Татар Интернеты яки Татнет — татар телендә булган веб-сайтлардан торган Интернет челтәренең бер өлеше.
Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51 % урын алса, ул татар Интернетына керә.
Татар Интернеты | |
Татарлар турында, Татарстан турында һәм башка татарлар белән бәйле булган русча ясалган сайтлар татар Интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар Интернеты — татарча ясалган сайтларны гына туплый диләр. Башкалары татарлар турындагы бөтен сайтлар татар Интернетына керергә тиеш дип уйлыйлар.
[Е]ш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар — профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар — билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар. [Татар телендә интернет-журналистика үссен] өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану. Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты |
Интернетта эшләгән 277 дәүләт органнары порталыннан бүгенгә 102 генә татарча да алып барыла. Күп министрлык, идарә һәм башка дәүләт органнарының веб-сәхифәләрендә татартелле эчтәлек өчен җаваплы специалистны тоту өчен акчалары җитми. Татарча мәгълүмат булган сайтларда бу тел фәкать мәкаләләр һәм пресс-релизларны язу өчен кулланыла, башка бүлекләре рус телендә генә кала. Фәрит Зәйниев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе |
Матбугат.ру ресурсына айга 26 000 кеше керә. Татнетның 47 % — укытучылар яки укучылар булдырган ресурслар. Ел саен барлыкка килүче яңа 80—130 сайтының яртысыннан артыгы 1—2 ай яши. Раиль Гатауллин, Татнетны үстерү фонды ның нигезләүчесе һәм башкаручы директоры |
Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары» интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татар Интернеты, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.