Илсөя Төхвәтуллина, Илсөя Җиһангир кызы Төхвәтуллина (1967 елның 10 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш) — драма актрисасы, Камал театры артисты (1988 елдан).
Татарстанның халык артисты (2016).
Илсөя Төхвәтуллина | |
Туганда бирелгән исеме: | Илсөя Җиһангир кызы Төхвәтуллина |
---|---|
Туу датасы: | 10 сентябрь 1967 (56 яшь) |
Туу җире: | СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш |
Һөнәре: | драма актрисасы |
Гражданлыгы: | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
Активлык еллары: | 1988 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Яшәгән урын |
1967 елның 10 сентябрендә Татарстан АССР Апас районы Дәвеш авылында дүрт балалы музыкаль гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Җиһангир (1972 елда вафат) — инженер-механик, оста гармунчы, әнисе Зәйнәп (2010 елда вафат) — авыл шурасы рәисе, соңрак шифаханә җитәкчесе, өздереп җырлаучы. Өлкән абыйсы Илгизәр, инженер; кече абыйсы Илнур, төзелештә электр механигы, апасы Буа үзәк китапханәсе җитәкчесе. Авылга концерт белән килгән Флёра Сөләйманова аны тыңлап карагач: «Матурым, син, һичшиксез, җырларга тиеш», – дип әйткән. Мәктәптә 8 классны тәмамлагач, Буа медицина укуханәсенә укырга керә. Ләкин шәфкать туташы һөнәренә күңеле ятмыйча, кире кайта. Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр укуханәсен (профеcсор В. Смирнов курсы, татар студиясе) тәмамлаган (1988). Театр укуханәсен бетереп кайткач та, талантлы кызны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алалар. Театрда башкарган беренче роле — Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә роле була (режиссер Марсель Сәлимҗанов). Моңлы тавышы, чибәрлеге, сәхнәдә үзен матур, килешле тотышы белән тамашачыны әсир итә.
Ире — актер Рамил Төхвәтуллин (1966), ТР халык артисты (2003). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано), «Татар моңы» конкурсының «Академик вокал» номинациясе җиңүчесе (2022), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (Клара Хәйретдинова классы), җырчы карьерасын 2022 елда Италиядә башлый.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Илсөя Төхфәтуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.