Рамил Төхфәтуллин, Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин (1966 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер.
Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2023) артисты.
Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән).
Рамил Төхфәтуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин |
Туган | 2 октябрь 1966 (57 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | режиссер, актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Җефет | Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина |
Балалар | кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы |
Бүләк һәм премияләре | |
Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.
Хатыны — актриса Илсөя Төхфәтуллина (1967), ТР халык артисты (2016). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рамил Төхфәтуллин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.