1910 Ибраһим Гафуров

Бу Камал театры актеры турында мәкалә, үзбәк язучысы турында биредән укыгыз

Ибраһим Гафуров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ибраһим Насыйр улы Гафуров

Туу датасы:

25 декабрь 1910(1910-12-25)

Туу җире:

РИ, Казан губернасы, Казан

Үлем датасы:

24 апрель 1972(1972-04-24) (61 яшь)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Русия империясе1910 Ибраһим Гафуров Русия империясе
РСФСР1910 Ибраһим Гафуров РСФСР
ССРБ1910 Ибраһим Гафуров ССРБ

Активлык еллары:

1934 – 1970

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР халык артисты «Хөрмәт Билгесе» ордены

Ибраһим Гафуров, Ибраһим Насыйр улы Гафуров (1910 елның 25 декабре, РИ, Казан губернасы, Казан1972 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Камал театры артисты (1937 елдан), лирик-драматик пландагы драма актеры, Татарстан АССР атказанган (1957) һәм халык (1970) артисты. Тамашачы күңелендә Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасы (1938) буенча куелган спектакльдә Тукай образын тудыруы белән урын алган.

Тәрҗемәи хәле

1910 елның 25 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгатьләр техникумының театр бүлеген тәмамлаган (1934). 1934—1937 елларда Казанның Эшче театрында хезмәт иткән. 1937 елда Татар академия театры труппасына чакырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында театр-концерт бригадалары белән Төньяк-Көнбатыш фронтта була.

Иҗаты

1934—1937 елларда агитацион театр булып исәпләнүче Татар эшче театрында уйнаганда импровизацияләү осталыгына, тамашачы белән иркен элемтә урнаштырырга, образ тудырганда сурәтләү чараларын оста файдаланырга өйрәнә.

Башкарган рольләре

Төрле характердагы тормышчан образлар иҗат итә торган лирик-драмтик пландагы, романтик төсмерләр чит булмаган артист. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин комедияләрендә уйнаганда актёр төрле пландагы сәләтен, йомшак комизмнан үткен сатирага күчә алу мөмкинлеген күрсәтә.

  • Шәкерт — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
  • Хәмит — «Беренче чәчәкләр» Кәрим Тинчурин
  • Нургали — «Таң атканда» Шамил Шаһгали
  • Әпсәләм — «Каюм Насыйри» Мөхәммәт Гали, Хөсәен Уразиков
  • Әхмәт — «Тапкыр егет» Дәрҗия Аппакова
  • Максимов — «Диңгездәгеләр өчен» (За тех, кто в море) Борис Лавренев
  • Эрик — «Ул килде» Дж. Пристли
  • Сильвио — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» Клод Гольдони
  • Гуслин — «Ярлылык гаеп түгел» (Бедность не порок) Александр Островский
  • Дергачев — «Соңгы корбан» (Последняя жертва) Александр Островский
  • Сәхәп — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт
  • Тугыш — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
  • Хәммәт — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
  • Фәтхулла — «Фәтхулла хәзрәт» Фатих Әмирхан
  • Лотфи — «Гөлҗәннәтнең җәннәте» Юныс Әминов һ. б.


Тукай образы

1939 елда Камал театры сәхнәсендә Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасы (1938) буенча куелган спектакльдә (режиссер Ширияздан Сарымсаков) Тукай образын беренче булып башкара. Халык шагыйренең романтик образын тудыра, аның халык белән табигый бәйләнешен ачып бирә.

Татар халкының Тукай кебек бөек улы образын иҗат итү авыр, шуңа күрә Тукай образы татар милли театр сәнгатенең җитди казанышларыннан санала. Тарихи-биографик жанрга караган спектакль үзәгендәге шагыйрь образын режиссер Ширияздан Сарымсаков һәм башкаручы үсеш-үзгәрештә күрсәтергә тырыша. Тукай-Гафуров тамашаның һәр күренешендә яңа яклары, холкы-сыйфаты белән ачыла бара. Мәсәлән, Җаектагы типография күренешендә Тукай инде тормышта үз урынын тапкан, үз бәясен белгән, үз-үзенә ышанган туры сүзле көрәшче булса, Казанга килүенең беренче сәгатьләрендә бераз югалып калган, үзенең провинциальлегеннән ояла торган, тартынучан егет итеп бирелә.

Репетициядән соң автор Әхмәт Фәйзи актерга Тукай образына хас булган контраст моментларны биреп җиткермәвен әйтә, Тукайның нечкә күңелле шагыйрь икәнлеген онытмаска киңәш бирә.

Театр тәнкыйтьчеләре И. Гафуров тудырган шагыйрь образын югары бәяли, аның яшьлеген, җитезлеген, гадилеген ассызыклый .

1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә катнашып, У. Шекспирның «Король Лир» трагедиясендәге Шамакай (Шут) ролен башкара.

1910 Ибраһим Гафуров  [«Король Лир» трагедиясендә Шамакай (Шут) ролен башкарган] актёр [Ибраһим Гафуров] ...явызлык һәм комсызлыкның дошманы булган кешенең дәртле йөрәгендә, кайнар, кыю акылында ачу кабынуын бирә алды
«Советская культура» газетасы, 1957
1910 Ибраһим Гафуров 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

1910 Ибраһим Гафуров Тәрҗемәи хәле1910 Ибраһим Гафуров Иҗаты1910 Ибраһим Гафуров Башкарган рольләре1910 Ибраһим Гафуров Тукай образы1910 Ибраһим Гафуров Бүләкләре, мактаулы исемнәре1910 Ибраһим Гафуров Әдәбият1910 Ибраһим Гафуров Искәрмәләр1910 Ибраһим Гафуров Сылтамалар1910 Ибраһим Гафуров Моны да карагыз1910 Ибраһим ГафуровИбраһим Гафуров (1937)Камал театрыЯзучыҮзбәк

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

АвстралияЛүдвигсһафен-ам-РейнШадрин (шәһәр)Липецк өлкәсе20 апрельТирәнкүл районыЛа-Абра-Гайтс (Калифорния)8 елCOVID-19 коронавирус авыруыЭлерс-Данлос синдромыРиҗел КентаврСан-Поло-МатезеИспанияВикиханәҖоко ВидодоОлы СөлчәКолдвелл (Айдахо)ОктябрьМедҗуречъе (Иваньица)Российская газетаИкенче бөтендөнья сугышыКөньяк Кытай диңгезе9 июньКленси (Монтана)ФеррараКохма1697 елБәдер сугышыФлин-ле-РашDonetsk Xalıq RespublikasıВудсток (Вермонт)Вашингтон (Иллинойс)Василий КандинскийОуклендИркутскРәсим БаксиковРекламаВасилий БервиYel universitetıМари-Гийемин БенуаБилбао1756 елБөерОналяска (Висконсин)Бакстер (округ, Арканзас)Кауэннек-ЛанвезеакBarbarossa operatsiäseЭтикаРафаил ТөхфәтуллинЯркәү (Омск өлкәсе)Вольфганг Амадей МоцартМытищиӘфганстан21 июньВологда өлкәсеКояшЭчәклек үткәрмәүчәнлеге1995 елМордовияВикиҗыентыкВешкайма районыТуфан МиңнуллинВест-Пуенте (Калифорния)Частоозёрье районыАльцгеймер авыруыПлейнфилд (Вермонт)ИндонезияЛев ЯшинЗаза телеНиколай ГикалоЛюция Хәмитова1736 ел🡆 More