Рузанна Хәбибуллина, Гайнизаманова Рузанна Наил кызы (1994 елның 27 феврале, Россия Федерациясе, Свердловск өлкәсе, Әртә шәһәр округы, Әҗегол) — драма актрисасы, оста җырчы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2015 елдан).
Рузанна Хәбибуллина | |
Туганда бирелгән исеме: | Гайнизаманова Рузанна Наил кызы |
---|---|
Туу датасы: | 27 февраль 1994 (30 яшь) |
Туу җире: | Россия Федерациясе, Свердловск өлкәсе, Әртә шәһәр округы, Әҗегол |
Һөнәре: | драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 2015 — х. в. |
1994 елның 27 февралендә Свердловск өлкәсенең Әртә шәһәр округы Әҗегол татар авылында туа. Милләте буенча татар. Әтисе - Наил, әнисе - Тәклимә. Абыйсы Рөстәм һәм сеңлесе бар. Кечкенәдән бирле бию һәм җыр түгәрәкләренә йөри. 2001 елда мәктәпкә укырга керә. 2012 елда мәктәпне тәмамлый, Казанга килә һәм театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2015 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2017 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә.
Социаль челтәрләрне актив рәвештә алып бара, төрле "вайн"нар төшерә, үзенең тормышта булган хәлләре белән уртаклаша.
2015 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Иң башата күмәк күренешләрдә генә катнаша. Үзенең беренче ролен 2016 елда уйный. Ул да булса Аманулланың "Светофорда кунакта" спектаклендәге Наян образы була. Тамашачыга күбрәк З. Хөсниярнең "Ут чәчәге" спектаклендәге Мәликә роле буенча таныш.
Репертуарында 30га якын роле бар.
Ире - Хәбибуллин Илназ (03.08.1995, тумышы белән Азнакай районының Урманай авылыннан) - шулай ук Габдулла Кариев театрының артисты. 2016 елның августында өйләнешәләр. 2021 елның 16 августында яшьләрнең Самир исмемле малайлары туа.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рузанна Хәбибуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.