Дмитрий Иван улы Менделеев (рус. Дми́трий Ива́нович Менделе́ев; 27 гыйнвар (8 февраль) 1834, Тубыл — 20 гыйнвар (2 февраль) 1907, Санкт-Петербург) — рус галиме, химик, физикохимик, физик, метролог, икътисадчы, технолог, геолог, метеоролог, мөгаллим, һава гизүче, приборлар уйлап табучы.
Санкт-Петербург университеты профессоры, Санкт-Петербург Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире. Иң зур ачышларының берсе — химик элементларның периодик законы.
Дмитрий Менделеев | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Дмитрий Иванович Менделеев |
Әйтелеш | |
Туган | 8 (20) февраль 1834 Тубыл, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе[…] яки Верхние Аремзяны[d], Тубыл гөбернәсе, Россия империясе |
Үлгән | 20 гыйнвар (2 февраль) 1907 (72 яшь) Санкт-Петербург, Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе[…] |
Үлем сәбәбе | пневмония |
Күмү урыны | Литераторские-мостки[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Баш педагогика институты[d], Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Питырбур дәүләт технология институты[d] |
Һөнәре | химик, физик, университет профессоры, икътисадчы |
Эш бирүче | Петербург император университеты[d], Ришелье лицее[d], Петербургский технологический институт[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Җефет | Анна Попова[d] һәм Лещева Феозва Никитична[d] |
Балалар | Владимир Дмитриевич Менделеев[d], Лүбов Блок[d] һәм Василий Дмитриевич Менделеев[d] |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | доктор[d] (1865) |
Фән өлкәсе: | химия, физика, икътисад, җирбелем, үлчәүбелем[d], химик элемент һәм Менделеевның периодик таблицасы |
Эш урыны: | Петербург император университеты[d], Ришелье лицее[d], Петербургский технологический институт[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | доктор[d] (1865) |
Фәнни җитәкче: | Александр Абрамович Воскресенский[d] |
Ул уйлап тапкан төтенсез дары төренең беренче партиясе 1893 елда Бандүк авылындагы (хәзер Менделеевск шәһәре) химия эаводында эшләнә, галим шунда химик технология мәсьәләләре буенча консультант була.
Ул гаиләдә соңгы – унҗиденче бала була. 13 яшендә – әтисез, ә студент елларында әнисез кала. Дмитрий Менделеев Санкт-Петербургның Баш педагогия институтын тәмамлаган. Педагогик карьерасының башлангычында математика, физика, табигать фәннәрен укыта.
Менделеев ике мәртәбә өйләнгән. Беренче хатынын үзеннән күпкә яшь кыз өчен ташлаган, бу гамәл җәмгыятьтә ризасызлык тудырган. Дмитрий Иванович алты бала атасы: икесе Феозва Лещева белән беренче никахтан туа, дүртесе – Анна Попова белән икенче никахтан. Өлкән улы Владимир диңгез офицеры була. Өлкән кызы Ольганың токымлы этләр үрчетүе турында билгеле. Кызы Любовь Мейерхольд төркемендә артист була һәм Александр Блокка кияүгә чыга. Иван, әтисе юлыннан китеп, метрология институтында эшли. Мария әтисенең Ленинград университеты каршындагы музей-архивын җитәкли. Василий су асты көймәләре, миналарга киртә ясау конструкторы була. Россиядә беренче бронировкаланган чылбырлы трактор проектын эшли.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дмитрий Менделеев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.