Рәдиф Зарипов, Рәдиф Рәлиф улы Зарипов (1983 елның 26 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Малаяз) – җырчы, автор-башкаручы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, композитор, 200дән артык җыр авторы, Башкортстанның атказанган артисты (2022).
Рәдиф Зарипов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Рәдиф Рәлиф улы Зарипов |
Туу көне | 26 август 1983 (40 яшь) |
Туу урыны | СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Малаяз |
Эшчәнлек еллары | 2004 ― х. в. |
Дәүләт | СССР→ |
Һөнәрләр | җырчы |
Кораллар | гитара, баян |
Жанрлар | эстрада |
Коллективлар | «Караван-сарай» |
Бүләкләр | Башкортстан Республикасының атказанган артисты |
https://vk.com/idradi |
1983 елның 26 августында БАССР Салават районы Малаяз авылында туган. Әтисе Рәлиф, әнисе Сәрия, сеңлесе Гөлсинә. Әти-әнисе Малаязда яши. Җырлау сәләте әтисе ягыннан – Рәҗәп бабасыннан күчкән. 1-7 классларны Нәсибашта, 8-9 классларны Малаязда укыган. Балачактан ук җырчы булачагын белә, кечкенәдән үк аны төрле бәйрәмнәрдә җырлатканнар. 9 классны тәмамлап, сәнгать юлыннан китә. Уфа сәнгать училищесының вокал кафедрасын тәмамлагач (БР халык артисты Ф. Г. Нугуманова классы, 2004), Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына укырга керә, әмма ярты елдан, бу юнәлешнең үзенеке түгел икәнен аңлап, әлеге уку йортыннан китәргә була . Башкорт филармониясе каршында эшләп килгән эстрада-фольклор «Караван-сарай» ансамбленә яшь вокалистлар кирәк дигән белдерүне ишеткәч, кастингка бара һәм 36 кеше арасыннан сайланып, икенче көнне үк концертлар белән чыгып китә. Бер елдан Казанга килеп, Казан дәүләт мәдәният институтына (Салават Фәтхетдинов кафедрасына) укырга керә. Укыганда бер сезон Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлап йөри. Гаиләдә беренче кызлары тугач, Казаннан Уфадагы институтка күчерүләрен сорый. Анда «опера театры солисты» белгечлеге белән бергә, «педагог-вокалист» белгечлеге дә ала. Әмма укытучы булмый, күңеле сәхнәгә, эстрадага тартыла, җырлар яза, җырлый. «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсында җиңү яулавы (2005) популярлык алып килгән. Кайбер танылган җырлары: «Яннарымнан китмә», «Кемнәр керде арага», «Син кирәксең миңа» һ. б.
Хатыны Земфира Байбулдина, Башкортстанның атказанган артисты. «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) телевизион конкурсында катнашканда танышканнар (З. Байбулдина – әлеге конкурсның сәнгать җитәкчесе). 2005 елның декабрендә никах укытканнар. Өч бала үстерәләр: Камилә, Нурсолтан, Сафия.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәдиф Зарипов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.