Юкачева Раушания Хөснетдин кызы - Татарстанның атказанган (2003) һәм халык (2009) артисты.
Юкачева Раушания | |
---|---|
Туган телдә исем | Юкачева Раушания Хөснетдин кызы |
Туган | 18 февраль 1959 СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Күн |
Үлгән | 17 июль 2022 (63 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Юлиус Фучик урамы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы[d], Казан театр укуханәсе һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | театр актеры, актёр |
Эш бирүче | Әлмәт татар драма театры һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты |
Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, элемтәчеләр техникумына укырга керә. Анда ике ел укыганнан соң, йөрәгенә операция ясатырга туры килә. Шуннан соң бер ел укырга ярамый. Өйдә тик ятасы килмичә, юри генә театр училищесына имтихан бирергә бара. Ул сентябрь аенда оештырылган өстәмә имтихан була һәм ул укырга керү бәхетенә ирешә. Студент вакытта ук Камал театрында эшли. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Тормыш иптәше Николай Юкачев белән Әлмәт театрына урнашалар. 1983 елдан — Татар академия театрында эшли башлыйлар. 1989 елда “Балачак” студиясе ачыла, Раушания Хөснетдин кызы аны җитәкли. Шамил Закиров директор булганда, урынбасары булып эшли. Шәһәр филармониясе директоры була. Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары булып эшли . Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас.
2022 елның 17 июлендә 63 яшендә вафат. Питрәч районы Күн авылы зиратында җирләнә .
Тормыш иптәше – Николай Юкачев, Әлмәт, соңыннан Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2009 елда вафат). Юкачевлар партнер булып «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган «Зөлфия»дә (авторы – Кәшшаф Әмиров) уйныйлар. Бер кызы (Светлана Николай кызы (Хаметова), мәдәният институтын бетергән, бизнес юлыннан киткән), оныклары (Динара, Сабина) бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Раушания Юкачева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.