Татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләре — татар хатын-кызларының традицион бизәнү әйберләре.
Хәзерге вакыттагы кебек үк элек тә татар хатын-кызлары бизәнү әйберләрен яратып кулланганнар. Бизәнү әйберләрен хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә киеп йөргәннәр. Ләкин хәзерге заман бизәнү әйберләре элеккеләреннән бик нык аерыла. Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре алка, хәситә, чулпылар булса, ир-егетләрнең – зур кашлы йөзек булган. Күргәнебезчә, хатын-кызларның бәзәнү әйберләре төрле-төрле булган. Мөселман гореф-гадәтләре буенча хатын-кызның бизәнү әйберләренә карап, аның иренең байлыгы турында фикер йөртергә мөмкин булган.
Татар хатын-кызының төп бизәнү әйбере булып чулпылар саналган. Алар төрле формада булган һәм төрле материалдан эшләнгән. Чулпы – төрле яшьтәге татар хатын-кызлары яратып куллана торган бизәнү әйбере. Аны яшүсмер чактан ук тага башлаганнар. Эре көмеш акчалардан торган чулпыларны билдән астарак төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар. Ике якка үреп салып, чулпылар таккан озын чәч толымнары татар кызларының горурлыгы булган. Шунысы кызганыч, чулпылар бөтенләй кулланылыштан төшеп калган. Аларны музейларда экспонат буларак кына күрергә мөмкин.
Тагын да борынгырак бизәнү әйбере – алкалар. Аларны өч-дүрт яшьтән башлап олы яшькә җиткәнче киеп йөргәннәр. Озын алкалар татар халык киеменең аерылгысыз өлешен алып торган.
Татар хатын-кызлары муен-күкрәк бизәнү әйбеләрен иркен кулланганнар. Алар бизәнү әйбере генә түгел, киемнең бер өлеше булып торган. Шулай ук, иң киң таралган бизәнү әйбере булып хәситә санала. Хәзерге заманда бу сүз кулланылыштан төшеп калса да, аны икенче атама белән – муенса дип атап йөртәләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләре, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.