Фатих Әмирхан

Фатих Әмирхан (Әмирханов Мөхәммәтфатих Зариф улы; 1 гыйнвар 1886, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 9 март 1926, Казан, ТАССР, РСФСР) — күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татар сатира жанрын тудыручы.

Фатыйх Әмирхан
Фатих Әмирхан
Туган телдә исем Фатыйх Әмирхан
فاتح اميرخان
Туган 1 гыйнвар 1886(1886-01-01)
Казан
Үлгән 9 март 1926(1926-03-09) (40 яшь)
Казан
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 37/2
Мәҗит Гафури урамы
Милләт татар
Һөнәре язучы, публицист, драматург

Фатих Әмирхан Фатыйх Әмирхан Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатих Әмирхан Самарга рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәҗит чыгара башлый. Ул үзе гәҗитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.

1903 елда Казанда «Шимбә» түгәрәге барлыкка килә. Татарча спектакльләр кую белән шөгыльләнгән бу түгәрәктә Фатих Әмирхан грим салучы, суфлёр, режиссёр, артист вазифаларын башкара.

1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган Әл-гасрел җәдит журналында аның «Париж коммунасы тарихы» исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга.

1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган «Тәрбиятел әтфаль» (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли.

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.

1907 елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан журналист буларак таныла.

Фатих Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.

Фатих Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик повестьне да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла.

1923—1924 елларда татар театр техникумында укыта.

1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Фатих Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә насыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Фатих Әмирхан вафат була.

Иҗаты

1905 елда, «Әльислах» гәҗитен чыгара башлап, Фатих Әмирхан журналистика эшенә керешә. Төрле инкыйлабый-демократик эчтәлекле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

Фатих Әмирхан 
Фатих Әмирхан кабере

1907 елда аның беренче күркәм хикәясе «Гарәфә кич төшемдә» языла һәм басылып чыга. 1908 елда «Бәйрәмнәр», шуннан соң «Хәзрәт үегтләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Салихҗан карый» (1916), «Сәмигулла абзый» (1916) кебек күп кенә хикәяләр яза. 1908—1910 елларда Фатих Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының «Татар кызы» исемле әсәре, 1911 елда «Хәят» повесте, 1912 елда «Урталыкта» романы басыла.

Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул «Яшьләр» (1909), «Тигезсезләр» (1914) пьесаларын яза.

Фатих Әмирхан күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли. Шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга («Татар кызы»).

Әдип октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала, әмма озакламый, ул хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә совет һәм партия оешмалары үткәрә торган сәясәтнең кешегә һәм вак милләтләргә каршы булуын күреп ала, тәнкыйтьләр белән чыгыш ясый. 1924 елда, гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, «Шәфигулла агай» исемле сатирик повестен яза.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ.Перов ташбасмаханәсе: 1910.

  • Фатих Әмирхан 
    Викиөзек эчендә Фатих Әмирхан темасы буенча бит бар

    Tags:

    Фатих Әмирхан Тәрҗемәи хәлеФатих Әмирхан ИҗатыФатих Әмирхан Шулай ук карагызФатих Әмирхан ИскәрмәләрФатих Әмирхан1 гыйнвар1886 ел1926 ел9 мартКазанКазан губернасыКазан өязеРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыРоссия империясеТатарТатарстан Автономияле Совет Социалистик ҖөмһүриятеЯзучы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    XXIX гасыр (б. э. к.)VlogИндонезияЯлкын (журнал)РоссияЧолпон СолтанбәковаЯпонияАзюркаҖенси теләкБанкОперацион системаЕвгений МоросниковИшембай районыИван ЗолоТеатрПавел ДуровАварларКара каргаБәхтияр Канкай углыТатарстанСыйфат (сүз төркеме)MumbaiАристотельТылсымлы куллар (журнал)Борыч бөтнекТамил телеКызыл АтауРоза Әхмәдиева1436 елТвиттерЭджворт (Пенсильвания)ӘлмәтҖәмил Баймурзин69 pozasıКиевВертуТатьяна ВоропаеваЗарина ШәфигуллинаМолекулаҖәүдәт ХантимеровМарсель ГалиевЭльмира ШәрифуллинаМәчетҖомга көн кич белән (әсәр)Совет Социалистик Республикалар БерлегеТатар йолаларыМөхәммәдия (китап)БиюNGC 6514Алексей СаврасовФәрваз МиңнуллинXökümätФәнил ГыйләҗевФән ВәлиәхмәтовПрагаИбупрофенЭнциклопедияФигыльТатар шагыйрьләреЭлектр каршылыгыШәхесISO 3166-1Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетыПортугалия1 сентябрьСара СадыйковаManuel NoyerМарс (планета)2020 елЛуиза ЯнсуарРус телеҖир🡆 More