Ринат Фәрдиев, Ринат Шәех улы Фәрдиев (1956 елның 15 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әнәк ― 2008 елның 7 ноябре, РФ, ТР, Зәй районы, Чыбыклы) ― Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1998―2008 елларда Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы.
Россия Федерациясенең (2007) һәм Татарстанның (2001) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Зәй районының мактаулы гражданы.
Ринат Фәрдиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Шәех улы Фәрдиев |
Туган | 15 июнь 1956 СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы , Әнәк |
Үлгән | 7 ноябрь 2008 (52 яшь) РФ, ТР, Зәй районы, Чыбыклы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | агроном, колхоз рәисе, район башлыгы |
Җефет | Фәридә Газиз кызы |
Балалар | ике кызы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
1956 елның 15 июнендә Актаныш районы Әнәк авылында туган. Бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе). Әнисе ― Дөргалия Шаһишәрип кызы. Бертуганнары ― Илшат Шәех улы Фәрдиев (1960), «Челтәр компаниясе» генераль директоры һәм Феликс Шәех улы Фәрдиев (1953), бизнесмен.
1978 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1978 елдан торомышын Зәй районы белән бәйләгән. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Зәй районы «Үрнәк» совхозына (үзәге Урта Баграж) баш агроном итеп билгеләнә.
1978―1980 елларда Баграж авыл советы рәисе булып эшләгән.
1981―1982 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, «Үрнәк» совхозына яңадан агроном итеп билгеләнә.
1982―1986, 1989―1995 елларда Зәй районы «Родина» күмәк хуҗалыгы (үзәге Чыбыклы) рәисе булып эшләгән.
1986―1989 елларда Зәй районы агросәнәгать берләшмәсен җитәкли.
1995 елдан ― Зәй шикәр заводы директоры.
1999 елдан ― халык депутатларының Зәй берләштерелгән советы рәисе (Яр Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы, халык депутатларының шәһәр советы рәисе итеп сайланган Рәшит Сәет улы Хәмәдиев (1947―2004) урынына) , 2005 елның 31 октябреннән ― Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре хакимияте башлыгы.
Икенче чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.
2008 елның 7 ноябрендә Зәй районы Чыбыклы авылы янында Чыбыклы елгасында ауда вакытта фаҗигале рәвештә (утлы корал белән саксыз эш итү: «Вепрь» ау карабины пулясы тиеп) вафат булган . 8 ноябрьдә туган ягында ― Татарстанның Актаныш районында ябык табутта җирләнгән .
Хатыны Фәридә Газиз кызы, Пенсия фонды хезмәткәре; ике кызы.
Элгәре: Рәшит Хәмәдиев 1993—1998 | Зәй районы башлыгы 1998—2008 | Аннары: Татьяна Воропаева 2009―2014 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ринат Фәрдиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.