Сергей Скрябин, Сергей Леонид улы Скрябин (рус. Сергей Леонидович Скрябин; кушаматы — «Скряба»; 1956 елның 18 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 1994 елның 28 феврале, РФ, ТР, Казан) — «Тяп-ляп» җинаятьчел төркеме җитәкчеләреннән берсе.
Сергей Скрябин | |
---|---|
Туган | 18 май 1956 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 28 февраль 1994 (37 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Габдулла Тукай урамы Актай урамы[d] Нурсолтан Назарбаев урамы Җиңү проспекты |
Ватандашлыгы | ССРБ Россия Федерациясе |
Әлма-матер | 48 нче мәктәп һәм Казан милли тикшеренү технология университеты |
Һөнәре | җинаятьчел төркемнең җитәкчесе |
Эш бирүче | Космический (балалар аланы) |
1956нең 18 маенда Казанда туган. Әнисе Галина «Радиоприбор» заводында, үги атасы Леонид Иозефсон — синтетик каучык (СК-4) заводында җитәкче урыннарында эшләгәннәр. Гаиләсе белән Тукай урамында, «Теплоконтроль» заводы тирәсендәге йортларда, аннары Жданов урамында (9/Агрономия ур., 2 йорты) яшәгән. Казанның 48 нче мәктәбендә белем алган, үсмер чагында самбо белән шөгыльләнгән. Мәктәп бетергәчтен Казан пединститутында йә КХТИдә укыган; СК-4 заводының «Космический» пионерлагерендә әйдәман булып эшләгәнлеге дә билгеле.
1970 елларда Тяп-Ляп ОҖТсына кушылып ул ОҖТнең җитәкчеләреннән берсе әйләнгән, аның «уйлау үзәге» булып саналган. Цеховиклардан (яшерен эшкуарлардан) янап акча алу, алдаркараклык (мошенниклык), рэкет белән шөгыльләнгән. 1978 елның 31 августы вакыйгасында катнашмаса да, «Тяп-Ляп»ның күпчелек әгъзалары кебек үк кулга алына. Бандитлыкта гаепләвеннән котылып калып, талауда гына гаепләнеп, 11 ел төрмәгә хөкем ителә.
Төрмәдән чыккачтын эшкуарлыкка кереп китә. 1994нең 28 февралендә Җиңү проспектындагы яшәгән йорты янында атып үтерелә. Кабере Казанның Архангел зиратында.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сергей Скрябин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.