Резеда Вәлиева

Резеда Вәлиева — татар шагыйрәсе.

Резеда Вәлиева
Туган телдә исем Резеда Тәвкәлүн кызы Вәлиева
Туган 1 май 1930(1930-05-01)
Резеда Вәлиева БАССРның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылы
Үлгән 19 октябрь 2022(2022-10-19) (92 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Искра урамы[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Резеда Вәлиева Россия
Әлма-матер Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты
Һөнәре шагыйрә
Эш бирүче Татарстан китап нәшрияты
Җефет Фаршат
Балалар уллары Марат, Айрат
Ата-ана
  • Тәвкәлүн (әти)
  • Мәрзия (әни)

Тәрҗемәи хәл

1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туа. Әтисе Тәфкалүн Хаммат улы Вәлиев – РСФСРның атказанган укытучысы, 40 ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Әнисе Марзия – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый.

Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

1960 елда аның “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява” дигән әкият-поэмасы, “Нәниләргә бүләк”, “Канатлы җайдак”, “Пионерка Гөлназ”, “Якты йолдызым”, “Батырлык турында җыр”, “Ипекәем, ипекәй”, “Әниемә бүләгем”, “Зәңгәр иртә”, “Язгы сулар”, “Шиңмәс чәчәкләр”, “Дәү әнигә барабыз”, “Китмә, сөю” дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның “Робинзон эзләреннән”, Н.Поповның “Андрейның яшьлеге”, Л.Воронкованың “Дәү апа”, А.Бартоның “Безнең бәйрәм”, С.Михалковның “Дустым белән икебез” һ.б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

2022 елның 19 октябрендә 92 яшендә Казанда вафат . Шагыйрә Яңа бистә зиратында җирләнгән .

Искәрмәләр

  • Күренекле шагыйрә Ре­зеда Вәлиева вафатТатарстан Язучылар берлеге
  • Энҗе Габдуллина. Казанда шагыйрә Резедә Вәлиеваны соңгы юлга озаттылар. Татар-информ, 21.10.2022
  • Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Резеда Вәлиева 
    Викиөзек эчендә Резеда Вәлиева темасы буенча бит бар

    Tags:

    Резеда Вәлиева Тәрҗемәи хәлРезеда Вәлиева ИскәрмәләрРезеда Вәлиева СылтамаларРезеда Вәлиева Шулай ук карагызРезеда Вәлиева

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    КазиноУен технологиясеЗөһрә ШәрифуллинаКырым ханлыгыОештырылган җинаятьчел төркемСергей СобянинМәдәниятҺади Такташ (оештырылган җинаятьчел төркем)Татар милли ризыкларыМисырМәхмүт ХөсәенФарис ХарисовВил УсмановГабдулла Тукай биографиясеИнглиз телеАрхаизм7 номерлы лицей-интернатДинар ХөснетдиновАзат ХәлимовГамил АфзалDonald TrampМулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы)Разин ФатыйховМилләт һәм дәүләт байракларыАблаАгачКөнчыгыш АурупаРуслан Айсин (1980)Тыва телеРуслан НасыйровҖәлилчеләрБолгарияИсис (ай кратеры)Ибраһим СәләховБельгия15 апрельМиңгол ГалиевАтомТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыМәрьям АрслановаДирбияЧарльз ДарвинЭджворт (Пенсильвания)RSSСалих СәйдәшевАКШДорис ЛессиңГалимҗан ГыйльмановЗәйнәп КамаловаФәлистыйнСогуд ГарәбстаныФәлистыйнда исламАчык университет (Татарстан)Америка Кушма ШтатларыАхурамаздаFISBAYouTubeТаиландБояновице (Злобице)ЧехияНугайларХисам КамаловШагыйрьҮзәк эшкәрткеч җайланмаГаяз Исхакый«Шәһри Казан» газетасыИлсур Сафин (1966)Таҗикстан татарларыЗулу телеИдегәй (дастан)🡆 More