Гадел Кутуй

Гадел Кутуй (чын исеме Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев, 28 ноябрь 1903(19031128), Татар Кынадысы, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе – 15 июнь 1945, Згеж, Лодзь воеводалыгы, Польша Халык Республикасы) – татар совет язучысы, журналист, Бөек Ватан сугышы катнашучысы.

Күп телләргә тәрҗемә ителгән «Тапшырылмаган хатлар» повестенең авторы, татар теле укытучысы.

Гадел Кутуй
Гадел Кутуй
Гадел Кутуй
Тугач бирелгән исеме: Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев
Псевдонимнар: Гадел Кутуй
Туу датасы: 28 ноябрь 1903(1903-11-28)
Туу урыны: Татар Кынадысы, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлем датасы: 15 июнь 1945(1945-06-15) (41 яшь)
Үлем урыны: Згеж, Лодзь воеводалыгы[d], Польша Халык Республикасы[d]
Ватандашлык: Русия империясе байрагы, ССБР байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург
Иҗат итү еллары: 1917-1945
Юнәлеш: футуризм
Дебют: «Көннәр йөгергәндә», 1925
Бүләкләр: «Батырлык өчен» медале
Яшәү җире Мөштәри урамы, 33, Казан
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  

Биография

Гаделша Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Күзнәй өязеТатар Кынадысы авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самар губернасы Алексеевка дигән авылга күченә һәм бертуган Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда рус мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар 4 гаилә бергә Самар шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлана төшә. Мәктәптә укуы белән бергә ул шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә өйрәнчек беренче шигырьләрен яза, ныклап торып шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, Владимир Маяковский иҗаты белән якыннан таныша.

1920 елда унҗиде яшьлек Гадел укуын дәвам итү һәм татар әдәбиятына якынрак булыр өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлый һәм Казан Татар-башкорт хәрби мәктәбенә әдәбият укытучысы булып эшкә керә. Бу чорда аның иҗат эшчәнлеге активлаша.

1925 елда Гадел Кутуй Казан шәрекъ педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1929 елда институтны тәмамлап чыккач, 1930-еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында фәнни сәркатип, мәктәпләрдә һәм Казан авиация теникумында әдәбият укытучысы булып эшли.

1942 елның июнендә Г.Кутуй фронтка китә һәм башта Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буенда Сталинград сугышында катнашканы өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Сталинградтан соң Кутуй гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Бөек Луки һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елның көзендә ул 1-нче Беларус фронтындагы татар телле «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Бу вакытта да Кутуй иҗат эшен ташламый, сугыш газеталары өчен мәкаләләр, хәбәрләр яза, төрле әдәби монтажлар төзи, әсәрләр иҗат итә. 1944 елда исә ул Казанга, иҗади ялга кайта һәм «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза.

Гадел Кутуй 
Әдип 1945 елны

Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында Гадел Кутуйның сәламәтлеге начарлана, ул хәрби госпитальгә яткырыла. 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә.

Гаилә

Иҗат

Гадел Кутуйның иҗат эше 1920-еллар башында активлашып китә. 1923 елда «Безнең юл» журналының 4-5 саннарынла «Яшь футурист шагыйрь» дигән исем белән, аның бер төркем шигырьләре басыла. 1924 елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле иң беренче җыентыгы дөнья күрә. Андагы футуристик шигырьләр Владимир Маяковский һәм башка рус шагыйрьләренең шигырьләренә тышкы яктан охшатып язылган булалар. Гәрчә аларда аерым уңышлы чагыштырулар, образлы тәгъбирләр булса да, тулаем аңлаешсыз һәм бик тә сәер яңгыраган бу әсәрләр шул заман әдәби тәнкыйтьтенең кискен каршылыган очрый. Кутуйны татар әдәбиятының гасырларга сузылган уңай традицияләрен инкяр итүдә гаеплиләр. Күпмедер вакыттан соң иҗатындагы бу мавыгуларны автор үзе дә таный һәм егерменче елларның икенче яртысында язган тезмә әсәрләрендә уй-хисләрен реалистик сурәтләү чаралары ярдәмендә бирергә омтыла башлый. Кутуйның бу чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. Ул «Кызыл Татарстан» газетасында , «Красная Татария» газетасында , «Безнең юл», «Яңалиф»,«Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр бастыра, Татар академия театрының һәр спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Үз чорының төрле иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләренә багышланган «Балдызкай» (1926), «Директор Җәмилев» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929), Мулланур Вахитовка багышланган «Казан» пьесалары (1927) Татар дәүләт академия театрында уйнала.

«Җидегәнчеләр» эше буенча гаепләнгә күрә, Кутуй 1930-елларда әдәби эшне ташлап, бары мөгаллимлек белән генә шөгыльләнергә мәҗбүр була. 1935 елда гына ул беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналында нәшер ителә, аның «Тапшырылмаган хатлар» повесте 9-12 саннарда басылалар.

Кутуйның сугыш алды чоры прозасында исә тормышны артык бизәп, аның бары яхшы якларын гына күрсәтү чагыла. Бу чордагы әсәрләрдән, мәсәлән, «Солтанның бер көне» (1938) исемле озын хикәясендә ул гаилә корырга йөрүче яшь укытучы егетнең көндәлек тормышы, күңел ачулары турында сөйләп, тормышның гүзәллегенә дан җырлый. Шундый рухта «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940), «Илһам» (1941) хикәяләре, «Шатлык җыры» пьесасы (1935) һәм «Талантлар ватаны» поэмасы (1937) да язылганнар.

Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик әсәрләр: «Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б. Шигырьләрен «Рәссам», «Хәнҗәр» кебек хикәяләрен, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» кебек зур күләмле мәкаләләрен иҗат итә. Сталинград сугышы катнашканнан соң ул «Без – сталинградчылар» нәсерен яза, 1945 елда исә тагын бер патриотик хисләр белән сугарылган «Сагыну» нәсерен иҗат итә. 1944 елда бик кыска иҗади ялга Казанга кайткач, «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик-хыялый повестен иҗат итә. Ул аны улы Рөстәмгә багышлап яза .

Гадел Кутуйның иҗаты тикшеренүчеләр тарафыннан киң өйрәнелә. Шулай ук татар әдәбияты дәреслекләренә дә аның тормыш юлы хакында мәгълүмат һәм сайланма шигырьләре, нәсерләре кертелә.

Библиография

  • Көннәр йөгергәндә: [Шигырьләр]. (Сулф. мастерскоенда).—Казан: Та-р. матбугат нәшр. комбинаты, 1924.—51 б. 3000.
  • Шул ук.—Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1925.—56 б. 3000.
  • Кайнар көннәр: Хикәя, шигырь һәм поэмалар җыентыгы.— Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1927.—48 б. 3000.
  • Фәрзәнә: Хикәя һәм шигырьләр.— Казан: Яңалиф, 1928.— 20 б. 5000.
  • Балдызкай. Комедия, 4 пәрдәдә.— Казан: Яңа китап, 1929.— 67 б. 2000.
  • Тапшырылмаган хатлар: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1936.— 91 б. 5115.
  • Г. Кутуй әсәрләре. 1 кис.: Шигырьләр һәм пьесалар.— Казан: Яңалиф, 9 [Тышл.: 1930] .-107 б. 5000.
  • Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1947.—258 б., портр. 10165. Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1957.—312 б., портр. 10000.
  • Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр, публицистика.—Ка-: Таткитнәшр., 1965.—275 б., портр. 20000.
  • Шул ук: Повесть.— Казан: Татгосиздат, 1951.—68 б. 3065.
  • Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1953.—95 б. 10000.
  • Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—95 б. 15000.
  • Шул ук.— 6 басма.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 64 б. 3500.
  • Шул ук.—7 басма.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—64 б. 32000.
  • Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1940.—140 б. 10000.
  • Рөстәм маҗаралары: (Хыялый роман).—Казан: Татгосиздат, 1945.— 72 б. 5185.
  • Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1949.—69 б. 5000.
  • Шул ук.—3-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—79 б. 8000.
  • Шул ук.—4-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—76 б., ил. (Мәкт. к-ханәсе). 18000.
  • Публицистика/Төз: 3. Усманова.— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—231 б. 3000.
  • Илһам: Саил. әсәрләр/Төз, һәм кереш сүз авт. Р. М. Нуруллина.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—464 б, ил. 23000.
  • Неотосланные письма: Повесть.— [1-изд.] Рассказы/Пер. с татар. В. Важ-даева.—Казань: Татгосиздат, 1945.—96 с. 10185.
  • То же.— 2-изд.— Казань: Татгосиздат, 1948.—68 с. 15165.
  • То же.— 3-изд.— Казань: Татгосиздат, 1949.—64 с. 10000.
  • То же.— 4-изд.— Казань: Татгосиздат, 1950.—68 с. 10105.
  • То же.—5-изд.—Казань: Таткнигоиздат, 1951.—68 с. 75000.
  • То же.— 6-изд.— Казань: Таткнигоиздат, 1952.— 68 с. 75 105.
  • То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1955.—68 с., портр. 75000.
  • То же.—7-е массовое изд.—Казань: Таткнигоиздат, 1958.—68 с., 4 л. ил. 75000.
  • То же.—М: Правда, 1956.—56 с.—(Б-ка «Огонек»). 150000.
  • То же.—Калининград: Кн. изд-во, 1958.—104 с. 60000.
  • То же: Повесть и рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1961.—127 с., ил. 100000.
  • То же: Повесть; Рассказы. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1964.— 112 с., ил., 4 л. ил. 100000.
  • То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—112 с., 4 л. ил. 100000.
  • То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1972.—143 с., ил. 15000.
  • То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1978.—79 с., 150000.
  • То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1982.—127 с. 10000.
  • Мы — сталинградцы: Рассказы/Пер. А. Зельдович.— Казань: Татгосиздат, 1947 (Б-чка татар. сов. лит. 1917—1947).—39 с. 10000.
  • Приключения Рустема/Пер. с татар. Р. Кутуя.— Казань: Таткнигоиздат,, 1964.—84 с., ил., 4 с. ил. 150000.
  • Неотосланные письма: Повесть.— Уфа: Башкнигоиздат, 1956.— 75 с, 4000.—На башкир. яз.
  • То же.—Чебоксары: Чувашкнигоиздат, 1956.— 72 с.— На чуваш. яз.
  • То же/Пер. Р. Жумалиева.—Фрунзе: Кыргызмамбас, 1957.—109 с. 7000.— На кирг. яз.
  • То же/Пер. В. М. Иванова.—Йошкар-Ола: Маркнигоиздат, 1957.—67 с. 3000.—На марий. яз.
  • То же/Пер. с рус. С. Тамба.— Кызыл: Тувкнигоиздат, 1957.—81 с., ил-2000.—На тувин. яз.
  • То же/Пер. с рус.: С. Байжанова и Б. Акмуканса.— Алма-Ата: Казгос-литиздат, 1959.—63 с, 9000,—На казах. яз.
  • То же/Пер. Л. Тожиева.—Ташкент: Гослитиздат Уз. ССР, 1960.—103 с. 10 000.— На узб. яз.
  • То же/Пер. С. Садыкова.—Нукус: Каракалпакстан, 1964.—79 с., ил. 5 000.— На каракалп. яз.
  • Неотосланные письма: Повесть.—Пхеньян: Чосон Несонса, 1954.—160 с.— Ңа корейск. яз.
  • То же/Пер. И. Коле.—Тирана: 1957.—52 с.—На албан. яз.
  • То же/Пер. Цао Силин.— Пекин: Цзоцзя чубанынэ, 1957.— 82 с.— На китай. яз.
  • То же/Пер. Оу Бинь-фу, Лю Шаое.—Ханчжоу: Дунхай вэньи чубанынэ, 1958.— На китай яз.
  • То же/Пер. Цао Су-мин.—Пекин: Цзоцзя чубанынэ, 1958.—На китай яз.
  • То же/Пер. М. Дарамванчиг.— Улан-Батор: Госиздат, 1957.— 91 с.— На монгольск. яз.
  • То же/Пер. Чонг Тхань — Ханой: Тхань ниен, 1963.—75 с.—На вьетнам. яз.
  • То же/Пер. с рус. М. Векерова.— Прага, 1964. 54 с.— На чеш. яз.

Хәтер

  • Казанда Гадел Кутуй урамы бар (1964 елга кадәр Гадел Кутуй исемен Постау бистәсендәге кечкенә урам йөрткән, 1964 елдан исә язучы исемен элекке Вознесенски тракты йөртә).
  • Кутуйның Згежтагы каберен озак елллар поляк пионерлары карап, тәрбияләп торганнар.
  • 2016 елда «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча нәфис фильм төшерелгән (режиссер Рөстәм Рәшитов).

Чыганаклар

  • төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. Гадел Кутуй // «Әдипләребез». — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — Т. 1. — Б. 751.
  • Татар әдипләре порталы(үле сылтама)
  • төз. Р.Нуруллина. Гадел Кутуй турында истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — Б. 184.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • хәзер Пенза өлкәсенә керә
  • Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  • хәзерге «Казан утлары»
  • хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасы
  • хәзер «Республика Татарстан»
  • http://adiplar.narod.ru/kutuj.htm(үле сылтама)
  • Шулай ук карагыз

    Tags:

    Гадел Кутуй БиографияГадел Кутуй ИҗатГадел Кутуй ХәтерГадел Кутуй ЧыганакларГадел Кутуй СылтамаларГадел Кутуй ИскәрмәләрГадел Кутуй Шулай ук карагызГадел Кутуй1903 ел28 ноябрьd:Q20033850d:Q211274Бөек Ватан сугышыЗгежКүзнәй өязеРоссия империясеСарытау губернасыТапшырылмаган хатларТатарТатар Кынадысы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    22 мартДмитрий МенделеевЭджворт (Пенсильвания)Исламның биш баганасыСүрияXII гасыр (б. э. к.)ОсердувЦикониВадим Захаров (1986)ШипииТатарстан Язучылар берлегеCäyläwМондидье (Сомма)Бикә РәхимоваДилев (Мазовия воеводалыгы)Чарльз ДарвинГайморитСендехас-де-ла-ТорреЕвропа БерлегеMumbaiТоксокарозБәкара сүрәсеӘдәби марафонФранц ШубертЛатин ВикипедиясеТАССРның төзелүеЛазерСербхорват ВикипедиясеТатар АЭСыКвазарРус телеЮнан ВикипедиясеРус ВикипедиясеYouTubeФинляндияТакетаАяз Гыйләҗев923 елЛивияҖомгаСтерлиң фунтыВикиханәБелвьюЛатвияМарсель ӘхмәтҗановИлгиз СалиховГайсә пәйгамбәрБулат БәйрәмовТанк боҗрасы (Казан)МәриванАлтын1742 елШура (журнал)Коллоид химияБэтменРозельНиколай ГогольУкраина гимныAlfred HiçkokWikipediaАквиналы ФомаТатар дәүләт «Әкият» курчак театры2022 елMir (orbital' kompleks)Microsoft🡆 More