Нами́бия (ингл.
Namibia; 1968 елга кадәр – Көньяк-Көнбатыш Африка) – Африканың көньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Төньякта Ангола һәм Замбия, көнчыгышта Ботсвана, ә көньякта КАҖ белән чиктәш. Көнбатышта Атлантик океан сулары белән юыла. Мәйданы 824,3 мең км². Халык саны 2,1 млн кеше (2009). Башкала – Виндхук шәһәре. Ил белән 5 елга сайланган президент һәм икепалаталы парламент идарә итә.
Байрак | |
Шигарь | Unity, Liberty, Justice |
---|---|
Башкала | Виндһук |
Халык саны | 2 533 794 (2017) |
Нигезләнгән | 1990 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 825,615 км² |
Координатлар | 23°S 17°E |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 12 446 миллион US$ (2021), 12 607 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Намибия дуллыры, Көньяк Африка ранды |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 19% (2014) |
Туу күрсәткече | 3.522 (2014) |
КПҮИ | 0.615 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 64.388 ел (2016) |
Пинсә яше | 60 яшь |
Джини коэффициенты | 59.1 (2015) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +264 |
ISO 3166-1 коды | NA |
ХОК коды | NAM |
Интернет домены | .na |
Хәзерге Намибиягә аурупалылардан иң беренче булып 1484 елда португал диңгезчеләре килеп төшкәннәр. Берничә гасыр дәвамында бу җирләр белән кызыкмаганнар. Фәкать 1802 елдан инглизлар Оранж елгасыннан төньяграк беренче миссияне төзегәннәр. 1878 елда Бөекбритания Уолфиш-Бей әйләнә-тирәсен үз милке дип игълан иткән. 1884 елда Алмания Намибия территориясен Алман Көньяк-Көнбатыш Африкасы (ККА) исеме белән үз протекторатына әйләндергән. Колонизаторлар үз хакимлекне урнаштыруда җирле кабилә башлыкларның үзара дошманлыгыннан файдаланганнар. 1904-1097 елларда гереро һәм нама кабиләләр тарфыннан оештырылган күтәрелеш булып үткән. Ул күтәрелеш рәвештә бастырылган: герероларның 80% өлеше һәм намаларның 50% өлеше юк ителгән, мәзкүр кабиләлрнең җирләре мөсадәрә ителгән.
Беренче бөтендәнья сугышы дәверендә ККАны Көньяк Африка Иттифагы (КАИ) басып алган. Сугыштан соң ул Милләтләр Лигасының мандатлар системасы составына кертелгән. 1920 елда ККА белән идарә итү мандаты КАИга бирелгән. [[Файл:|200px|thumb|right|]]
Намибия ― нигездә, христиан иле.
Ислам, яһүд дине, буддизм һәм бәһаи диннәре Намибиядә иң зур азчылык диннәр булып исәпләнә, гомумән алганда, әлеге дин тарафдарлары Намибия халкының (2,5 млн, 2020 елга бәяләмә) ~ 1 % ын гына тәшкил итә.
Илдә тарафдарлары саны буенча кечкенә, әмма динамик үсештәге мөселман җәмгыяте эшчәнлек алып бара. 2009 елда Намибиядә мөселманнар саны 3000 нән 5000 кешегә кадәр дип бәяләнгән . 2011 елда, бәяләүләр буенча, илдә 9000 мөселман исәпләнә күбесе Нама халкы. Нама халкының күпчелеге ― христианнар, шул ук вакытта ислам динендәге намалар Намибиядәге мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә .
Намибия өлкәләре:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Намибия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.