Алинә Кәримова: җырчы (Казан, Татарстан, Россия)

Алинә Кәримова, Алинә Юрий кызы Кәримова (кыз фамилиясе Прокофьева, 1992 елның 14 марты, РФ, Татарстан, Түбән Кама) ― җырчы, халыкара конкурслар лауреаты, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы (2017 елдан, ире Азат Кәримов белән бергә).

Алинә Кәримова
Алинә Кәримова: Тәрҗемәи хәле, Гаиләсе, Әдәбият
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Алинә Юрий кызы Кәримова

Туу көне

14 март 1992(1992-03-14) (32 яшь)

Туу урыны

РФ, Татарстан, Түбән Кама

Эшчәнлек еллары

2009―х. в.

Дәүләт

Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

ТНВ

vk.com/id86489434

Тәрҗемәи хәле

1992 елның 14 мартында Түбән Кама шәһәрендә туган. 2000 елда гаиләсе белән Сарман районы Сарайлы авылына күченә. Сарайлы тугызеллык мәктәбен, Сарман сәнгать мәктәбен (укытучылары Гөлназ Гөлүс кызы, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина) тәмамлаган. Җырларга әбисе этәргән. Бала чакта җырларга яратмаса да, әкренләп сәхнәгә тартылган, авыл клубында җырлаган. «Энҗе бөртекләре» районкүләм җыр конкурсында сәләтен күрсәтә. Бер-бер артлы «Сандугач сайрар илем», «Сандугач керде күңелгә», Сара Садыйкова, Әлфия Авзалова исемендәге һ. б. бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек була.

2009 елда «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исеме (Гран-при) ала. Әлеге конкурс аңа Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә юллама бирә (РФ атказанган артисты Клара Әкрам кызы Хәйретдинова классында укый)

«Керәшен чибәре ― 2009» титулы иясе.

2010 елда «Дуслык моңы» төбәкара җыр конкурсында (Нефтекамск) 2нче дәрәҗә лауреат була (Азат Кәримов ― 1нче дәрәҗә лауреат).

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алган (Клара Хәйретдинова классы).

2017 елның сентябреннән ире Азат Кәримов белән бергә ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып бара.

2021 елда «Яңа татар җыры» фестивале проектында Азат Кәримов белән «Яратып йөрим сине» җырын (авторлары Фәрит Хатыйпов, Дамир Гарифуллин) башкарып, «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә 3нче урынны алалар, 100 мең сум премия белән бүләкләнәләр.

Җырчының репертуарында күбесенчә ретро җырлар.

Гаиләсе

Ире Азат Кәримов (30.05.1990, Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган), җырчы, педагог, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы. 2013 елда никах укытканнар, 2014 елда рәсми рәвештә өйләнешкәннәр, туйлары Чаллыда үткән. Казанга якын Шәмсир (Самосырово) бистәсендә үз йортлары белән яшиләр. Кызлары Азалина (Азат белән Алинә исемнәреннән ясалган, мәгънәсе «гүзәл чәчәк»), Гөлмәрьям (туган көне 29.04.2018).

Әдәбият

  • Прокофьева-Кәримова Алисә Юрьевна. // Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 319нчы бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
  • Альбина Гайнуллина. Алинә Кәримова: «Шайтаннарым бер тузса, әйтәсемне әйтми туктамыйм». «Акчарлак», 2021 ел, 28 июль, 9, 13нче бит.
  • Лилия Йосыпова. Алинә һәм Азат Кәримовлар белән интервью. «Ирек мәйданы», 03.04.2017

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Алинә Кәримова Тәрҗемәи хәлеАлинә Кәримова ГаиләсеАлинә Кәримова ӘдәбиятАлинә Кәримова ИскәрмәләрАлинә Кәримова СылтамаларАлинә Кәримова Моны да карагызАлинә Кәримова14 март1992 елРФТатарстанТүбән КамаҖырлыйк әле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Руслан СаберовСалават (шәһәр)ҺИлгиз ЗакировФән ВәлиәхмәтовИнглиз телеМәскәү метрополитеныӘллүки (җыр)Усман ӘлмиевКирам СатиевБолын-БалыкчыМуса Җәлил5 декабрьӘлмәтнефтьӘхмәт ФәйзиКызыл-шәмәхә төсГабдулла ТукайФатих ӘмирханВикисәфәрГабделхәй СабитовФирзәр МортазинНасыйровДөньякүләм диннәр1800-елларИлмирә ЗариповаРоссия Федерациясенең дәүләт гербыАлдынгылар хәрәкәтеMicrosoft WindowsГрибанİlon MaskАкмәсҗитГуренЯулык бәйләшле (уен)КаппиМәсгут ИмашевТузганакСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеӘбү Рәйхан әл-БируниТатарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәреГригорий ПандиковАнна-Мария (Флорида)Исемдә калганнарНама телеКамәрия ХәмидуллинаЮгары уку йортыФилүс КаһировМәхтүмколый ФрагиРабит БатуллаEpicaBötendönya kileşterelgän waqıtıАлманияИсламМиләшMumbaiЖурналистикаАбдулла АлишШвеция(3792) ПрестонТатар әдәбиятыРаил СадриевПольшаИлдус ГабдрахмановРөстәм АсаевВикияңалыкларСәлмән әл-Фәриси🡆 More