Чиләбе (баш. Силәбе, рус. Челябинск, каз.
Мияс елгасы буена урнашкан. Шәһәргә 1736 елда татар морзасы Котлымөхәммәт Тәфкилев нигез сала.
Чиләбе | |
рус. Челябинск | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1736 |
---|---|
Рәсми тел | рус теле |
Дөнья кисәге | Азия |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Чиләбе өлкәсе, Челябинский городской округ[d], Чиләбе өязе, Чиләбе округы һәм Чиләбе губернасы |
Административ-территориаль берәмлек | Чиләбе өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Евгений Николаевич Тефтелев[d] һәм Наталья Котова |
Халык саны | 1 182 517 (1 гыйнвар 2023) |
Административ бүленеше | Чиләбенең Ленин районы, Чиләбенең Калинин районы, Чиләбенең Курчатов районы, Чиләбенең Металлургия районы, Чиләбенең Совет районы, Чиләбенең Трактор заводы районы һәм Чиләбенең Үзәк районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 220 метр |
Кардәш шәһәр | Коламбия (Көньяк Каролина), Омск, Ноттингемшир[d], Казан, Рамла[d], Уфа, Өремче һәм Чанчунь[d] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 500,9 км² |
Почта индексы | 454000–454999 |
Рәсми веб-сайт | cheladmin.ru(рус.)(ингл.)(алм.) |
Һәйкәлләр исемлеге | Список памятников культурного наследия Челябинска[d] |
Феноменның икътисады | экономика Челябинска[d] |
Җирле телефон коды | 351 |
Номер тамгасы коды | 74, 174 һәм 774 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Чиләбе Викиҗыентыкта |
Халык исәбе 1 130 273 меӊ кеше (2010).
Шәһәр Көньяк Уралның көнбатыш битләвендә, Мияс елгасы өстендә, Мәскүдән 1919 километр көнбатыштарак урнаша.
Чиләбедән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Ижау ~ 852 км Пермь ~ 581 км | Түбән Тагил ~ 365 км Екатеринбург ~ 225 км | Тубыл ~ 637 км Төмән ~ 391 км | |||||||
Уфа ~ 417 км Самар ~ 880 км | Курган ~ 269 км Омск ~ 812 км | ||||||||
Эстәрлетамак ~ 542 км Ырынбур ~ 753 км | Магнитогорски ~301 км Орски ~ 598 км | Казакъстан Костанай ~ 315 км Казакъстан Көкшетау ~ 709 км | |||||||
Чиләбе халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.
Чиләбе климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 4,1 | 8,0 | 15,3 | 30,5 | 35,7 | 37,3 | 41,0 | 36,0 | 32,5 | 25,5 | 16,1 | 6,5 | 41,0 |
Уртача максимум, °C | −10,8 | −8,1 | −0,6 | 10,2 | 18,4 | 22,8 | 24,5 | 21,5 | 17,5 | 8,5 | −1,9 | −8,2 | 7,5 |
Уртача температура, °C | −14,1 | −12,5 | −4,8 | 4,7 | 12,1 | 18,3 | 19,3 | 17,1 | 10,9 | 4,1 | −5,2 | −11,1 | 3,2 |
Уртача минимум, °C | −20,5 | −19,3 | −12,2 | −0,8 | 6,2 | 11,5 | 14,2 | 11,4 | 6,4 | −1 | −9,3 | −16,9 | −2,5 |
Абсолют минимум, °C | −48,1 | −45 | −36 | −26,3 | −11,1 | −2,9 | 3,3 | 0,2 | −10,1 | −24 | −36,4 | −42,6 | −48,1 |
Явым-төшем нормасы, мм | 19 | 16 | 18 | 27 | 47 | 58 | 87 | 43 | 41 | 30 | 26 | 21 | 429 |
1811 | 1840 | 1856 | 1897 | 1913 | 1926 | 1931 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~2 700 | 3 568 | ~7 700 | 19 998 | ~65 100 | ~57 700 | ~116 900 | ~273 100 | 689 049 | 875 210 | 1 029 522 | 1 141 777 | 1 077 174 | 1 130 273 |
Милләт | 2002 | 2010 |
---|---|---|
руслар | 85,1% | 86,6% |
татарлар | 5,2% | 5,0% |
башкортлар | 2,8% | 3,1% |
украиннар | 2,1% | 1,4% |
Чиләбе крепосте 1736 елда татар морзасы Котлымөхәммәт Тәфкилев тарафыннан башкорт тарханы Таймас Шәһимов җирләрендә нигезләнә.
1744 елдан — Ырынбур губернасы Исәт провинциясе үзәге. 1775 елда Чиләбене Емельян Пугачёв гаскәрләре тарафыннан яулап алына; алар крепостьтә 2 ай эчендә торып калганнар.
1781 елдан — Пермь калгайлыгы Чиләбе өязе үзәге; шул ук елда Уфа калгайлыгы составына күчерелә. 1787 елда шәһәр статусын ала. 1796 елдан — Ырынбур губернасы составында.
1856 елда Чиләбедә 3 чиркәү, 629 йорт һәм 229 лавка (кибет) булган
1892 елда шәһәрне Мәскәү белән тоташтыручы Ызлатавыс—Чиләбе тимер юлы төзелә; шул ук елда шәһәр аша Транссебер магистрале төзелә.
1917 елның ноябрьдә шәһәрдә совет хакимияте игълан ителә. 1918 елның 25 маенда шәһәр чехословак корпусы тарафыннан алына. 1919 елның июль—августтагы Чиләбе операциясе нәтиҗәсендә шәһәр кызылларга кире кайтарыла.
1919—1924 елларда Чиләбе губернасы үзәге, 1924—1934 елларда Урал өлкәсенең Чиләбе округы үзәге булып торган. 1934 елдан — Чиләбе өлкәсе үзәге.
1927 елда Россияне электрлаштыру турындагы (ГОЭЛРО) дәүләт планы буенча Чиләбе ГРЭСы төзелә башлый (1930 елда беренче токны бирә). 1930-елларда Чиләбе эре төзелешләр үзәге була: ферросплавлар, трактор, цинк, абразив, электрод заводлары, һ. б. Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә якынча 60 сәнәгый предприятие эвакуациләнә.
1976 елда Чиләбе дәүләт университеты ачыла. 1980 елда Чиләбе Константин Черненко тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнә.
2013 елның 15 февралендә шәһәр өстеннән 270 километр югарылыкта метеорит очып узды. Метеорит Чибәркүл шәһәре тирәсендә төшкән.
Чиләбе гербы (1782) | Чиләбе гербы (совет пеироды) | Чиләбе гербы (1994). | Хәзерге герб |
Эре транспорт төене (тимер һәм автомобиль юллары, аэропорт). Эре сәнәгатле үзәк (металлургия, машина төзү, металл эшкәртү, прибор ясау, җиӊел һәм азык-төлек сәнәгате).
Автомобиль юлларының гомум озынлыгы — 1055 километр. Шәһәр урамнардагы хәрәкәтен 305 светофор тәртипкә сала. 2008 елда шәһәрне транзит йөк транспортыннан саклап калучы Чиләбе боҗра автомобиль юлы ачылган.
Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел (Казакъстан) — Омск — Новосибирск), А310 (Чиләбе — Казакъстан белән чиге) автоюллар баралар.
Чиләбе — Транссебер магистралендә төен станциясе. Чиләбе аша 4 юнәлешләр буенча баручы пуезлар үтәләр: төньяк һәм төньяк-көнбатышка (Екатеринбург, Түбән Тагил, Түбән Варта, Төмән, Яңа Уренгой, Киров, Петербург калаларга), көнчыгышка (Новосибирск, Новокузнецк, Красноярск, Иркутск, Тында, Чита, Тум, Владивосток калаларга), көньякка (Нурсолтан, Караганда, Ташкәнт, Ырынбур калаларына) һәм көнбатышка (Уфа, Ижау, Мәскәү, Самар, Пенза, Сембер, Брест, Симферополь, Адлер, Кисловодск, Анапа, Әстерхан, Бакы, Воронеж калаларына).
Шәһәртирә элемтәсе 5 юнәлештә хезмәт күрсәтә: төньяк-көнбатыш (Аргаяш, Югары Уфалей), төньяк (Каменск-Уральский), көнчыгыш (Каясан, Щучье, Шумиха, Курган), көньяк (Яманъелга, Южноуральск, Троицк, Карталы), западное (Кисегач, Мияс, Ызлатавыс, Кропачёво).
Тимер юл буенча ташуның төп үзәге — Челябинск-Главный станциясе; шуның өстенә, шәһәрдә тагын якынча 20 станциясе урнаша.
Чиләбе шәһәрендә Көньяк Урал тимер юлының идарәсе урнаша. Көньяк Урал тимер юлы Россиянең 8 субъекты һәм Казакъстан территориясе аша бара.
Каланың кырый төньяк-көнбатышында Чиләбе халыкара аэропорты (2008 елга кадәр «Баландино» исемен йөрткән) урнаша.
Вокзал | Аэропорт | Чиләбе боҗра автомобиль юлы |
Автобус хәрәкәт Чиләбедә 1925 елда ачыла, хәзерге вакытта ул 55 маршрутыннан тора.. 1932 елда трамвай хәрәкәте ачыла, хәзерге вакытта ул 15 маршрутыннан тора. 1932 елда троллейбус хәрәкәте ачыла, хәзерге вакытта ул 16 маршрутыннан тора.
1992 елдан метрополитен төзелеше башланган. Метро якынча 2016—2017 елда ачылачак.
Мәчетләр:
|
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чиләбе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.