)ТираспольСәлимә ӘминоваМарат ЯруллинГуренСелькуп телеТын океанКасыйм Вахит🡆 More