Татарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе

Бу мәкаләнең кирилл әлифбасындагы игезәге бар.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале. 2004 елдан соң

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.

Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.

2023 елдан Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе күләме ике тапкыр — 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр арттырыла (һәрберсе).

Тарих

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм СБКФ Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде. 19611965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелмәгән.

Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул гына куя.

Премияне тапшыру

Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.

Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.

Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр премия бирү очраклары да каралган.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Tags:

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе ТарихТатарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе Премияне тапшыруТатарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе ИскәрмәләрТатарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе ЧыганакларТатарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе СылтамаларТатарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе Шулай ук карагызТатарстан Республикасының Габдулла Тукай Исемендәге Дәүләт ПремиясеTatarstannıñ Ğabdulla Tuqay Däwlät büläge

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

8 ноябрьКосмополитизмКазан (гаилә үзәге)Марат ЯруллинЗилаер районы татар авылларыХалыкара хатын-кызлар көнеРкаил ЗәйдуллаРөстәм ЗакировЗифа НагаеваТөрки халыкларБаш битВадим Захаров (1986)Мария ДомбровскаяКазан театрлары2015 елМнир Соколов1000 (мәгънәләр)Java1552 елРәдиф КашаповДәүләтша утарыАк чәчәкләр (әсәр)БанкнотаАк чәчәкләр (фильм, 2015)Атлантик океан1420 елӘлдермештән Әлмәндәр (пьеса)ӘманәтГөлдания ХәйруллинаБагамаларСуверен дәүләтКадим Җәмитов«Казан» милли-мәдәни үзәгеМалай архипелагыТелекоммуникацияИсландияМирхәйдәр Фәйзи5 мартХәсән ТуфанЛилия Низамиева (1973)Фирдәвис ХановШартнамәBaş bitХәйретдин МөҗәйБонк (гмина Карсин)Викимедиа проектларыAwraziä İqtisadi BerlegeКәбир МөхетдиновТалкыш кәләвәÄl-QağidäБисексуальлек2 сентябрь24 ноябрьСанкт-ПетербургXXVII гасыр (б. э. к.)Татар халкының милли бәйрәмнәреMia XälifäБеренче май (бәйрәм)1429 елКәбисә ел19 мартТунисИммануил КантСарыкылычÄn-Nüsrä CäbhäseГабсбурглар🡆 More