Минтимер Шәрип улы Шәймиев (20 гыйнвар 1937(1937-01-20) (87 яшь), Әнәк, Татарстан АССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), СССР) — Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты (1991—2010), Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе (2010 елдан).
Минтимер Шәймиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Минтимер Шәрип улы Шәймиев |
Туган | 20 гыйнвар 1937 (87 яшь) Әнәк, Татарстан АССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), СССР |
Яшәгән урын | Маяковски урамы, 3[d], Казан Лейтенант Шмидт урамы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Йортыбыз – Русия[d], Бөтен Русия[d] һәм Бердәм Русия |
Җефет | Сәкинә Шакир кызы Шәймиева (1939-2018) |
Балалар | уллары Айрат (1962) Радик (1964) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | һәм бүтән. |
Сайт | http://shaimiev.tatar.ru/ |
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).
1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994—2001 елларда Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000—2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәистәше.
Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.
2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.
Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы, ике улы — Радик һәм Айрат.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Минтимер Шәймиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.