Хөрмәт Билгесе Ордены

Хөрмәт Билгесе ордены – ССРБ нең дәүләт бүләге.

1935 елның 25 ноябрендә ССРБ нең Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан кабул ителгән.

Хөрмәт Билгесе ордены
Хөрмәт Билгесе Ордены
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә шәхесләргә, оешмаларга, шәһәрләргә, республикаларга
Кем бирә ССРБ Үзәк Башкарма Комитеты, ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 26 ноябрь 1935 (А. Тилләбаев, Ташкәнт)
Соңгы бүләкләү 21 декабрь 1991(А.Я. Литвин, Белгород)
Бүләкләүләр саны 1 580 850
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк III дәрәҗә “ССРБ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены
Кечерәк бүләк “Шәхси батырлык өчен” ордены

1991 елга кадәр 1 млн 581 мең тапкыр бүләкләү очрагы теркәлгән.

Тасвирлама.

Рәссамы – Дмитрий Семен улы Галядкин.

Көмештән ясалган. Орден як-яклары имән яфраклары белән каймаланган овал итеп эшләнгән, уртада кулларына, симметрияле итеп, “Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!” дигән язулы кызыл байраклар тоткан эшче ир-ат һәм хатын-кыз сыннары урнаштырылган.

Өстә – кызыл йолдыз фонында “ССРБ” дип, аста “Хөрмәт Билгесе” дигән язулар бар. Байраклар һәм йолдыз куе кызыл эмаль белән капланган, байракларның таякларына һәм язуларга алтын йөгертелгән. Калган урыннары оксидлаштырылган.

Биеклеге – 46 мм, киңлеге -32,5 мм.

Тарих.

  • 1 нче санлы орден белән Артыкбай Тилләбаев (Үзбәкстан ССРның Ташкәнт өлкәсе мамык игүче “Батыр” күмәк хуҗалыгының рәисе) бүләкләнә.
  • Оешмалардан беренче булып,Макеевка шәһәренең С.М.Киров исемендәге металлургия заводының 2 нче санлы мартен цехы эшчеләре.
  • М.В. Фрунзе исемендәге Кызыл Армия Үзәк Йортының җыр һәм бию Ансамбле артистлары 1935 елның 26 ноябрендә Хөрмәт Билгесе орденының беренче кавалерлары булдылар.
  • Иң соңгы булып, 1991 елның 21 декабрендә Анатолий Яков улы Литвин (Белгород цемент заводы директоры) бүләкләнә.
  • 1988 елның 22 августында Хөрмәт ордены итеп үзгәртелә.

Бу кызыклы.

Орден белән бүләкләнгән шәһәрләр арасында Татарстанның Бөгелмә шәһәре дә бар.

Чыганаклар

1. Н.Черников. Награды Родины. Казан, 1975 ел, 38 бит.

2. Колесников Г. А., Рожков А. М. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1983 ел.

3. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1982 ел.

4. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. Мәскәү, 1984 ел.

5. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996 ел.

6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. Мәскәү, 2005 ел.

7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. Мәскәү, 2006 ел.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Tags:

Хөрмәт Билгесе Ордены Тасвирлама.Хөрмәт Билгесе Ордены Тарих.Хөрмәт Билгесе Ордены Бу кызыклы.Хөрмәт Билгесе Ордены ЧыганакларХөрмәт Билгесе Ордены Моны да карагызХөрмәт Билгесе Ордены ИскәрмәләрХөрмәт Билгесе ОрденыЕлСССР

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Юрий БаранниковВолонгоШафран (станция)КраньВольфганг Амадей МоцартГарифә БуранголоваКазан театрларыИскәндәр НасыйровТуган телӘмирхан ЕникиСергей СкрябинДамир ГарифуллинРавил ШәрәфиевАфразияӘни көнеПриют (станция)Дмитрий Менделеев1989 елФатих КәримБашкорт телеЭстония гражданнары булмаганнарГадел КутуйРенат ХарисАтлантик океанЗәки НуриӘлфәт ЗакирҗановИван ЗолоPIC 3631Кыйтгалардан килә татар сүзе (китап)АКШ КонгрессыEfiriumВикипедия җәмгыятеISO 3166-1Нәҗип Бәдретдинов2017 елАлинә ШәрипҗановаЭджворт (Пенсильвания)Шартнамә1915 елВьет телеТалкыш кәләвәTatar teleАганинФранц ДрускисЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеАлмаз Юнысов (1987)Мөхәммәт ХәмзинХалыкара рус СоветыOГеометрияАк чәчәкләр (әсәр)Татар милли ризыкларыМалай архипелагыНигерКәримә НуруллинаВертуБезнең гомер (китап)Шиңгәккүл (станция)Мәрьям Арсланова14 майКамәрия ХәмидуллинаSigvaБөтендөнья сәламәтлек оешмасыАлабуга (балык)Mia Xälifä🡆 More