Гөлдания Хәйруллина

Гөлдания Хәйруллина, Гөлдания Мөбәрәкҗан кызы Хәйруллина (кыз фамилиясе Биктимерова, 1960 елның 4 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Саклаубаш) — эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты (1998).

Гөлдания Хәйруллина
Гөлдания Хәйруллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гөлдания Мөбәрәкҗан кызы Хәйруллина

Туу көне

4 сентябрь 1960(1960-09-04) (63 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Сарман районы, Саклаубаш

Эшчәнлек еллары

1980 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Эврика» мәдәният үзәге (Чаллы)
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2016ТР атказанган артисты - 1998

guldaniya_khairullina

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 4 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Әтисе Мөбәрәкҗан, әнисе Фәния. Саклаубаш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан моторлар төзү заводында эшли. Заводның үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри. Ленин исемендәге мәдәният сараеның җыр ансамблендә җырлый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә алына. Түбән Кама музыка укуханәсен (хәзер көллият) тәмамлагач, Чаллының «Төзүчеләр» мәдәният сараенда, «Эврика» мәдәният үзәгендә эшли. 1993 елда ире композитор Рөстәм Хәйруллин белән махсус концерт бригадасы оештыра. «Сандугач», «Кышкы моңнар» фестивальләрендә катнаша. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Рөстәм Хәйруллинның (3000нән артык җыр язып калдырган) 100гә якын җыры кергән китабын әзерли .

Иҗаты

Иҗаты ире Рөстәм Хәйруллин язган «Бәллүр чишмә» җыры белән (сүзләрен Шәрига Таһирова язган) башланып китә. «Иркәмә» (Ф. Мортазин), «Җиләкле җәй», «Кайда син?» (Рөстәм Хәйруллин), «И Ходай, исәнлек бир», «Сарман», «Сафия такмаклары», «Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга!» һ.б. җырлар белән популярлык яулый.

Гаиләсе

Ире Рөстәм Мөнир улы Хәйруллин (11.01.1960―28.03.2010), композитор, популяр җырлар авторы , чыгышы белән Сарман районы Кормаш авылыннан. 1987 елның 1 мартында туй иткәннәр.

Бүләкләре

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
  2. Сарман (төзүче Тәлгат Исмәгыйлов). К.: «АБАК», 1998. ISBN 5-89423-067

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Гөлдания Хәйруллина Тәрҗемәи хәлеГөлдания Хәйруллина ИҗатыГөлдания Хәйруллина ГаиләсеГөлдания Хәйруллина БүләкләреГөлдания Хәйруллина ИскәрмәләрГөлдания Хәйруллина ӘдәбиятГөлдания Хәйруллина СылтамаларГөлдания Хәйруллина Моны да карагызГөлдания Хәйруллина1960 ел1998 ел4 сентябрьРСФСРСССРСаклаубашСарман районыТАССРТатарстанның атказанган артисты

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Сәгыйть ХәлфинАлия КарачуринаАкмәчетГөлестан бит-төркиТатар әлифбасыДамира СәетоваBaş bitЭтИлдус Хәниф улы ӘхмәтҗановШорларКеша СкирневскийЙәмәнСогуд ГарәбстаныРудольф НуриевКазан (Идел буе) федераль университеты21 сентябрьTatar teleКүктүбә (Азәрбайҗан)СайтВикипедияләр исемлегеБорис ГафуровТөрки халыкларАурупа Берлеге ШурасыРамакиенИкенче бөтендөнья сугышыБашкортларМөсәгыйть ХәбибуллинГөлдания ХәйруллинаЧаллыГабделфәт СафинАстероидларСовет Социалистик Республикалар БерлегеСүрияАйдар ФәйзрахмановVAMP7Габделфәрт ШәрәфиевТатарларРуслан СаберовЭльмира ҖәлиловаБерсерк (манга)ТүләмәБөек Ватан сугышыКаюм НасыйриХәйдәр СәйбаталовСынык сызыкMOB4РусларЧечняҖәүдәт ДәрзаманКазан ханнары исемлеге19 апрельСергей Антипов (1949)Алсу ӘбүлхановаАлинә ШәрипҗановаУтыз Имәни мәчете (Яр Чаллы)EfiriumФигыль2021 елМахатма ГандиНаёмщик (опера)Санлы объект таныклыгыВинарис ИльегетМарат ЯруллинЯңа ОрлеанОушен-Сити (Мэриленд)1930 елгы дөнья футбол чемпионаты🡆 More