Казан театр училищесы (техникум) — 1922 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче махсус урта һөнәри белем бирү сәнгать уку йорты.
Эшләү еллары | 1922, 1962 |
---|---|
Ректор | Руфина Ринат кызы Таҗетдинова |
Адрес | 420059, Казан, Гоголь урамы, 2 |
Сайт | (рус.) |
Техникумның беренче мөгаллимәре булып татар һәм рус сәхнәсе осталары – Зәйни Солтанов, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатих Әмирхан, Зинаида Славянова, Михаил Прыгунов, Владимир Белокуров, Юрий Муко эшли.
Театр сәнгатендә яңа формаларны кертергә омтылу «рус психология театры»на нигезләнгән иске алымнардан баш тартуга китерә. «Рус психология театры»на СУЛФ(Сул фронт) һәм КЭМСТК (конструктивизм, эксперимент осталыгы, заманавилык, театральлек) каршы куела. Көрәшкә мөгаллимнәр дә, шәкертләр дә кушыла. Кәрим Тинчурин һәм аның тарафдарлары «Яңа, эшче театры иске театрга нигезләнеп үсәргә тиеш», ә аларның оппонентлары Әсгать Мәҗитов, Фуат Саллави «Театр сука һәм мылтыктан үсәргә тиеш !» диләр.. Кәрим Тинчурин, 3. Славянова, В. Белокуров, Фатих Әмирхан техникумны ташлап китәргә мәҗбүр була.
Фатих Әмирхан: «Мин актёрлар әзерләргә алынган идем, цирк клоуннарын түгел» дип әйтә.
1920—1930 елларда күп кенә ССРБ шәһәрләрендә (Мәскәү, Ленинград, Уфа, Бакы, Әстерхан, Троицк, Чиләбе, Свердловск, Ташкәнт, Алмата, Кустанай, Омск, Орск һ.б.) татар дәүләт театрлары эшли һәм театр техникумын тәмамлаган яшьләрнең күбесе хезмәт юлын шул театрларда башлап җибәрә.
1944 елның 1 март карары белән Казан музыка училищесы бинасында ачылган Татар дәүләт театр училищесы 1945 елның язында беренче укучылар кабул итә. Педагоглардан Ширияздан Сарымсаков (актёр осталыгы), Кәшифә Тумашева (актёр осталыгы), Габдулла Шамуков (сәхнә теле), Луиза Салигаскәрова (сәхнә теле), Касыйм Шамил (грим салу), Пётр Якушев (бию), Михаил Пейсахов (сәхнә хәрәкәте), Хатыйп Госман (татар әдәбияты) укыта. Күпмилләтле театрларда бердәнбер рөхсәт ителгән алым буларак Мәскәү сәнгать театры алымнары (К.С. Станиславский алымы) урнаша.
1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, Татар дәүләт театр училищесы ябыла. 1962 елда гына, Татарстан АССР мәдәният министры Булат Гыйззәтуллинның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, Казан театр училищесы исеме астында уку йорты яңалдан ачыла. Качалов театры ишегалдындагы янгын каланчасында 3 бүлмә бирелә. Киләсе уку елында пединститутның физик тәрбия факультетында берничә бүлмәгә урнашып торалар. 1962-1963 уку елында Гоголь урамындагы ветеринария дәваханәсе урнашкан бинаның икенче катына урнашалар. ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары Рәисә Ярмөхәммәтова ярдәме белән дәваханә бинасы тулаем уку йортына бирелә. Шулай итеп, 30 ел эчендә 8 бина алмаштырып, театр училищесы хәзерге бинасында эшли башлый. Рус актёрлары бүлеге ачыла.
Галия Булатова, Кәшифә Тумашева, Галия Кайбицкая, Галия Нигъмәтуллина, Хәким Сәлимҗанов, Галимә Ибраһимова, Ибраһим Гафуров, Вера Минкина, Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров, Дания Нуруллина, Наил Әюпов, Хәлим Җәләлов, Фирдәвесс Хәйруллина, Айдар Хафизов, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхфәтуллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Николай Юкачев, Марсель Җаббаров, Наил Шәйхетдинов, Хәлил Мәхмүтов, Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов, Люция Галләмова, Ирек Әхмәтханов, Шамил Фәрхетдинов, Илсөяр Сафиуллина, Җәмилә Әсфәндиярова, Дамирә Кузаева, Рамил Минханов, Сәкинә Минханова, Илһам Мөхәммәтов, Хафиз Хамматуллин, Геннадий Прытков, Лидия Огарева, Николай Шепелев, Кирилл Ярмолинец, Татьяна Бушуева, Александр Кокурин, Александр Купцов, Сергей Мосейко, Роза Хәйруллина, Евгений Царьков, Елена Ненашева, Александр Карпеев, Данил Утешев, Наталья Баймяшкина, Ришат Гыйздәтуллин, Наилә Ибраһимова, Диләрә Фәттахова, Ләйсән Большова, Гүзәлия Нәҗипова, Рузанна Хәбибуллина, Гөлназ Галимуллина, Энҗе Яруллина, Әминә Галиева, Гүзәл Гөлвердиева, Алинә Мөдәрисова, Альбина Гашигуллина, Гөлнара Кәшипова, Сиринә Мифтахова, Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова, Гөлназ Йосыпова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Артур Шайдуллин.
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Казан театр укуханәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.