Фәлсәфә (бор.
юн. φιλοσοφία — «хикмәткә мәхәббәт», бор. юн. φιλέω — яратам һәм бор. юн. σοφία — хикмәт, акыллылык, гарәп. فلسفة falsifa) — иң гомуми теория, дөньяга карашның бер төре, кеше эшчәнлегенең бер формасы. Башкача әйткәндә, идеялар системасы, дөньяга караш һәм кешенең анда урынын өйрәнүче фән.
Фәлсәфә | |
бор. грек. φιλοσοφία | |
Исемне бирүче | Пифагор |
---|---|
Өйрәнелгән тармак | шарт[d], күренеш[d], чынбарлык һәм белем |
Һәштәге | philosophy |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Фәлсәфә[d] |
WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/philosophy |
Веб-сайт Stack Exchange | philosophy.stackexchange.com |
Фәлсәфә Викиҗыентыкта |
Фәлсәфәнең гомум кабул ителгән билгеләмәсе юк. Гомумиләштереп әйткәндә, фәлсәфә – ул галәм, белем, кешенең асылын аңлауга юнәлдерелгән эшчәнлек.
Фәлсәфә атамасы борынгы юнаннарның үзләрендә моннан 25—26 гасырлар чамасы элек барлыкка килгән. Аңа, беренче тапкыр игътибар итеп, аңлатма бирүче борынгы грек галиме Пифагор була. Аның фикере буенча, фәлсәфәнең вазифасы — хакыйкатьне эзләү. Бу караш белән шул заман вәкиле Һераклит та килешә.
Ә менә бер гасыр чамасы соңрак күтәрелеп чыккан борынгы грек мәгърифәтчеләре, софистлар фәлсәфәнең вазифасын башкачарак аңлатырга тырышканнар. Аларның карашынча, фәлсәфә ул кешене үз фикерен бәхәсле әңгәмә аша дәлилләргә өйрәтү бурычын үтәргә тиеш. Софистлар акыллылыкны да хакыйкатьне эзләү һәм танып белү сәләте белән түгел, бәлки исбатлый белү сәләте белән үлчи торган булганнар. Аларча, бәхәстә төп максат — хакыйкатькә ирешү түгел, бәлки зур осталык белән дәлилли белү, әңгәмәдәшне җиңеп чыгу, аны үз дәлилләреңә буйсындыру.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Philosophy (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Философия (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәлсәфә, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.