Илдар Кыямов

Илдар Әгъләметдин улы Кыямов — журналист-төбәкче, язучы, шагыйрь, нәфис сүз остасы, җырчы, актёр.

ТР Журналистлар берлеге әгъзасы (2021). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).

Илдар Әгъләметдин улы Кыямов
Илдар Кыямов
Туган 11 февраль 1971(1971-02-11) (53 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБРФ
Һөнәре Тележурналистика,сәнгать, тарих, актер
Җефет Мөршидә Галләм кызы Кыямова
Балалар Идел Илдар улы Кыямов, Ихтыяр Илдар улы Кыямов
Ата-ана
  • Әгъләметдин Кыяметдин улы Кыямов (әти)
  • Саимә Рәшит кызы Кыямова (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Биография

Илдар Әгъләметдин улы Кыямов Кара Чишмә авылында 1971 елның 11 февралендә туа. КДУның журналистика факультетын (1993 елда "кызыл" дипломга) һәм Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева классы буенча Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (1999) тәмамлый. Баритон. "Ягымлы яз" (1993) җыр конкурсы лауреаты, С. Сәйдәшев исемендәге (1998) һәм халыкара И.Шакиров исемендәге (2003) җыр конкурслары дипломанты. 1997-2003 елларда "Казан" милли-мәдәни үзәгендә конферансье булып эшли, төрле чараларның сценариен язу эшенә җәлеп ителә. 2003 елның мартыннан "Татарстан Яңа гасыр" (ТНВ) каналында иртәнге тапшырулар алып баручы, 2012 елдан башлап "Татарлар" тапшыруының җомга чыгарылышын да алып бара. Бөтенроссия Сабан туйларын, хөкүмәт чараларын, иҗат кичәләрен алып бара. 2017 елдан башлап "Манзара" тапшыруының баш мөхәррире. И.Кыямов катнашында бик күп аудио һәм видео программалар, концертлар яздырылган. "Гөлләр су сорый" дигән аудиоальбом чыгарган. Беръюлы берничә сәхнә жанрында эшли, яза, тәрҗемә итә. Соңгы елларда төбәкче сыйфатында берничә авыл тарихын язып бастырып чыгарды.

Бүләкләре һәм исемнәре

  1. ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты.
  2. "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" (2018) медале.
  3. "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен" (2018) медале.
  4. "Чирмешән районына - 90 ел" (2020) медале.
  5. "ТАССР төзелүгә - 100 ел" (2020) истәлек билгесе.
  6. "Бәллүр каләм" премиясе.
  7. Утыз Имәни премиясе.
  8. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021)
  9. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең "Бердәмлек" медале (2021)

Библиография

  • "Җырларымда - җирсүем" "Татарстан китап нәшрияты," 2020. Шигырьләр җыентыгы.
  • Кара Чишмә карьясе. ("Кара Чишмә авылы"). "Идел-Пресс" нәшрияте. 2017 ел. (Туган авылының тарихы һәм рухи мәдәнияте турында монография. 720 бит).
  • "Моңлы "Саз", моңлы гомер" (М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, хормейстер һәм виртуоз музыкант, легендар "Саз" халык вокаль ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рифкать Гомәров турында истәлекләр китабы. "Матбугат йорты" нәшрияты 2003 ел. (Автор-төзүче – И.Кыямов).
  • "Мәңге яшә, Әмирем!" "Идел-Пресс," 2021, (Чирмешән районының Әмир авылы тарихы. 912 битле).
  • "Мин сәхнәдә-рухани." ("Идел-Пресс. 2017 ел)- ТР һәм РФ халык артисты, драма актеры Наил Шәйхетдинов турында истәлекләр китабы.
  • Р.Бушков. "Их, Казан мунчасы!"(Этнографик очерклар. "Казан" журналы китапханәсе – 1993 ел. (Татар теленә Илдар Кыямов тәрҗемәсе).
  • Авторлар коллективы. "Россия тарихыннан хикәяләр". Урта мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен дәреслек. "Мәгариф "нәшрияты. 1995 ел. (Рус теленнән тәрҗемә: И.Ә. Кыямов, Х. Я. Гобәйдуллин).
  • К.Р.Синицына. "Татарстан һәм татар халкы тарихы". Урта гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия һәм лицейлар өчен уку әсбабы. 1996 ел. «Мәгариф» нәшрияты (Рус теленнән И.Ә.Кыямов тәрҗемәсе).
  • А.Ш.Әсәдуллин, Р.А. Юсупов "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре" ("Мәгариф" - 1998 ел). (Рус теленнән тәрҗемә – И. Ә.Кыямов, А.Ә.Низамиев).
  • "Чирмешән районы: еллар һәм кешеләр" Казан 2005 ел. Рус телендә. (Автор-төзүчеләрнең берсе - И.Ә. Кыямов.)
  • Кыямов И.Ә, Фролов Н.С, Зәйнетдинов М.Ф. "Чирмешән районы: еллар һәм кешеләр". (Авторларның берсе, мөхәррир һәм тәрҗемәче – Илдар Кыямов). Казан - 2007 ел.

Дискография

  • Кәлам Шәриф. (Коръәннең 27 тәфсир нигезендә эшләнгән мәгънәви тәрҗемәсе). 40 сәгатьлек аудиоязма. Дикторы - И.Кыямов. "Азан" радиосы, Казан, ТР МДН, 2019 ел.
  • Татар телендә Коръән тәфсиренең аудиоверсиясе. (Ногмани тәфсире буенча) И.Кыямов укый. 2012 ел. "Аксу" студиясе, Казан-Марокко. (Коръән елы уңаеннан).
  • "Җырларым" (фильм-концерт -26 минутлык), "ТНВ-Планета". 2016 ел.
  • "Гөлләр су сорый" – эстрада җырларыннан дебют альбомы. "Гөлзада" студиясе – 1999 ел.
  • Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган документаль фильм. Текстны И.Кыямов укый. 2018 ел. А.Мөхәммәтҗанов студиясе.
  • А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир". (И.Кыямов укый. 2019 ел.) ТКН заказы буенча аудиокитап.
  • А. Гыйләҗев. "Яра". (И.Кыямов укый. ТКН. 2019 ел.)
  • Мөхәммәт Мәһдиев. «Торналар төшкән җирдә". И. Кыямов укый. 2019. Аудиокитап. ТКН.
  • Фатыйх Әмирхан. "Урталыкта". И. Кыямов укый. 2019 ел. ТКН.
  • "Көтүче белән сыер савучы җыры". 2012 ел. (Зөбәрҗәт Газизова белән дуэт). ТНВ каналында трансляция.
  • "Жак Ив Кусто дәрьялар гизә" ("Одиссея команды Кусто"). Тәрҗемә ителгән текстны редакцияләү, уку. 240 серия, «Яңа гасыр» каналынының "Дубль-видео" студиясе, 2006-2008 еллар.
  • "Дөнья тирәли сәяхәт". Текстның мөхәррире һәм укып яздыру - И.Кыямов, 40 серия, "ТНВ", "Дубль-видео" студиясе, 2008 ел.
  • ТР Диния нәзарәтенең 25 еллыгына багышланган документаль фильм. 2017 ел. И.Кыямов укый. А. Мөхәммәтҗанов студиясе.
  • "Ике артист" проекты. Раяз Фасыйхов белән дуэт: "Гомерләр мизгел генә" җырын башкару. 2014 елның 27 октябре.
  • "Кошлар тынды" – Б.Насыйрова белән дуэт. 7.11.2016 - "ТНВ" эфиры. ("Онытылмас моңнар" проекты).
  • «Төшләремдә һәркөн саен илемә кайтып киләм". Чирмешән районының Кара Чишмә авылы турында документаль фильмның сценариен язу һәм текстын уку. Хронометраж: 20 минут. 2017 нче ел.
  • Рифат Җамалның "Күңелем фасыллары" дигән аудиокитабы. (Г.Камал театры актерлары белән берлектә шигырьләрен И.Кыямов укый). 2012 ел. "Аксу" студиясе.
  • Гайсә Мәсих роле. Инҗилнең тулы варианты буенча аудиодрама. (Татар телендә, 12 кассетадан гыйбарәт). Изге китапны тәрҗемә итү институты.2003 ел. Режиссеры - Зөфәр Дәүләтшин.
  • "Йөрәктәге якты җырлар" - татар эстрадасының видео җыентыгы. "Союз" студиясе, 1998 ел, текстларны әзерләү һәм уку - И.Кыямов.
  • "Исемеңне язган идем" - татар эстрадасының видео җыентыгы. И. Кыямов кадрда. "Союз" - 2000 ел.
  • "Яктылыкка илтсен җырлар!" 2001 - "Союз" студиясе. Тавышландыру - И. Кыямов.
  • "Кайтырсыңмы җанга наз булып?". Күренекле дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь Әнәс Исхаков шигырьләреннән торган әдәби-музыкаль композиция. Шигырьләрне укыйлар: И.Кыямов, Х. Исмәгыйлева. ("Ядкәр" Студиясе. 2001 ел.)
  • "Музыкаль сәфәр" 1, 11, 111 чыгарылыш. "Барс-рекордс" студиясе. 2002-Казан. Кадрда- И.Кыямов.
  • "Көймә" җырына видеоклип (Гөлнара Беляева музыкасы, Энҗе Мөэминова сүз). 2003-ТНВ каналында трансляция.
  • "Шигъри мизгелләр" циклыннан тапшыру. И. Кыямов үзе язган шигырьләрен укый. 2011 елның сентябре. "ТНВ".
  • Рәссам һәм шагыйрь Фәриз Фәсхетдиновка багышланган «Шигъри мизгелләр» циклыннан тапшыру. Шигырьләрне И.Кыямов укый. 2011 ел.
  • Татарстан радиосында Рәкыйп Гаффаров белән концерт-әңгәмә. 1993 ел. Җырлар башкару белән.

Актерлык эшчәнлеге

  • Су китерү фирмасы директорының роле. "Рәхәт яшибез! "ТНВ" 2019. (Режиссерлар: А.Әкбәров, Р.Бариев.)
  • Г.Әпсәләмов романы буенча "Ак чәчәкләр" күп серияле фильмында райкомның беренче секретаре Гарифулла роле. 2015 ел. Режиссерлар: Р. Әюпов, А.Әкбәров.
  • Хан Роле. "Шәрык әкияте" Мюзикл. ТНВ, 2009 ел.
  • Йолдызлар белгече роле. "Ягымлы яз" конкурсының 20 еллыгына багышланган театральләштерелгән тамаша. 2012 ел, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексы. Режиссеры: Азат Зарипов.
  • Телевидениедә тапшырулар алып баручы Кыямов роле. "Киләчәккә сәяхәт" - Яңа ел тамашасы. 2012 ел Реж: Камалова.М.
  • Тележурналист Кыямов роле. "Тамак" кафесы" ситкомы. 2013 ел "ТНВ ".
  • Кыш Бабай роле. Яңа ел мюзиклы. 2006 ел. Режиссер: М.Камалова. ТНВ.
  • Бабай роле. "Чуар тавык кыйссасы" ("Курочка ряба") Яңа ел мюзиклы. Режиссер: М. Камалова. ТНВ, 2016 ел.
  • «Яңа елда бергә булыйк» телевизион фильмында төп роль (Нәшрият директоры). Режиссер: Н.Җамали. 2005 ел.
  • "Ибн Фадлан" фильмында Шурабаш (суварлар патшасы) роле. 2022 ел, Казан. Хузур телерадиокомпаниясе. Режиссёр: Айназ Мөхәммәтҗанов.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Илдар Кыямов БиографияИлдар Кыямов Бүләкләре һәм исемнәреИлдар Кыямов БиблиографияИлдар Кыямов ДискографияИлдар Кыямов Актерлык эшчәнлегеИлдар Кыямов ИскәрмәләрИлдар Кыямов ЧыганакларИлдар Кыямов СылтамаларИлдар Кыямов Моны да карагызИлдар КыямовТатарстан Республикасы Журналистлар берлегеТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Яшелчә культураларыБөекбританияАзамат Айталиев17 сентябрьАвстралияДыяКалифорния (штат)Фаил КамаевХаритаЭве телеАлман империясеЭнергияМөхәммәтдин ӘдһәмевLui ArmstrongФатих ӘмирханРайонКызылурдаРоссия Федерациясенең республикаларыИсәнсеф авыл җирлегеКисәкчә (сүз төркеме)ЧаллыЖасмин (җырчы)Татар хатын-кыз милли киемнәреШәүкәт ГалиевАгриҗентоВорошилов районы (Татарстан АССР)Туфан МиңнуллинДамир СатретдиновФин телеСловак ВикипедиясеВикисәфәрRudolf NurievДиана СәфәроваПыяла (җыр)XXVII гасыр (б. э. к.)2002 елЭнциклопедияВолейбол1949 елРәдиф Сәгъди1919 елӨрәңгеНью-ЙоркИнтернационал (гимн)КолумбияРөстәм МиңнехановҺади Такташ урамы (Казан)15 февральХәбәшстанСкелетРафаэль БилаловЗөлфәтБайкалТатар телеИлдар ЮзеевҖәмил БаймурзинӘхмәтһади МаксудиСогуд Гарәбстанында исламФирдәүсиДәрдемәнд🡆 More