Дания Нуруллина, сәхнә псевдонимы Дания Нурлы, Дания (Фидания) Нургаяз кызы Нуруллина, рус. Нуруллина Дания (Фидания) Нургаязовна (1946 елның 23 августы, Казан, ТАССР) – драма актрисасы, Г.
Камал исемендәге татар дәүләт академия театры">Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты (1966 елдан), Татарстанның халык (1991), РФ атказанган (2010) артисты, «Тантана» (2015), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2021) премияләре лауреаты.
Дания Нуруллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Фидания Нургаяз кызы Нуруллина |
Туган | 23 август 1946 (77 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | актриса |
Балалар | кызы Айсылу (1972—2011), оныгы Айнур (1994) |
Бүләк һәм премияләре | «Тантана» премиясе (2015) |
1946 елның 23 августында Казанда туган. Казан театр училищесын (Ш. Сарымсаков, П. Исәнбәт курсы) тәмамлаган (1966). Сәхнә телен Асия Хәйруллинадан, татар теле һәм әдәбиятын Вахит Хаковтан, актер осталыгын Празат Исәнбәт, Нәҗип Гайнуллиннан, режиссураны Рәфкать Бикчәнтәевтан, сәхнә хәрәкәтләрен Шәхсәнәм Әсфәндияровадан, бию дәресләрен Анна Гацулинадан, фехтованиене Марсель Сәлимҗановтан өйрәнә. 1966 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына кабул ителә һәм әлеге театрга бөтен иҗат гомерен багышлый (ике ел радиода эшләп ала).
Үткен характерлы, темпераментлы, гайрәтле, төрле үзенчәлектәге рольләр башкару остасы. Җырлы, биюле күренешләрдә теләп катнаша. Сәхнәдә бергә уйнаган партнерлары — Ринат Таҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәтов.
1965 елда Казан театр училищесынең 3нче курстында укыганда уйнаган беренче рольләре: Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим, Ш. Сарымсаков сәхнәләштергән), Айса — «Күзләре нинди иде ?» (Әхсән Баян, режиссер Ш. Сарымсаков), 1966 елда: биюче Сусанна — «Айдын» (Җафар Җаббарлы, режиссер Агакише Кязимов куйган), Айсылу — «Миркәй белән Айсылу» (Нәкый Исәнбәт, режиссер М. Сәлимҗанов), Юлия Тугина — «Соңгы корбан» (А. Островский, режиссер М. Новохижин (Мәскәү)
|
|
Ире (1974 елга кадәр) — драматург Риза Ишморатның улы Фәрит.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дания Нуруллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.