Татар-Информ

Татар-информ — Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышына бәйле хәбәрләр җыючы һәм таратучы мәгълүмат агентлыгы.

Татар-информ
Баш-фатир:

Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар урамы, 2
тел: +7 (843) 222-0-999
Email: [email protected]

Оешма төре:

интернет ММЧ

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
генераль директор

?

Татар редакциясенең баш редакторы

Латыйпов Рәмис

Татар редакциясенең шеф-редакторы

Исмәгыйлева Алсу

Рус редакциясенең баш редакторы

Олейник Василина Владимир кызы

Рус редакциясенең шеф-редакторы

Закиров Илдар

Нигезләү

1990

татар-информ.рф, tatar-inform.ru, tatar-inform.tatar

Миссия: Татарстан Республикасы турында тулы һәм ышанычлы мәгълүмат чыганагы булу

Оештыручы: ТАССР дәүләт нәшрият комитеты (дәвамчысы — АО Татмедиа)

Гамәлдәге Роскомнадзор таныклыгы: ФС 77 – 67031, 15.09.2016

Белешмә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән оештырылган. Документны обкомның беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган. ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәгән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, оештырылган көннән бирле, татар, рус, инглиз телләрендә иҗтимагый, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни мәгълүмат тәкъдим итә. Бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык, бер яктан, республикадан читтә яшәүче милләттәшләрне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара буларак, икенче яктан, — Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы буларак хезмәт итәр дип ният ителгән. Агентлык каршында Россия төбәкләре, БДБ илләре һәм чит илләрдә яшәгән татарларга атап чыгарылган атналык «Татар иле» һәм «Татарские края» (русча игезәге) газеталары һәм латин имлясы белән Tatar donyasi электрон газетасы чыгып килгән. Агентлыкның үз журналистларыннан тыш, Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай милләттәшләребезнең тормышы һәм шушы республикада Татарстанга, татарларга бәйле үзенчәлекле яңалыкларын тиз арада җиткерү мөмкинлеге табып эшли.

«Татар-информ» агентлыгын төзелгән көннән башлап Үмәр Богдалов, аннары Римма Ратникова, Рәшит Галләмов җитәклиләр. 2005 елда, Татарстандагы ММЧлары «Татмедиа» оешмасына куып кертелгәч, «Татаринформ» агентлыгына гендиректор итеп журналист Леонид Толчинский утыртыла. Шул вакыттан башлап, агентлык төрле төбәкләрдә сибелеп яшәгән татар халкы турында хәбәрләр чыганагы булудан туктый. Өч телдә тупланып барган агентлык сайты туздырылып, күпчелек мәгълүматлар «яна». Яңа җитәкче 2007 елда «Татар иле» басмасын туздырып ташлап, аннары сәбәп табып юкка чыгара.

2016 елда Татар-информда көтелгән үзгәрешләр башлана. Толчинский «үз теләге белән» башка җиргә күчерелә. 26 апрельдә агентлыкның яңа генераль директоры итеп танылган тележурналист Шамил Садыйков билгеләнә. Татар редакциясен яңа директор белән мәгълүм Адымнар тапшыруында хезмәттәшлек иткән журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов билгеләнә. Әлеге үзгәрешләр татар редакциясенең эшенә уңай йогынты ясый. Татар телендәге сайт .tatar доменына күчерелә һәм эчтәлек ягыннан шактый алга китә. Сайтта даими рәвештә яңа материаллар, комментарийлар, оригиналь хәбәрләр урнаштырыла башлый.

Октябрь аенда агентлыкка моңарчы мөстәкыйль эшләгән intertat.ru һәм sntat.ru интернет-редакцияләр кушыла.

Җитәкчелек

Генераль директорлар

Баш мөхәррирләр

Әһәмиятле даталар

Сайт аудиториясе

Мәгълүмат агентлыгының генераль директоры сүзләренчә, агентлыкның аудиториясе киңәя. Әгәр 2016 елның апрель аенда "Татар-информ" ны көненә 11 мең кеше укыса, декабрьдә алар саны 33 меңгә җиткән. Татар редакциясенең аудиториясе турында аерым мәгълүмат юк.

Татар редакциясенең айлык аудиториясе 2016 елның сентябрь аенда 117 000 тирәсе.

Бәйле ресурслар

Кызыклы фактлар

  • Мәгълүмат агентлыгын сыйфатлы журналистика урынына иҗтимагый–сәяси пропаганда тарату белән шөгыйльләнүдә гаепләүчеләр табыла.
  • Мәгълүмат агентлыгы сайты 2016 елда Белем җәүһәрләре бәйгесенең «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә беренчелекне яулый.

Моны да карагыз

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Татар-Информ БелешмәТатар-Информ ҖитәкчелекТатар-Информ Әһәмиятле даталарТатар-Информ Сайт аудиториясеТатар-Информ Бәйле ресурсларТатар-Информ Кызыклы фактларТатар-Информ Моны да карагызТатар-Информ Шулай ук карагызТатар-Информ ЧыганакларТатар-Информ Тышкы сылтамаларТатар-Информ ИскәрмәләрТатар-ИнформТатарстан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ЙолдызБенедикт XVIУрта гасырларДворяннарМаунтин-Вью (Вайоминг)Анна ДыбоИсем (сүз төркеме)Казан ханлыгыЦицеронҺава торышыРубин (футбол клубы, Казан)Җәүдәт ХантимеровКасыйм татарлары авылларыЭджворт (Пенсильвания).auИкенче бөтендөнья сугышыPrint Screen1989 елАмерика Кушма ШтатларыТелевидениеСанкт-ПетербургСаарлуисФатих ӘмирханRim RespublikasıРуслан Абдулнасыров2011 елКлассик механика«Идел» журналыНаполеон БонапартЭлистаОхшашлыкM8L8THДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеЮрий КамалтыновSün Yat-senЛилльDevon LarrattҺарун әл-РәшидҖерсиКукурузИлдар СибгатуллинРуслан Айсин (1980)WikiНарниПавел КатенинХәрби көчләрАйдар МусакаевИрләр җенес әгъзасыРамил ТөхфәтуллинБот арасыСынык сызыкЛаппаноКамбоджа+ (төймә)ӨйБаварияЗагребБеренче бөтендөнья сугышыXalıqara ğälämi stantsiäЧиләбеГарәп телеОлы көн бәйрәмеРадик ГалиәкбәровЧеске-БудеёвицеPresent simpleКолленьоМишель ОбамаАльховкаФриант (Калифорния)Airbus A350 XWB🡆 More