Эдуард Багиров, Эдуард Исмаил улы Багиров (әзери. Eduard İsmayıl oğlu Bağırov; 25 октябрь 1975, Мары — 12 апрель 2023, Мәскәү) — Россия язучысы, кинодраматург, сәяси консультант, политтехнолог, радио алып баручы.
Эдуард Багиров | |
---|---|
Туу датасы: | 25 октябрь 1975 |
Туу урыны: | Мары, Төрекмәнстан ССР, СССР |
Үлем датасы: | 12 апрель 2023 (47 яшь) |
Үлем урыны: | Мәскәү, Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы, сценаричы |
Иҗат итү еллары: | 2002 |
Жанр: | проза[d] һәм публицистика[d] |
Багиров 1975 елның 25 октябрендә Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә әзәрбайҗан әтисе һәм рус әнисе гаиләсендә туган. Балигъ булганчы Төрекмәнстанда яши. Ашкабад хәрби частька чакырылган. Ике айдан соң Россиягә дезертирлык иткән. 1994 елның гыйнварыннан Мәскәүдә яши. Шул ук елда РСФСР Җинаять кодексының 144 статьясының 2 өлеше буенча хөкем ителгән, Россия төрмәсендә җәзасын үткән. Җәзасын үтәгәннән соң Түбән Новгород өлкәсенә килгән (Түбән Новгород өлкәсендә аның әнисе туган җире урнашкан). Бер елдан да кимрәк вакыттан соң Мәскәүгә кайта һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 2001 елда Мәскәү дәүләт су транспорты академиясенең юридик факультетына укырга керә һәм озак укымый.
Ул 2002 елда башланган язучы карьерасын 2023 елда вафат булганчы дәвам иткән. Ул Әзербайҗан язучылар берлеге әгъзасы булган. 2007 елда аның «Гастарбайтер» китабы чыга, анда ул үз тормышыннан өзекләргә һәм чит илләрдә эшләүче кешеләрнең проблемаларына кагыла.
2012 елгы сайлауларда президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешесе була. 2016 елгы парламент сайлауларында «Россия Патриотлары» партиясеннән катнашкан. 1042 тавыш җыйган.
Иҗади эшчәнлеге башында Багиров үзенең социаль челтәрләрендә руслар турында начар фикерен белдерә. Бу һәм башка шундый ук сүзләр өчен Максим Марцинкевич тарафыннан һөҗүмгә дучар була. Конфликт язмасы интернетта бар.
Соңрак Багиров үз сүзләрен яшерер өчен онытылу хокукыннан файдалана.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эдуард Багиров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.