Клара Хәйретдинова, Клара Әкрам кызы Хәйретдинова (1948 елның 27 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Өнсә) – опера җырчысы (сопрано).
Татарстанның халык (1995), РФ атказанган (2011) артисты. Казан дәүләт консерваториясенең ялгыз җырлау кафедрасын доценты (1997 елдан).
Клара Хәйретдинова | |
---|---|
Туган телдә исем | Клара Әкрам кызы Хәйретдинова |
Туган | 27 июль 1948 (75 яшь) Биектау районы Өнсә авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | опера җырчысы, педагог |
Балалар | кызы Айгөл, оныгы Сабина |
Бүләк һәм премияләре |
1948 елның 27 июлендә Биектау районы Өнсә авылында (башка версия буенча Яшел Үзән районы Зур Ключи авылында) туган. Урта белемне, интернатта яшәп, район үзәге булган Биектауда ала. Белеме буенча укытучы, озак еллар фирка комитеты сәркатибе булып эшләгән әнисенең теләге буенча, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Казан вертолёт заводы клубында үзешчән сәнгатьтә катнаша. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган конкурсны үтеп, Мәскәүгә Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә (Г.П. Виноградовның вокал сыйныфы) укырга китә. Остаханәне тәмамлап, Казанга Татар дәүләт филармониясенә эшкә кайта.
Ф. Шаляпин фестивальләрендә, Мәскәүдә, Башкортстанда һ.б. узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә даими катнаша.
К. Хәйретдинова искиткеч матур бәрхет тавышка, һөнәри осталыкка ия, татар һәм рус телләрендә бердәй осталык белән җырлый ала, классиканы да, татар халык җырларын да югары техникада башкара. Чит илләрдә: Әнкарада Бөтендөнья фестивалендә (1992) Аида («Аида») партиясендә, Венециянең «Ла Фениче» театрында (1994) Шинкарка («Борис Годунов») партиясендә, «Төрксой» халыкара опера фестивалендә (Төркия); М. Михайлов исемендәге опера фестивалендә (Чабаксар) Ярославна («Кенәз Игорь») партиясендә зур уңыш белән чыгыш ясый. Россия Зур театры солистлары Веденеев, Таращенко, Мария театрыннан Ванеев, Вена операсыннан А. Кочерга белән җырлый.
Кызы Айгөл – Казан дәүләт консерваториясенең дирижёр-хор факультетын тәмамлаган, ТВ дикторы.
Оныгы Сабина музыка мәктәбенең фортепьяно сыйныфын тәмамлаган.
1994 елдан бирле атаклы Венеция «Ля Фениче» театрында җырлаган беренче һәм бердәнбер Татарстан җырчысы булып кала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Клара Хәйретдинова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.